Күңелеңә җыйма
Син мине оныт...
Дөньяда Мәхәббәт яши. Шушы гади генә сүзләр үз эченә күпме кешенең язмышын, тормышын, кайгысын һәм шатлыгын сыйдыра. Теләсә, хан итә, теләсә, кол итә. Мин дә мәхәббәт колына әверелдем бугай.
Бу язмам үземә гомергә дә яр була алмаслык кешегә атап языла. Бәлки ул моны укыр, ни кичергәннәремне аңлар. Бәлки журнал укучылар арасында мондый язмышлы кешеләр булгандыр, миңа киңәшләрен бирерләр. Андый киңәшләргә бик мохтаҗ мин бүген.
Бер-беребезне күптән белсәк тә (без авылдашлар), аралашканыбыз юк иде. Моннан ике ел элек кисеште безнең сукмаклар. Унынчы класстан соң, җәй көне акча эшләп алу нияте белән, кол
хозыбызга эшкә кердем. Миңа уналты яшь. Ул шунда ук шофер булып эшли, өйләнгән, баласы бар. Акыллы, ягымлы, чибәр, сөйкемле, уңган... Башта игътибар итмәсәм дә, әкренләп мин аның шушы матур сыйфатларын ача башладым. Ул да миңа игътибар итә кебек. “Әй, үтәр лә, бала-чага гына бит әле мин”, дип, күңелдә күтәрелә башлаган дулкынны басарга тырыштым. Ләкин көннән-көн ныграк гашыйк була баруымны аңладым. Мин ярата идем. Аны! Өйләнгән кешене! Җәйләр үтте. Көн саен күрешүләр дә бетте. Ул — эштә, мин — мәктәптә. Сирәк-мирәк юллар кисешә, кайвакыт хатыны белән клубка чыгалар. Күрешкәндә исәнләшә, сөйләшә, күрешмәгәндә өйләнмәгән дуслары аша сәламнәр әйтә. Ә мин... Үзем яратам, үзем: “Бу бала- чаганы котыртыйм, дип уйлыйдыр”, — дип, күңелемне сүндерергә тырышам.
Мәктәпне тәмамлап, Казанга киттем, укырга кердем. Яңа тормыш башланды, күңелдәге хисләр генә шул ук. Яңадан берничә кат очраштык без. Хатыныннан качып минем янга килгәләде ул. Машинада берәр кая (авыл читенә) барып утырабыз. Шашынып үбү-кочулар да булды, шуннан узмадык. Йөрәгем күкрәк читлеген ватып чыгардай талпына, түбәм күктә! Бу хисләрне язып, аңлатып бетерә торган түгел. Ул Аны сагынып елаулар! И-и, ул сирәк яшерен очрашулар... Ел буена өч тапкыр гына очраштык. Бер-беребездән аерыла алмыйбыз, аерыласы килми. Тик беләм, аңлыйм, Аны өендә көтәләр...
Мин бу газаплардан, бу бәргәләнүләремнән арынырга телим. Үзен күргәндә күзләренә туры карап әйтә алмаган һәм мәңге дә әйтә алмаячак сүзләрне журнал ашаҗиткерәм.
Бәгърем! Ничә айлар инде минем уйларымда син генә, күңелем синең янда. Беләм, син көннәреңне дә, төннәреңне дә яраткан кешең белән үткәрәсең, мине уйламыйсыңдыр да. Ә мин сине уйламый бер көн, бер минут та тора алмыйм. Кая барсам да, нишләсәм дә күз алдымда — син. Мөмкин булса, бөтен барлыгым белән синеке, бары синеке генә булыр идем. Юк шул, бу тик төш кенә.
Сөеклем минем! Ике ел буе тилмергәннән соң инде минем көчем калмады. Башка болай дәвам итә алмый. Ярамый! Мин Ходайдан куркам, кеше рәнҗешеннән куркам. Синең гаиләң, балаң барлыгын белә торып, яңадан очрашулар эзләү — гөнаһ. Кеше тормышын җимереп, бәхетле булып булмый. Яратсам да, синең өчен җанымны бирергә әзер булсам да, онытырга тырышырмын. Очрашмый торгач, бәлки, акрынлап... онытылырсың да... диясем килә. Тик бу сүзләргә үзем дә ышанмыйм шул мин. Ни генә булса да, син — минем йөрәгемнең иң кадерле, беркем кагыла алмаслык түрендә. Ә мине син оныт, бу дөньяда бөтенләй юк дип сана.
Хуш! Сине сагынып, өзгәләнеп, бу юлларны язучы “Бәгърең”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
гыйбрэт... тфу... конечно гонах...конечно рэнжеш ...
0
0
0
0
Акылына кил,очрашу эзлэмэ,язма.Ахыры кунелсез бетэчэк.
0
0
0
0
"Гыйшкын бакага тошмэсен, су буеннан киталмассын" дигэн берэу. Алла сакласын уз тинен булмаган кешегэ гашыйк булырга. Нык кыен...
0
0
0
0
Язмыштан узмыш юк ул. Жанын белэн сойгэн кешене онытып булмый.
0
0
0
0
Иии... балакай! Ул синең өчен мэхэббэт, э өйлэнгэн ир кеше өчен азгынлык. Ялгыша күрмә. Иптэш кызымнын язмышы нәкъ менэ шулай башланды. Ах итеп торган мэхэббэте хатынын( иптэш кызымны) өйдэ калдырып гомере буе яңа мажаралар эзлэде. Иркэйнен иң соңгы мэхэббэте узенен олы кызы белән бер яшьтэ иде. Читтэ этисез үскән балалар кызганыч.
0
0