Логотип
Күңелеңә җыйма

Ркаил мәзәкләре

Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулланың шәхесләребез һәм замандашларыбыз турында мәзәк хәл-вакыйгаларга нигезләнгән миниатюраларын тәкъдим итәбез.

Диалог

Әдәби очрашуда сорыйлар:
– Ркаил исемме ул, әллә псевдониммы?
– Кем буласымны белеп, миңа тугач ук псевдоним кушканнар.

Тел стихиясе

Шактый озак тәнәфестән соң Зиннур Хөсниярның бик үзенчәлекле хикәяләр яза башлаган чагы.
– Хикәя язар алдыннан тел стихиясенә кереп китәр өчен, мин башта синең әсәрләрне укып алам, – ди ул Марсель Галигә.
Тегесе тыйнак кына әйтеп куя:
– Мин үзем дә шулай...

Шүрәле һәм Батулла

«Салават күпере» журналы хезмәткәрләре мәктәп балалары белән еш очраша. Берсендә нишләптер Шүрәле турында сүз чыга.
– Шүрәлене күргәнегез бармы? – дип сорый Ләбиб Лерон.
– Ю-ук! – дип җавап бирә балалар.
– Күз алдына китерәсезме аны?
– Китерәбез.
– Алайса, Шүрәленең рәсемен ясап, безнең редакциягә җибәрегез, – ди Нәсим Акмал.
–  Шүрәле уңай каһарманмы, киреме? – дип, балаларның теңкәсен корыта Ләбиб.
– Уңай.
– Ни өчен?

Балалар тынып калгач, сүзне шәрәфле кунак Батулла ала.
– Балалар, Шүрәле нәкъ менә миңа охшаган инде ул, киң күңелле, самими, кеше көлдерә...
Чыннан да, барысы да кычкырып көлә башлый.

Тавыш

Күренекле җырчы Рафаэль Сәхәби язучылар белән аралашырга ярата. Әдәбиятка гашыйк... Язучылар арасында исә җыр яратучылар, хәтта җырларга омтылучылар да бар. Мәҗлес-фәлән булса, кайберләре җырлап та күрсәтә. Аннары Сәхәбинең фикерен белергә телиләр: җырларга сәләт бармы, янәсе... Җырчыларның абруе югары хәзер. Күз уңында алар.

Беркөнне Хәбир Ибраһим да Сәхәбине интектерде:
– Тавышым бармы? – ди.
– Нишләп булмасын, – дип тынычландырды аны җырчы. – Сөйләшәсең бит... 

Табигый теләк

Язучыларның «Аккош күле» дачасында Хәбир Ибраһимны очраттым.
– Нишләп йөрисең?
– Мөдәррис Әгъләмне күрергә килдем, – диде ул. – Нигәдер соңгы арада үлеп алданасы килә...

Уңышлы җитәкче

Данил Салиховны Әдәбият фонды җитәкчесе итеп куйгач, эшләр шактый җанланды. Моңа өлкән язучылар да игътибар иткән. 
– Язучыларның балалары өчен чыршы бәйрәме уза! – диде берсе.
– Бәйрәм көннәрендә картларны җыеп мәҗлес үткәрә Данил! – диде икенчесе.
– Авыруларның хәлен һәрдаим белеп тора. Рәхмәт, егет! – диде өченчесе.

Данилның рәхәтлектән йөзе алсуланды. Мактауга кем генә эреми! Белгән кешеләрнең әйтүенчә, баш та әйләнә икән. Шуңамы, Данил әйтеп салды:
– Әле, на всякий случай, өч кабер ташына да заказ бирдем!

Борчылу

Совет заманында әдәбият-сәнгать әһелләре гел аралашып яшиләр иде. Ниндидер бер җыелыштан соң, шул аралашуны дәвам итеп, Разил Вәлиев, композитор Фасил Әхмәт, тагын кемдер ресторанда утыралар. Аралашу көчле була, өйләргә соң гына таралышалар.
Икенче көнне Разил Вәлиев Фасил абыйның хәлен белешеп шалтырата.
– Хәл әллә ни яхшы түгел, – ди композитор. – Яшерен кесәмдә 25 тәңкә бар иде, шул юкка чыккан.
– Рестораннан чыгып китәр алдыннан син аны туздырдың бит, күрше өстәлдәгеләрне дә сыйладың әле.
– Шулаймыни? – Фасил абзыйның тавышы көрәеп китә. – Алайса, мин аны хатын алып әрәм иткәндер дип бик борчылган идем. 

Кем бәхетлерәк...

Нәшер ителгән китапларның бер өлешен каләм хакы бәрабәренә авторның үзенә бирәләр. Мәсәлән, нәшрияттан күпмедер гонорар аласы бар икән, хакның яртысын ул китаплата ала. Үз китабы бит! Шул сәбәпле күп язучы хәзер алыпсатарга әверелде. Иң җайлысы – берәр җитәкчегә китапларыңны уптым сатып калдыру. Аннары ул аларны теләсә нишләтсен – синнән киткән, иясенә җиткәнме-юкмы, анда синең эшең юк. Хәбир Ибраһим да туган ягына кайткач, бер түрәгә китапларын тәкъдим иткән. Хәбир эшлекле кешеләр белән аралашырга ярата, бу таныш түрә дә, сүзне озакка сузмыйча (чөнки тәҗрибәле – аңа инде элегрәк Мәдинә Маликова белән Резеда Вәлиева китапларын сатып киткән булганнар):
– Ничә тәңкәлек? – дип сораган.
– Биш меңлек, – дигән Хәбир, уңайсызланып кына.
Түрә, бер сүз дә әйтмичә, кесәсеннән биш мең сум алып Хәбиргә сонган.
– Китапларны кайчан кайтарыйм соң? – дип сораган Хәбир.
– Вакланып йөрмә, үзеңдә калсын, – дигән түрә.
Бу турыда ишеткәч, Ләбиб Лерон Хәбиргә:
– Син бәхетле. Мин менә үз районыбызга китапларны кайтарып биргән идем, акчасының исе дә юк, – диде. – Ну егылып укыйлар инде.
Кем кайсы районда туып-үсә бит...

Кем кем өчен яза...

«Мәдәни җомга» газетасы редакциясенә Газинур Морат бүлмәсенә шактый дулкынланган Марсель Гали килеп керә.
– Тыңла, нәданым, – ди, – шәп мәкалә яздым. Өйрән! 

Мәкалә, чыннан да, марселанә сурәтләргә бай, парижанә купшы була. Соклануын яшерергә тырышып:
– Элек без бер-беребезгә шигырьләр укый идек, – ди Газинур.

Марсель Гали кибаранә елмая:
– Минем мәкалә дә шигырь кебек, туган.
– Синең бөтеркәле көяз телеңне аңларлык кешеләр бик аз калды шул, – дип уфтана Газинур, гадәттәгечә милләт гамен кайгыртып.
– Шулар җитә, – ди Марсель Гали. – Мин халык өчен язмыйм бит. Халык өчен язарга безнең хәзер хөкүмәт билгеләгән халык шагыйрьләре бар.
Соңрак ул үзе дә «халык язучысы» исемен алды.

Куркып алу

Бервакыт Ләбиб Леронда кунакта булып, куна ук калдым. Кунак – куна калучыны аңлата ич! Икенче көнне залдагы диванда уянып китсәм, хуҗабикә инде эшкә киткән, Ләбиб үзе кухняда таба чыжлатып йөри. Ә ике нәни кызы эчке бүлмәдән ишекне ачалар да карыйлар, ачалар да карыйлар. Аптырадым мин моңа. Беренче генә күрүләре түгел бит. Шуннан ишек артында Ләйләнең Айсылуга әйткән сүзе ишетелде:
– Әйдә, Ркаил абыйга карап тагын бер куркып алыйк әле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар