Соңгы поезд кайчан?

Алар хатыны белән соры бер көнкүреш алып барган гаилә иде. Башкача мөмкин дә түгел. Бик яратышып өйләнештеләр, тик балалары булмады. Баласыз йорттагы куркыныч тынлык тормышны авырайтып, араларны суытмый калмый шул. Беренче ун елны өмет итеп, тагын бер дистә елны бу хакта уйламыйча, башкача яшәргә тырышып үткәрделәр. Тик аралары суына гына барды. Күңел борчуы сизелми калмый, ул аларның тышкы кыяфәтендә дә чагылды. Көннәрдән бер көнне шул танышымны очраттым. Яшәреп киткән кебек, күзләре янып тора, һәрвакыт җитди кыяфәт белән йөргән ирнең йөзендә елмаю чаткылары...
Тимерханның кечкенә генә бизнесы бар. Үзе дә оста балыкчы булганлыктан, бу шөгыль өчен кирәк-ярак сата торган кибет тота иде. Ул аның кибет кенә түгел, үзенә күрә бер балыкчылар клубы булды. Аның янына шәһәрнең икенче башыннан да үзе кебек кармак белән җенләнгән кешеләр килде. Алар бергәләп балык тотарга йөрде, ярышлар үткәрде. Кереме әллә ни зур булмаса да, җанына якын эш булгач, ул канәгать иде. Ә менә өй... Аның өенә кайтасы килмәгән көннәре күп иде. Проблемадан качу түгел бу, аны өе җылытмый иде. Бары тик гадәтләнгәнгә генә кичләрен өй бусагасын атлап керде. Инде күптән рухи да, физик якынлык та булмаган мөнәсәбәтләргә нокта куюны уена да кертмәде. Тормышны яңадан корырга соң инде, безнең поезд күптән киткән дип уйлады. Ләкин бер очрак барысын да хәл итте. Аның кибетеннән ерак түгел көндәш сату ноктасы барлыкка килде. Алар товарларны күпкә очсызрак сата башлады. Билгеле, сатып алучыларының сафы сирәгәйде. Керем дә кечерәйде. Тимерхан янына килеп киңәшләшәләр дә, теге кибеткә кереп алалар иде. Халыкны да аңларга була. Кайда очсыз, шунда йөрергә тырыша бит ул. Моны бары хатыны гына аңламады. Кичләрен: «Сатып алучыларың хыянәт итте, ә син алар белән күпме йөрдең», – дип колак итен чәйнәде, җылы сүзе белән ярдәм итәсе урынга, әледән-әле керем азаюга зарланды. Югыйсә көн итәрләренә җитеп бара иде бит. Тимерханның сабырлыгы төкәнеп, хатынына дорфа итеп җавап бирә башлагач, моны көтмәгән тормыш иптәше аерылышырга гариза язды. Зур фатирларын калдырып, чыгып китүен таләп итте. Бу фатирга минем дә көчем кергән дип уйлап, Тимерхан юристлар белән киңәш-табыш иткәннән соң, милекне урталай бүләргә карар кылды.
Ике дистә елдан артык яшәгән хатыны белән аерылышу җиңел бирелми аңа. Ялгызлыкка, яңа фатирына озак күнегергә туры килә. Аннан битәр буйдак тормышына һич ияләшә алмый интегә. Эше дә, шөгыле дә элекке кебек сөендерми башлый.
Беркөнне иртән иртүк звонок тавышыннан уянып китә. Йокылы-уяулы килеш ишекне ачса, өй халаты гына кигән бер хатын басып тора. Подъездга кергән-чыкканда исәнләшеп узган кешеләр арасында очраган таныш йөзләрнең берсе иде ул. Баксаң, терәлеп торган күршесе икән. Фатирында торба тишелеп, су ага башлаган икән. Ул су җыелырга чиләк куйган да, нишләргә белмичә, күршесе ишеген каккан. Тимерхан тиз генә кереп, кирәкле урыннан кранны борды. Күрше хатынына идәнгә аккан суны җыярга ярдәм итте. Эш барышында хатынның исеме Наилә булуын белде. Күршесе ярдәме өчен акча сузды, тик Тимерханны аны алырга берничек тә ризалата алмады. Буйдак ир керүгә үк борынны кытыклап торган тәмле камыр ризык исен сизгән иде. Бу искә бирешеп, бар кыюлыгын җыеп: «Иртәнге аш ашарга бик рәхәтләнеп риза булыр идем», – диде. Чәй табынында Тимерхан берничә ел элек хатынның каты авырудан соң ире үлгәнен белде. Бердәнбер улы өйләнгән дә, эше буенча башка шәһәргә күченеп киткән. Авыр ялгызлыктан улы янына күченергә дә уйлаган, тик яшьләр үзләре генә яшәсен дип карар кылган.
Шул иртәдән алар үзләре дә сизмичә аралаша башлый. Бер-берсенә кереп, Наилә – хатын-кыз эшен, Тимерхан ир-ат кулы кирәк булган эшләрне башкара башлады. Ә 8 Мартта ирне көтмәгән хис-кичерешләр дулкыны каплады. Бәйрәм көнне бүләкләр белән керде ул «күрше»сенә. Сөйләшә-сөйләшә кичке аш ашадылар. Соңыннан Наилә Тимерханга якыннарының, үзенең кечкенә чактагы фотографияләрен күрсәтте. Ир Наиләнең иңенә орынып утырып, фотолар караган вакытта шуны аңлады: аның Наилә белән кичне генә түгел, төнне дә үткәрәсе, аны назлап сөясе килә икән. Бу хистән ул хәтта курыкты да... Шундый ләззәтле минутлар кичерермен дип уйламаган да иде... Хатыны белән кайнар хисләр күптән суынган иде бит...
Тимерхан яшьлектәге кебек гашыйк булды. Өенә дә канатланып, очып кайта башлады. Наилә аңа керемен арттырырга да ярдәм итте. Үзе эшләгән реклама фирмасындагы егетләр Тимерханга оригиналь буклетлар ясый. Кичләрен аны икәү бергә таратып йөриләр. Әллә шул буклетлар ярдәм итте – клиентлары аңа кире кайта башлады. Өйдә дә, эштә дә күтәренке кәеф белән йөрде Тимерхан. Бәхетле булырга күп кирәкмидә икән бит. Бары тик җаныңа якын кеше сине аңласын да, янәшә булсын...
Минем поезд китте инде дигән Тимерхан бер бәйләм гөлләмәләр күтәреп, күрше фатирның кыңгыравына басты. Ул бүген Наиләгә тәкъдим ясаячак. Уфтанып яшәү дөрес түгел икән бит ул, офыкта яңа поезд күренми калмый, мөнәсәбәтләр корырга бервакытта да соң түгел икән.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
-
26 май 2023 - 19:36Без имениКая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнденӘнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
-
26 май 2023 - 11:04Без имениЕгетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеряКызлардан куркам
-
27 май 2023 - 18:50Без имениНиках вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.Кызлардан куркам
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.