Логотип
Күңелеңә җыйма

Таза хатын — шәп хатын

Балалары янда булмаса, җен алмаштырып куямыни бу Җәлилованы! Ничек шулай була ул, ә? Хәер, мөгаен, сез дә шулайдыр.

Хатын-кыз дөньясы бик серле ул… Әйе, без – гаҗәеп кызык затлар. Ир-атлар гына түгел, кайчак үзебезне үзебез дә аңламыйбыз. Андый мисаллар – адым саен...
Сез хет минем ачмы-түгелме икәнне сораштырып торыр идегез... Балалар авылда, әтиләре эш буенча башка шәһәрдә, ә Җәлилованың җылы ризык ашамаганына инде!..

Балалары янда булмаса, җен алмаштырып куямыни бу Җәлилованы! Ничек шулай була ул, ә? Хәер, мөгаен, сез дә шулайдыр. Балалар өйдә вакытта тәүлекнең көне-сәгате бүленгән, өйнең бөтен җирендә тәртип, чебеннәргә кадәр дә, «бар, чыгып кит», диюне аңлап, тәрәзәдән ялт кына үзләре чыгып оча... Зарядка ясалган, кер юылган-үтүкләнгән – һәрберсе рәт-рәт, очы-очка туры китерелеп шкафларда тезелгән, мендәрләр күпертелгән, атнаның кайсы көнендә нәрсә пешерү уйланылган, аның өчен бөтен кирәк-ярак алып кайтылган яисә китертелгән... Җәлилова-әни, бөтен табибларны уздырып, зерә акыллы кыяфәт чыгарып, ике баласына һәрдаим нотыгын укып кына тора: «Ул ашказаныгыз минем өчен кирәкми... Көнгә өч тапкыр җылы ризык ашагыз, җыен юк-бар белән үзегезне агуламагыз! Әнә плитәдә пешкән аш, икенчегә – кәтлит белән карабодай. Компот кайнаттым, әле суынып та өлгермәгән – менә дигән файдалы эчемлек... Мәктәп ашханәсе дә ГОСТ буенча әзерли, «тәмле түгел», дип сафсата сатып утырмагыз!» 

Балалар каникулда Актанышка – дәү әниләре белән дәү әтиләренә кунакка кайтып китүгә Җәлиловага әллә нәрсә була шул. Ул ашарга пешерүне оныта! Шкаф эчләреннән сохари, печенье кебек нәрсәләр эзли башлый, теш сындырырлык кәнфитләрне чәенә чылатып эчә... Чөнки балалар авылга киткәнче пешергән ике-өч кәтлите ике көн элек җылытылып ашказанына шуган, карабодайны кырып-себереп ашап бетереп, кәстрүлен юып куйган. Эчтә бүреләр улый, тик, әйткәнемчә, ашарга пешергән яисә пешерергә теләгән кеше генә юк! Симәнке бетте, кеше ашамаслык кибет печеньеларының да каплары гына калды. Сохари да кичә үк бетте, бөтен өмет – күптән ачылган крендельләрдә.  
Туңдыргыч тулы ит үзе: ат итенә кадәр бар. Авыл тавыклары маринадланып та куелган, маринадланмаганнары да кочаклашып ята, күркә, хәтта үрдәк дә бар әле анда.

Тик бөтен бәла – Җәлилова-әни «өйдә түгел», Җәлилова гына дигәне – ата ялкау: ачка үлсә үлә, әмма ашарга пешерү турында ике ятып, бер төшенә дә керми. Э-э-э-х, ул Җәлилова-әни өйдә булгандамы?!. Кайнар ашы пешкән, аш бүлмәсе ялт иткән, кәтлите чажлый, бәрәңге боламыгы туглана, пичтә алма бәлеше йә гөбәдиясе, торты-мазары пешеп утыра... М-м-м-м!.. Телеңне йотмалы, минсиңайтим! Балалары, ире өйдә булгандамы-ы-ы... Челтәр-челтәр коймаклары, тәбикмәкләре, өчпочмак-мантыйлары, ике-өч төрле компоты, томалап яки соуста пешергән, стейк итеп кыздырган ат яисә сыер итләре дисеңме! Аның сервировкаланган өстәлләре генә дә ни тора!.. Кызып китсә, үрдәкне яисә казны тулаем тыгып пешерә ул миченә, кабактан-баклажаннан әллә нинди рулетлар ясап куя, тутырган борыч, голубцы, крем-ашлар, мусслы тәгамнәр, балыклы-креветкалы италия пасталары әзерли, «Анна Павлова», «Тирамису» кебек десертлар дисеңме... Өстәлгә гаскәр кебек тәмлүшкәләр, ялт иткән чәнечке-кашыгы, нечкә билле бокаллары тезелә... Каһвәне банан сөтендә, солы, миндаль, кокос сөтендә ясап эчеп була, алар өчен өч-дүрт төрле чынагаягы гына бар шкафта Җәлилова-әнинең!

Ә бу – шагыйрә Җәлилова дигәнене-е-е-ң... Ашказаны суырылып бетте инде, мескеннең. Шкаф каткан-коткан нәрсәләрдән чистарды, суыткыч зыңлап торган бушлыгыннан гарьләнеп, «хет ишекне яп, оятсыз», дип уфылдый, машинага салып эчәрлек каһвә ярмалары да калмады, сөт турында әйтеп тә торган юк!

Шуңа әйтүем, сез хет минем соңгы тапкыр кайчан ашаганымны булса да белешеп торыгыз инде. Май аеннан бирле футбол тубы кебек суыткычтан – өстәлгә, өстәлдән – суыткычка йөреп, йомшап беткән алма ашап, көнбагыш чиртеп кенә ерак китеп булмас бит. Үземне кызгандырыр өчен, бераз арттырыбрак: «Җылы аш ашамаганнан күз төпләре каралып бетте», – дип әйтеп тормыйм инде. Әмма анысы да монысы – билнең штрихлары күренә башлады! «Таза хатын – шәп хатын» шигаре белән яшәүче Җәлилованың молниясен сикереп кенә күтәреп була торган чалбарлары сикермичә дә менә башлады. Нинди сөенү ди инде ашыйсы килгәндә... 

Ярый Аллаһы Тәгалә гаиләле иткән дә, бала сөю бәхетеннән мәхрүм итмәгән. Сохари ашый-ашый су эчеп кенә яшисе булганмын! Мәйтәм, кайтарыгыз балаларны авылдан, кайтарыгыз теге чәүчәләк, көн-төн чәпчеп йөрүче Җәлилова-әнине. Йөрсен шунда нотыгын укып, үзе дә тик торганнан каударланып, өйдәгеләргә дә тыныч кына яшәргә ирек бирмичә – аның каравы, ашарына пешкән, балалары һәм ире тук, өендә тәм һәм ямь булыр. Сохари кимереп яшәргә монда... Таза хатын – шәп хатын! Шуның белән шул!..
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар