Быел Сабан туе җиткәнен аеруча зур дулкынлану белән көттем. 8 ел инде туган ягымда Сабан туенда булганым юк иде... Бәйрәмнең асылын аңламасалар да, балалар да көтте бу көнне. Ләкин минем күңелдәге дулкынлану хисен берсе дә аңлый алмады...
Быел Сабан туе җиткәнен аеруча зур дулкынлану белән көттем. 6 ел инде туган ягымда Сабан туенда булганым юк иде... Бәйрәмнең асылын аңламасалар да, балалар да көтте бу көнне. Ләкин минем күңелдәге дулкынлану хисен берсе дә аңлый алмады...
...Әнкәй иртүк торып йөгерә-йөгерә без кайтуга әзерләнә башлагандыр. Табын тутырып камыр ризыклары пешергәндер. Берсеннән-берсе тәмле җиләк-җимешләр алып куйгандыр. Сабан туена дип, һәрберебез өчен күчтәнәчләр дә әзерләгәндер. Кечкенәдән шулай... Бәйрәмгә атна-ун көн кала, район үзәгендәге базарга барып иң матур күлмәк белән түфлине сатып ала идек. Аннары бәйрәм көнен бармаклап санап көтә идек. Ә хәзер инде әнкәй оныклар кайта, дип очып йөридер. Күпме көтте бит ул аларны... күпме көтте... Ләкин күрмәде генә. Әйе, әнкәйнең бакыйлыкка күчкәненә дә 6 ел була. Казаннан туган авылыма кадәр 4 сәгатькә сузылган юл шушындыйрак хыяллар белән сизелмәде дә. Күземнән туктамыйча күз яшьләре тәгәри. Тыймыйм, хыялларымны да иреккә җибәрдем...
Менә без туган йортым капка төбенә кайтып туктадык. Ямь-яшел чирәм, ишек алды шундый зур, иркен! Баш очына ак яулыгын бәйләгән, онга баткан алъяпкычын таккан әнкәй йөгереп чыкты. «Балакайларым, кайттыгызмы. Ничек сагынганымны белсәгез икән», – дип безне җылы кочагына алды. Кечкенә генә булса да, күпме җылылык, наз, мәхәббәт сыйган анда. Хыялларымда өйгә узам. Нәкъ балачактагы кебек әнкәй зур табын корган. Анда нәрсә генә юк: бәйрәмгә кайткан һәр кунакны сыйларлык сый-хөрмәт. Өстәл түрендә самавыр кайнап утыра. Үләннәр салып, куе итеп чәй дә пешереп куйган, ипи дә салган. Өйгә таралган бәлеш исе борынны кытыклап тора. Ә әнкәй һаман оныклар белән мәш килә. Кайсын кочаклап, кайсын үбәргә белми. Бер үзенә биш онык бит!
Әй, хыяллар... Бер мизгелгә генә булса да чынга ашсагыз икән сез... Туган авылыма якынайганда тагын айнып киттем. Йөрәк дөп-дөп тибә. Бер-бер артлы кайткан машиналар акрынлап туган йортларына туктый башлады. Мин дә туган авылымның бер урамына борылдым. Капка төбенә дә килеп җиттем. «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел», дип язылган капкасына. Яшәл чирәм баскан икән зиарат ишек алдын да. Аллы-гөлле чәчәкләргә кунып-кунып, күбәләкләр куыша. Зиарат башында әби-бабам белән әткәй кабере каршы алды. «Сабан туена кайттык менә, әткәй. Синсез яшәүгә ияләшеп үстек. Әнкәйсез, туган нигезсез бик авыр...» Эх, ишетсәләр икән алар... Салмак кына әнкәй янына юл алдым. Ә хыялларым һаман иректә... Имеш, барыбыз да түгәрәк өстәл янына җыелыштык. Өч кызы, кияүләр, оныклар... Сагынышканбыз, сөйләшеп сүз бетми... Әнкәй тын да алмый безне күзәтә. Сөенеп, горурланып утыра безнең өчен…
Зиарат тау башындагы әнкәй каберен уратып алдык. Өч кызы, кияүләр, оныклар... Тынлык. Әткәй белән әнкәйнең рухына багышлап дога кылдык. Хыялларны да тыяр чак җитте. Балачактагы уйлар да бүгенгә кайтты. Сабан туе да бүтән икән... Юк, заманалар үзгәргәнгә түгел... Әнкәйсез булганга...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк