Сагыну

Минем өчен бик кадерле, бик якын апага кунакка килдем. 70 яшенең аръягына чыккан, тормышның әчесен-төчесен күп күргән Нәкыя апаның (исемен үзгәрттем) 3 ел элек ире вафат булды, хәзер үзе генә яши. Ике улы һәм кызы бик еракта, меңәр чакрым еракта яшиләр, елга бер генә кайта алалар. Ел буе шуларны көтеп яши дә Нәкыя апа, алар киткәч, ел буе шуңа сөенеп, алар эшләп киткән эшләргә куанып, әйткән сүзләрен искә төшереп, эченнән шөкер итеп йөри. Ләкин үзәкләре өзелеп сагынганы – ире Рузил абый (исеме үзгәртелде). 
Менә бу юлы да, хәлләрен белергә килгәч, табын яныннан хушланып торып, иркенләп түр бүлмәгә кереп утыргач, аның белән очраша башлаган вакытларын искә төшерде. Нәкыя апа буйга кыска, кәтүк дип йөртәләр үзен. Ә Рузил абый ике метр буйлы, киң җилкәле, күкрәктән чыга торган көчле тавышлы кеше иде, мәрхүм. Бергәләп учак янында төн утырулар, озатып куюлары, Рузил абыйның үзен урлап алып кайтулары — Нәкыя апа тәмләп сөйли, кет-кет көлеп ала. 
Нужадан туеп, яхшырак тормыш эзләп, Үзбәкстан якларына чыгып китүләре, анда мондагыдан фәлән тапкыр көчлерәк хәерчелек... Бер авылга килеп урнашулары, ишәкләрдән калган абзарны өй итеп чистартып, ямаштырып керүләре, басуда 14-15 әр сәгать эшләүләре – һәммәсе без белмәгән, күз алдына да китерә алмаган бөтенләй башка дөнья, башка тормыш. Авылның иң читендә урнашкан йортларына төннәрен басу яклап ишетелүче, нәни бала елавына охшаган ач шакал тавышлары... Шушы кайнар, тузанлы, эш күп, шатлык әз җирдә ике уллары дөньяга килүе... Үзләре шикелле үк бәхет эзләп, Россиянең төрле почмакларыннан җыелган халык, төрле милләт кешеләре белән уртак тел табып яшәүләре, ирләрнең, шул исәптән, Рузил абыйның да баш күтәрми эчкән чаклары, өстеннән башка хатыннарга йөрүе... Шул хакта килеп ишетелгәч, Нәкыя апаның үзеннән ике тапкыр зур ирен куып чыгарып, бер ай буе өйгә дә, салып кергән мунчаларына да, абзар түбәсендәге печәнлеккә дә җибәрмичә «оборона тотуы»... «Уйлап кара әле, наным, ир кеше бер ай буе ындыр артындагы камышлыкта кунып ятамы инде? Куып чыгаргач, бер генә мәртәбә дә шунда барып, ничек йоклый, ничек куна икән дип барып карамадым бит. Анда ятмый, башка бер хатын янына китә бит инде ул. Юк, анысын уйламаганмын. Иртә белән ындыр аша килгәнен тәрәзәдән карап кына торам да, кичтән калган ашны күтәреп чыгам. Зур этебез бар иде. «Калды-ы-ыр, ашны миңа калдыр», – дип өйгә таба йөгергән Рузилнең якынрак килгәнен көтеп торам да, ашны эткә илтеп салам. Зур канәгатьлек белән аннан авыз эченнән җырлый-җырлый өйгә кереп китәм», – бу хәлләрне сөйләгәндә Нәкыя апаның күзләрендә яшьлек уты кабына, йөзенә алсулык йөгерә. Үзе Рузил абыйны ачулана, үзенең яшьлек тилелеген сүгә, үзе көлә. 
Икесе дә усал, икесе дә үҗәт, киребеткән, икесе дә шулкадәрле тормышны яратып, юклыкка, хәерчелек, авырлыкларга баш бирмичә, юмор хисен югалтмыйча яшәгән зат алар. Ике чабата – бер кием, кем әйтмешли. Инде тормышлары җайлаша башлагач, кабат тамырдан кубарылып, Мәскәү тирәсенә барып урнашулары, анда яңа тормыш башлаулары, тирә-якта бер булган бакча үстерүләре турында да сөйли Нәкыя апа, ләкин сүз уңаеннан, артык җәелмичә генә. Бертуган сеңлесе үлеп, аның ятим калган нәни кызын үз гаиләләренә алалар. «Педиатрыбыз, мин бу баланы исән калмас дип уйлаган идем, тәки үстереп кеше иттең бит, Надя, рәхмәт сиңа, диде. Яшь ярымлык чагында да аягына ныклап басмый, бик хәлсез иде. Абыең кулыннан да төшермәде, үз кызы кебек сөеп үстерде аны», – дип күзләрен сөртеп ала-ала сөйли Нәкыя апа. Сүз кабат Рузил абыйга күчә, аның усаллыгы, киң күңеллелеге, ачулануы, яратып, «карчык» дип дәшүе, кирелеге, чирләгән вакытында, «карчык, ташлама мине», дип, янында тезләнеп торулары... Ни турында гына сөйли башласа да, сүз Рузил абыйга, аның белән бергә узган гомер юлына әйләнеп кайта. 50 елдан артык бергә яшәделәр алар. Берсе дә шикәр дә, бал да түгел. «Ташлардай вакытларың күп булды, карчык, мине ташламаганың өчен, балалар өчен рәхмәт!» – дип, бәхиллеген биреп, рәхмәтләрен әйтеп китте Рузил абый. Нәкыя апа аны сөйләп туймый. Начар ягын да сөйли, яхшы ягын да. Сагынуын шулай баса. Аны гына түгел, шул рәхәт тә, кыен да, вакыты белән бик тә авыр да булган чакларны – яшьлеген, кире кайтарып булмый торган, күңел түрендә иң җылы, иң якты, иң татлы булып кереп калган яшь вакытын сагына...

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5702
    2
    28
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    2702
    1
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4372
    1
    25
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    2371
    0
    18
  • Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
    1992
    0
    14
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 май 2023 - 19:36
    Без имени
    Кая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнден
    Әнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
  • 26 май 2023 - 11:04
    Без имени
    Егетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеря
    Кызлардан куркам
  • 26 май 2023 - 19:50
    Без имени
    Рэхмэт
    Бала
  • 27 май 2023 - 17:23
    Без имени
    Ник хикәянең дәвамы да,ахыры да юк?
    Башкорт кызы
  • 27 май 2023 - 18:50
    Без имени
    Никах вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.
    Кызлардан куркам
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек