Логотип
Күңелеңә җыйма

Син гаепле!

–Безнең бәхетне син генә җимердең. Бераз сабыр итәргә генә кирәк иде... Сабыр итәргә?! Тагын күпме түзәргә иде соң? Бер ел, биш ел, гомер буе...

Илмираның күзләренә яшь бәреп чыкты. Нәрсә-нәрсә әмма ул мондый сүзләр ишетермен дип уйламаган иде. Бу кешене чиста, саф сөюе белән сөйдеме соң ул? Шушы идеме ул?!

Айваз аның беренче мәхәббәте. Бәлки соңгысыдыр да. Әле бала гына иде алар. Авылга каникулга кайткач әбиләре турысыннан бер малайның  велосипедына  утырып узып киткәнен күреп калды. Үзе кебек кечкенә генә, чандыр малай. Аннан бергәләп уйный башладылар. Һаман Айваз командасында булырга тырыша иде Илмира. Әнә шул малай янында аңа шундый рәхәт иде. Балачак үсмерлек еллары белән бәйләнеп китте. Бергәләп кич йөрүләр, таң каршылаулар. Илмира бер егетне дә янына җибәрмәде. Көтте. Ә Айваз аңа игътибар да итми иде бугай. Чибәр булып үсеп җиткән егет көн саен бер кыз алыштырды. Илмирага ул дус итеп кенә карый иде. Һаман озаткан кызлары турында сөйләде. Кызлар озатмый торган арада гына Илмира барлыгын исенә төшереп янына килә иде. Ул кичләр кыз өчен иң бәхетле кичләр иде. Илмира әнә шул сирәк кенә кичләргә дә риза булып Айвазны көтеп яшәде. Ә бер җәйне Айваз кайтмады. Әбисе үлеп китеп йортлары бикләнгән иде. Ул җәй Илмира өчен иң озын җәй булды. Шул ук дуслар, шул ук күңелле кичләр, әмма кыз ямь тапмый интекте. Ул чакта әле гаджетлар, соцчелтәрләр заманы түгел. Айваз турында берни белмәде ул. Бәлки юллары шулай аерылган да булыр иде. 


Көннәрдән бер көнне фатирларында телефон шалтырый. Айваз! Илмиралар шәһәренә хәрби училищега укырга кергән икән. Егет аны очрашуга чакыра. Бу шәһәрдә аның беркеме юк, ял көннәрендә бик күңелсез икән. Илмираның шатлыгыннан хәтта башы әйләнеп китте. Ул шул секундта ук Айваз белән очрашуга әзерләнә башлый. Ниһаять алар очраша. Илмира Айвазны үзе дә сизмәстән кочаклап ала. Илмирага егет белән янәшә йөрү дә җитә иде. Кыз кайтып әниләренә Айваз турында сөйләгәч, әниләре егетне үзләренә чакырды. Авылдаш, чордашның улы бит! Айваз һәр якшәмбе килә башлады. Аның килүенә Илмираның әнисе тәмле камыр ризыклары пешерә. Шулай итеп Айваз аларның гаилә әгъзасына әйләнә дә куйды. 
Айвазның әтисе кисәк кенә үлеп киткәч, бөтен гаиләләре белән кайгырдылар, соңгы юлга озатырга кайттылар. Илмира һәрвакыт Айваз янында булырга тырышты. Аны ничек тә юатасы килде. 


Ярты елдан соң өйләнештеләр. Шундый тиз була ул. Көтмәгәндә. Укуын тәмамлаган Айвазны Себергә хәрби частька билгелиләр. 
– Минем белән Себергә китәсеңме? Синсез тормышымны күз алдыма да китерә алмыйм. Миңа синең ярдәмең кирәк, – ди Айваз аңа көннәрнең берсендә һәм кочаклап үбеп ала. Бу аларның беренче үбешүләре иде. Ниһаять! Бәхет кошын тоттым дип уйлый ул чакта Илмира. Сөйгәне белән кавышып матур-матур балалар үстерәчәкләр әле. Яраткан кешең белән яшәү зур бәхет бит ул!


 Туй үткәрүнең икенче көнендә үк Себергә юл тоталар. «Кызым, кияү бераз барып яшәп карасын әле», – дип әнисенең әйтүе дә, эшендә карьера баскычы буйлап күтәрелә башлавы да киртә булмый Илмирага. Генерал белән яшәр өчен казарманы да үтәргә кирәк дип кенә әйтә ул. Бу – хыялда, ә тормышта бөтенләй башкача килеп чыга. 


Яңа урынны үз итә алмый интегә Айваз. Илмира аңа караганда тизрәк ияләшә әле. Тулай торакларындагы кечкенә бүлмәләренә үзенчә ямь кертә, башка лейтенант хатыннары белән таныша. Ә Айвазның танышуы шул шешә тирәсеннән узмый. Көн саен иреннән хәмер исе килә башлауга борчыла Илмира, тик: «Бар да контрольдә монда башкача булмый», – дип тынычландыра ире. Әмма әнә шул «башкача булмый» җитәкчелек белән проблемалар тудыра башлый. Ярты елдан соң Айваз хатынына карарын җиткерә: «Кире кайтабыз! Хәрби хезмәттән китәм. Миңа монда берни ошамый, перспектива күрмим». Ирен ничек кенә калырга күндерергә тырышса да, тыңлата алмый. Шулай итеп алар Илмираның әниләренә кайтып егыла. Әнисе бер сүз әйтми. «Өмет юклыгын белгән идем»,– дип кенә әйтеп куя кырыс әтисе. Ул чакта Айвазны яклап әтисе белән үпкәләшеп бетә Илмира. Ә тормышны дәвам итәргә кирәк. Арендага фатир алып яши башлыйлар. Илмираны элекке эшенә алмыйлар инде, ул гап-гади сатучы булып урнаша, ә Айваз эш таба алмый интегә. Дөресрәге, артык эзләми дә. Дуслары белән очрашып кәеф-сафа корып яши. Дусларыннан йолып алыр өчен Илмира аны башка шәһәргә күчеп китәргә күндерә. 


Яңа шәһәрдә Илмираның әти-әниләре фатир алырга ярдәм итә. Ипотека түләсәләр дә үз фатирларында яши башлыйлар. Айваз да машина ремонтлау сервисына эшкә керә. Бар да түгәрәкләнә кебек ниһаять. Илмира балага уза. Уллары туа. Инде тормышлары матур гына тәгәри дигәндә Айваз ремонтка куйган машинаны алып шәһәр буйлап йөргәндә зур авариягә очрый. Җитмәсә, исерек тә булган. Кабат проблемалар, акчасызлык. Ипотека түләргә акча юк, Айваз эшсез, штраф түлисе, бәрдерткән машина хакын кайтарасы. Ишекләрен коллекторлар шакый башлый. Айваз эчүгә сабыша, эшләми. Илмирага  карата болай да җылы булмаган мөнәсәбәте үзгәрә. Имеш, ул гына гаепле Айвазның бу көнгә калуына. Тик Илмира гына үзенең гаебен аңлый алмый интегә. Өенә кайтмый югалып та йөри Айваз. Илмира төннәр буе аны эзли. Үзен эзләвенә тагын ачуы чыга ирнең. Имеш, ул проблемалар хәл итеп йөри, ә ул аңа комачаулый. Кызларының нинди хәлдә яшәгәнен белгән әти-әнисе ничек тә ярдәм итәргә тырышып, кияүләренең бурычларын да каплый. Тик кияү генә акылга утырмый. Һаман төннәрен югалып проблема хәл итеп йөри. Бер килүләрендә елап шешенеп беткән кызларын күреп, үзләре белән алып китәләр. «Сиңа аерылышырга кирәк. Тормыш түгел бу», – дип әйтә әтисе.


 Әмма Илмира кабат ирен яклап чыга. «Айвазның чынлап та проблемалары зур. Мин аны ташлый алмыйм бу хәлдә», – ди. Яратам бит мин аны дип, әтисе каршында елап утыра алмый бит инде. Яшь балам бар дип тормый, әти-әнисе каршы булса да, төнге эшкә керә Илмира. Хезмәт хакы алу белән, качырып, иренә җибәрә. Бер еллап аеры-чөере яшиләр шулай. Анна соң баласын күтәреп, әти-әнисе каршы булса да, ире янына китә Илмира. Менә-менә сынам дип торган иренә ярдәм кирәген бөтен йөрәге белән сизә. 


Ире янына кайтуга сабыен балалар бакчасына урнаштырып эшкә керә, көйләп-чөйләп ирен дә эшкә урнашырга күндерә. Кабат бер гаилә булып яши башлыйлар кебек. Инде бар да җайлашты, ире иске гадәтләрен ташлады дип йөргәндә, кабат «дуслар» барлыкка килә. Кабат кунарга кайтмау, югалулар... Аңлату сораса, минем проблемалар күп, дип әйтү белән генә чикләнүләр. Тик нинди проблема икәнен ире һәрвакыттагыча әйтми. Яши-яши шуны аңлый хатын: иренең аның белән ачылып сөйләшкәне дә юк икән бит. Җитмәсә, кайнанасы да аны кабул итә алмады. Аннан да ярдәм көтә алмый. Ире югалып торган көннәрдә Илмира баласын кочаклап күп уйлана. Ярату белән генә яшәп булмый икән бит. Әйе, ул Айвазны бик ярата. Әмма ире аның яратуын бәяләми. Ярату гына түгел, хөрмәт тә юк бугай үзенә карата. 


Бу юлы чын-чынлап аерылышырга уйлый Илмира. Җаны моны теләмәсә дә, башкача яши алмаячагын аңлый. Ире белән кабат сөйләшеп карарга тели. Тик Айваздан һаман шул ук сүзне ишетә: син күп кысыласың, минем проблемалар, хәл итәм дә бар да узар. Бу юлы үзе җыенып кайтып китә әниләре янына Илмира. «Инде аңлагансыңдыр», – дип кенә әйтә әтисе. Аерылышырга судка гариза үзе язып илтә. Айваз белән суд көнне очрашалар. Эчеп шешенеп беткән, ябыккан, ямьсез кыяфәткә калган иренә карап йөрәге өзелә аның. Бер җылы сүз әйтсә, ялынса, бернигә карамый бөтенесен киредән башларга әзер була бу минутта хатын. Тик кабат гаепләү сүзләре генә ишетә: «Син бәхетебезне җимердең!»


 Элекке иренең көннән-көн упкынга тәгәрәвен ишетеп белеп тора Илмира. Йөрәге өзгәләнә. Баласын килеп тә күрмәсә дә, алиментка биргәч, алимент түләмәс өчен эшеннән китсә дә, улының әтисе бит ул. Аннан битәр беренче мәхәббәте. Тик тормышта берең генә ярату җитми икән. Яратуга да су сибеп яшәргә кирәк икән. Су сипмәсәң үлә икән ул. Аның урынына бары жәлләү генә кала. Күптән түгел Айвазның ниндидер хатынга йортка кергәнен ишетте Илмира. Сөенеп куйды: тамагы тук булыр ичмасам. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар