Казан–Чирмешән юлы якын ара түгел. Шуңа автобуска билетны бер-ике көн алдан алып куйдым, урыны алгы рәтләрдә, тәрәзә янында булсын дидем. Нәкъ шулай булды да. Автобус «Мерседес» маркалы, заводтан чыккан гына ахрысы: бөтен җире өр-яңа, ялтырап тора. Биштәремне өске киштәгә куеп, бисмилламны әйтеп, кәнәфигә җайлап урнаштым. Автобус йөртүче талгын гына музыка куйды. Менә бит, рәхәтләнеп йоклап кайтачакмын, дип сөендем.
Булган хәл
Казан–Чирмешән юлы якын ара түгел. Шуңа автобуска билетны бер-ике көн алдан алып куйдым, урыны алгы рәтләрдә, тәрәзә янында булсын, дидем. Нәкъ шулай булды да. Автобус «Мерседес» маркалы, заводтан чыккан гына ахрысы: бөтен җире өр-яңа, ялтырап тора. Биштәремне өске киштәгә куеп, бисмилламны әйтеп, кәнәфигә җайлап урнаштым. Автобус йөртүче талгын гына музыка куйды. Менә бит, рәхәтләнеп йоклап кайтачакмын, дип сөендем.
Автобусларда йөрергә бик яратмыйм мин. Студент вакытларда иске автобусларда шактый юл узарга туры килде. Ярым караңгы салоннарда япмалары тузып, каралып беткән урындыкларга утырып, тәрәзәдән Татарстанның җәйрәп яткан кырларын күзәтеп ничә километр йөрелгәндер! Ул вакытта җиңел машиналар санаулы кешеләрдә генә иде бит. Билетыңны алдан алып калмасаң, басып кайтырга туры килә. Ул заманда юлларда контролерлар бик очрамый иде. Автобус билетлы пассажирларны төяп автовокзалдан кузгалып китә дә, аннары билгеле бер урынга – билетсызлар көтеп торган чатка килеп туктый. Менә шунда мәхшәр башлана инде. Болай да шыгрым салонга сумкаларын күтәреп халык кереп тула. Кем – басып, кем утырып кайта. Ул вакытларда халык хәзерге кебек усал түгел иде. Билет алып утырган яшьләр салонга кергән авырлы хатыннарга, өлкән кешеләргә урын бирәләр, пассажирлар арасында гауга, тавыш чыкмый иде. Совет чорында халык түземлерәк, әдәплерәк иде кебек. Хәзерге заман халкы кебек каударланып чабу да күзәтелмәде. Кеше ипотека, кредитлар белән бәйләнмәгән, эшсезлек юк диярлек: завод-фабрикалар эшләп тора, фатирлар чират белән бушлай бирелә. Айлык хезмәт хакы ашарга, хәтта диңгезгә барып ял итеп кайтырга да җитә иде...
Уйларга бирелеп йокымсырап киткәнмен.
– Балакаем, бу алтынчы урынмы?
Автобус үзәк автовокзалдан кузгалып, РКБ, ягъни республика клиник хастаханәсе янындагы автобуслар тукталышында туктап, яңа пассажирларны утырта башлаган икән. Янәшәмдәге буш урынга чәчәкле яулыгын өчпочмаклап бәйләгән 70 яшьләрдәге татар апасы килеп утырды. «Аллага шөкер, урыным бик җайлы җиргә туры килде, күршем дә хатын-кыз икән», – дип сөйләнде ул. Башымнан яшен тизлегендә: «Йокы тәтемәячәк, авызын япмаячак икән бу», дигән уй узды.
«Юраганың юш килә», диләр бит халыкта.
– Гомер буе Казанда яшәп, Чирмешәнгә яшәргә кайтырмын дип уйламаган идем, – дип куйды апа, башындагы чәчәкле яулыгын тагын да кысыбрак бәйләп. – Минем исемем Сания була, сеңлем, синең исемең ничек?
– Фәгыйлә... – дидем мин теләр-теләмәс кенә.
– И-и, җаным, бигрәк борынгы исем икән. Үзең яшь кенә, ә исемең элеккеге исем. Әбиең кушкандыр инде.
Болай да кәефем беткән иде, Сания апаның соңгы сүзе бөтенләй ачуымны чыгарды. Мин сумкамнан «Сөембикә» журналын тартым чыгардым, инде укылган язмаларны кабаттан укый башладым. Шулай үземнең мәшгуль икәнемне күрсәтеп, бәйләнчек ападан котылу иде исәп. Сания апа тиз генә тынычланмады, сумкасын ачып, кыяр, ипи тартып чыгарды.
– Мә, балакаем, юл озын, бераз капкала, – дип, миңа кыяр сузды.
– Рәхмәт, Сания апа, тамагым тук, – дип, күчтәнәчтән баш тарттым.
Сания апа минем «Сөембикә» журналын укып баруымны күргәч, тагын да җанланып китте.
– И-и яратам инде татар газета-журналларын. Элек заводта эшләгәндә гел яздыра идек. Ирем үлгәч, тормышлар авырайды шул. Ичмасам, улымның да бәхете булмады, өйләнеп биш ел торды да, яңадан миңа кайтты. Эчә башлады. Пенсия килүгә аракыга йөгертә торган булды. Тормыш түгел, мәхшәрдә яшәдем мин...
Сания апаның бу сүзләре җанымның яшерен почмакларына үтеп керде. Мин кулымдагы журналны аңа суздым:
– Алыгыз, сезгә бүләк итәм, – дидем.
Сания апа яшь баладай шатланып журналны кулына алды. Бисмилласын әйтеп, hәр битен калтыранган бармаклары белән ачып, рәсемнәрен сыйпап-сыйпап карады.
– Кайткач, Саматым белән бергәләп укырбыз, – диде ул һәм журналны целлофан пакетка салып, зур сумкасына тыгып куйды.
– Сез Чирмешәндә яшисезме? – дидем, аның күңелен күрергә теләп.
Бу сорау җитә калды Сания апага. Күзеннән аккан яшьләрен шакмаклы кулъяулыгына сөртә-сөртә, катлаулы тормыш юлын бәян итте.
Сания апа тумышы белән Актаныш ягыннан икән. Ишле гаиләдә үскән кызның авылда каласы килми. 18 яшь тулгач, туганнарының туганына ияреп, Казанга чыгып китә. Ул вакытта авылны ташлап китүне хупламаганнар. «Әнинең апасы авыл советында идән юучы булып эшли иде. Кеше юк вакытны туры китереп, колхоз печате басылган буш кәгазь урлап кайтты»,– диде ул. Сания Казанда күкерт заводына эшкә урнаша. Авылдан алып килгән кәгазьгә тиешле сүзләрне яздырткач, белешмәне кадрлар бүлегенә илтеп тапшыралар. Тулай торактагы бер бүлмәдә дүрт кыз яшиләр.
– Алар да минем шикелле авыл кызлары иде. Эш авыр булса да, зарланмадык. Кич белән яшьләр уенына чыгабыз. Шунда гармунчы Салих белән таныштым. Ярты ел чамасы дуслашып йөргәч, комсомолча туй ясап, өйләнештек. Биш елга якын баракта яшәдек, улыбыз Илдар дөньяга килде. Эштән чират җиткәч, «хрущевка»дан ике бүлмәле фатир алдык, – дип дәвам итте Сания апа.
Гармунчы ирләр гомер-гомергә почетта булган бит. Телгә оста, шук Салихның дуслары байтак була. Гармунын күтәреп йә туйга, йә туган көнгә чыгып китә. Соң гына кайта. Сания иренең салмыш кайтуына күнегә. Хатын-кызлар белән чуалганын да сизә, чөнки кер юганда иренең күлмәк якасында иннек эзләре күрә. Йөрәге еласа да, дәшми. Йомшак холыклы, сабыр Сания бөтен нәрсәне дә эченә йота, сиздерми.
Көннәрдән бер көнне ире эштән кунарга кайтмый. Бу кыланмышларына күнеккән Сания ирен эзләми, ләкин икенче көнне иренең эшләгән җиреннән эзләп киләләр. Кайда икәнен беркем дә әйтә алмый. Милициягә хәбәр итәләр. Бер атнадан соң гына Салихның үле гәүдәсен шәhәр читеннән табалар. Милиция күпме генә эзләсә дә, җинаятьнең очына чыга алмый – ирне үтерүчене тапмыйлар.
Шулай итеп, Сания 30 яшендә тол кала. Бөтен назын, ана мәхәббәтен улы Илдарга бирә. Улын ач-ялангач итмәс өчен икешәр смена эшли. Малай иркә булып үсә. Мәктәпне тәмамлагач, елга техникумына укырга керә. Ләкин бер ел укыгач, техникумны ташлап, заводка эшкә урнаша. «Әни, өйләнәм», дигәч, шатлыгым эчемә сыймады, – дип сөйләде Сания апа. – Тынычлыкта гомер итәрбез, бәхетле дәү әни булырмын дип хыялландым. Килен татар гаиләсеннән, тәртипле, сабыр кыз. Ләкин куанычым озакка бармады шул. Балалары булмады аларның. Тормыш корып биш ел яшәгәч, аерылыштылар. Улым әтисенә охшап туды, ахрысы – аракы белән дуслашты Хатыны исерек ирне көйләп туйгандыр, беркөнне әти-әниләре килеп, киемнәрен машинага төяп алып кайтып киттеләр».
Шуннан соң Сания апаның тормышы мәхшәргә әйләнә. Улын эштән куалар. Исерек уллары белән гомер иткән аналар аңлар Сания апаны. Улы көн саен аракы таптыра. Өйдән кыйммәтле савып-саба, бизәнү әйберләре юкка чыга. Сания апа төннәр буе елап чыга, ләкин гомер иткән фатирыңны ташлап кая китәсең ди? «Җанымны алуын сорап, Аллаhка ялынып чыга идем. Якты дөньяга тудырган кадерле улым, акча бирмәсәң, үтерәм, дип, пычак белән яный иде бит...»
Аллаhы Тәгалә: «Авырлыктан соң җиңеллек бирермен», дигән. Көннәрдән бер көнне җәйге челләдә Сания апа исерек улын күрмәс өчен, ишегалдындагы эскәмиягә чыгып утыра. Шул вакыт эскәмиядәге кемдер ташлап калдырган газетага игътибар итә. Татар газетасы. Сания апа аны кулына алып, барлык язмаларны да укып чыга. Соңгы биттәге танышу игъланнарына күзе төшә. «Авылда яшәүче, эчми-тартмый торган 70 яшьлек ир авылда гомер итәргә риза булган хатын белән танышырга тели. Йорт-җирем яхшы, 10 баш умартам бар, мотоциклда йөрим», дип язылган була анда.
– Декабристлар урамы, 2 нче йортта урнашкан газета редакциясенә шушы гәҗитне тотып барып кердем. Редакция кызлары бик яхшы каршы алды. Халидә исемлесе чәен куеп җибәрде, тәмле конфетлар белән чәй эчерде. Аллаhының зур рәхмәте яусын аңа. Бабай калдырган телефонны үзләре җыйдылар да, бабай белән ярты сәгать телефоннан сөйләштек!
Самат абый турында сөйләгәндә Сания апаның күзләренә нур кунды, җыерчыклы йөзеннән елмаю балкыды:
– Саматым озак көттермәде, ике көннән соң Чирмешәннән Казанга мине алырга килде.
Шулай итеп, уйламаган җиреннән Сания апа, бар булган киемен юл сумкасына салып, Чирмешәнгә кайтып китә.
Самат абый чыннан да бик эшчән, акыллы кеше булып чыга. Бер ел элек хатынын югалткан, балалары кайсы кайда таралышкан, болын хәтле өйдә ялгызы яшәп ята ул. Сәламәтлеге дә, Аллага шөкер. Гомер буе рәхәт тормыш күрмәгән Сания апаны бик кадерли ир. Мотоциклга утырып, икәүләшеп бал кортлары торган урман аланына йөриләр, бал аертып саталар. Парлашып каен себеркесе җыялар, җиләккә, чикләвеккә баралар.
– 65 яшемдә хатын-кыз бәхетен татыдым, – диде Сания апа. – Саматым гына исән булсын. Айга бер тапкыр Казанга киләбез. Ут-суга, фатирга түләп китәбез. Улымны иттән-бәрәңгедән өзмибез. Авырлык күрсәтсә дә, улым өчен бик борчылам. Эчәргә акчасы юк бит аның. Өйдә булган бөтен нәрсәне сатып бетерде инде, ярый өй документларын үзем белән алып киттем әле...
Автобус Чирмешәнгә килеп җитте. Сания апа сумкасыннан түгәрәк көзге алып, йөзенә якын китерде, кесәсеннән иннек алып иренен буяды. Автобустан аны киң җилкәле, түгәрәк сакаллы бабай каршы алды. Алар озак күрешмәгән ярлар кебек, кочаклашып күрештеләр. Сания апа миңа кул болгады. Гомер көзендә бер-берсен эзләп тапкан парга карап эчемнән генә «И-и, Аллаhым, бу парларның гомерләрен озын ит, бәхеттә, исәнлектә яшәсеннәр!» – дип кабатладым...
фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
1
0
Бэхетне табарга беркайчан да сон тугел ...
0
0
1
0
Сания апаның бәхете нык булмын!
0
0
0
0
Малаен кодировать итэргэ кирэк
0
0
0
0
Мескен апа, жылап укыдым. Рэхмэт Фагилэ
0
0
0
0
Бабае алдан улеп китеп урамда калмаска ярый бу апа
0
0