Логотип
Күңелеңә җыйма

Сагындырдың, мәхәббәт

Менә шулай кайтып кер идең дә, кайсыдыр бер бүлмәдән, кайда йөрисең инде бу гомер, дип, яратып кына шелтәләп, сине яраткан ир заты килеп чыксын иде. Ә өйгә тәмле борщ исе таралган булсын иде. Син кайтканчы ирең үзе пешереп куйган борщ!

Мин – тормышта үз дигәнемә ирешкән, үз бәямне яхшы белгән уңышлы хатын. Шәһәрдә яшим. Инде җитеп килгән кызым, яраткан эшем, иркен, уңай фатирым бар. Кызымның әтисе белән күптән аерылыштык. Дус кызларым да күп. Минем кебек, аларның да күбесе ирләреннән аерылган. Атна ахыры җитсә, аларның берәрсе белән очрашып, кафеда утырабыз, театрларга, паркларга барабыз. Кыскасы, бер дә күңелсезләнеп, боегып утырырга вакыт юк.

Менә бу ялларда дус кызымның берсе белән яңа ачылган сәүдә үзәгеннән урап кайтырбыз дигән идек. Кичке биштә кибеттә очрашырга сүз куештык. Инде алтынчы китте, ә минем дус һаман да күренми. Телефоны да җавап бирми. Иң өске катта урнашкан бистро, кафелар рәтеннән үземә кофе сатып алдым да, буш өстәлләрнең берсенә барып утырдым. Янымда гына өч-дүрт кызмы, яшь ханыммы утыра. Тыңламыйм дисәң дә, сүзләре колакка керә шул. Ирексездән, аларның әңгәмәсенә үзем дә дә мавыгып киттем. Болар да замана хатын-кызларының иң авырткан темасына сөйләшә: гаилә корырлык ирне кайдан табарга, дигән сорауга җавап эзлиләр. Кызыйларның берсе иртәгә егете белән очрашырга барасы икән. Танышу сайты аша табышканнар. Шулкадәр дулкынлана, сүзләрнең кушымчаларын да әйтеп бетермичә сөйли. Эчемнән генә бу кызлардан көләм: «Әй, җанкисәкләрем, күрмәгәннең күрәсе, күргәннең йөгереп качасы килә, дип, бик белеп әйткәннәр инде аны. Юньле ирләр танышу сайтларында утыра ди инде?» 
Кызлар компаниясендә минем кебек фикер йөртүче акыллы затлар да бар икән. Иртәгә очрашуга барасы туташны (ә бәлки ханымдыр, кем белсен!) төрле яклап әрләргә, акылга килергә чакырган сүзләре ишетелде. «Ә ул берәр маньяк булып чыкса?» «Беренче көнне үк йоклама тагын...» «Үзең турында барысын да сөйләмә. Башта паспортын сора, өйләнгән кеше булып чыкмасын...» 

Сөйләшүләренең ахырын тыңлап бетерә алмадым,  дус кызым килеп җитте. Аның белән иркенләп киемнәр карадык, җәйгә матур күлмәк, аңа иш сумка сатып алдым. Яңа кием алсам, гел кәефем күтәрелә минем. «Ник алдың? Ник акча туздырасың?» –  дип мырлап торган ир булмагач, рәхәт. Үзеңә үзең хуҗа. Теләгән җиреңә барасың, теләгән нәрсәңне аласың – беркем алдында да хисап та бирәсең юк... Әле ир белән торганда, берәр җиргә бара башласам, хәзер авыз-борынын турсайтыр иде. «Ир хатыны өйдә утыра, тегендә-монда йөрми», имеш. Минем уңышлардан да көнләшә иде ул. Үзенең исә артыгын тырышасы да, күбрәк эшлисе дә килмәде. «Эш кешедән маймыл ясый», – ди иде. «Киресенчә, эш аркасында маймыллар кешегә әверелгән, – дим. – Син мәктәптә бер дә укымадың мәллә?» «Дарвин ялгышкан», – дип кенә җавап бирә. Ярый әле вакытында котылдым үзеннән. Хәзер андый кешеләрне «абьюзер» дип атыйлар. Үзенең ялкаулыгы, наданлыгы өчен булдыклырак хатынын кимсетеп, түбәнсетеп яшәүче бәндәләр. Андыйлар белән дөнья тулы. Кияүдәге дусларымның кайсын гына тыңласаң да, иреннән зарлана. Бары берсе генә зарланмый, чөнки аның ире зур урында җитәкче. Бәлки, зарланса, аның да зарланыр сәбәпләре бардыр, ләкин ул иренең абруен төшермәс өчен тырыша. 

...Гомер булмаганны, дус кызым белән саубуллашканнан соң да тиз генә өйгә кайтасым килмәде. Кем көтә инде анда мине? Кызым да үзенең дуслары белән каядыр чыгып китте. Җиткән кыз сине саклап утырмый инде, аңлыйм. Аның да үз тормышын корасы, үз бәхетен табасы бар. 

Бүген ишеткәннәр никтер күңелдән китми генә бит. Очрашуга барасы теге кызның дулкынлануы, бәхетеннән очынуы әллә инде минем дә күңелне иләсләндерде? Үземнең дә тәүге мәхәббәттән күкнең җиденче катларында гизгән вакытларым искә төште. Дөньядагы нинди матур хис бит ул! Шул берәүне бер күрер өчен әллә ниләрең дә жәл булмас иде сыман. Шул берәү генә Җир шарында иң-иң матуры, иң-иң акыллысы, иң-иң яхшысыдыр кебек... И юләр яшьлек! 

Караңгы фатирыма кереп, сумкаларымны ишек янындагы кәнәфигә куйдым да, үзем дә шунда утырып, күзләремне йомдым. Никтер тамак төбен әчеттереп, күзгә яшь килде. Менә шулай кайтып кер идең дә, кайсыдыр бер бүлмәдән, кайда йөрисең инде бу гомер, дип, яратып кына шелтәләп, сине яраткан ир заты килеп чыксын иде. Ә өйгә тәмле борщ исе таралган булсын иде. Син кайтканчы ирең үзе пешереп куйган борщ! «Ашыйсыңмы?» – дип сорасын иде ирең. Ә син, әйе, дип, баш кына кагып куяр идең. Үзем дә сизмәстән, авызыма килгән суны чәпелдәтеп йотып куйдым. Кара, күптән борщ пешергән юк, иртәгә пешерәсе булыр әле!

Өстемне салып, өйдә кия торган кызыл борчаклы матур күлмәгемне киеп алдым. Өйдә дә матур киенеп йөрергә яратам мин. Бүген алган күлмәгемне көзге алдына килеп тагын бер кат гәүдәмә генә таманлап карадым да, шкафка элеп куйдым. Шкаф эченнән затлы хушбый исе бөркелде. Бер уйласаң, миннән дә бәхетле кеше юк бит инде. Үзем әле япь-яшь, кызым үсеп  җиткән, фатирым менә дигән, шкаф тулы залы кием! Ни җитми? Тагын исемә теге кызыйның сөйләшкәне килеп төште. «Танышу сайтында», дидеме? 

Ноутбугымны алып, иркен, йомшак караватыма аяк бөкләп менеп утырдым. Ну шушы ноутбукны, сиңа кирәккәндә бигрәк озак кабына! Кинәт кенә үземнең каушавымны абайлап алдым. Кит булмаганны! Каян бу каушау? Кулларым җитез генә клавиатура өстендә йөгереште. Нишлим мин, кемнедер эзләү миңа ник кирәк? Ир-атларның анкеталарын укып, фотоларын тикшергәндә акылым әнә шундый сораулар белән җәзалады. Ә күңелемдә теге кызның шатлыгы, иртәгә күрешү сөенеченнән дулкынлануы иде. Минем дә андый хисне кичермәгәнемә инде күпме еллар үткән. Сагындырган... Мәхәббәт сагындырган икән мине. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар