Логотип
Күңелеңә җыйма

Рәшә белән алдану (булган хәл)

Кайбер кешеләргә чынга ашмый калган хыялы белән яшәү хас. Нигәдер шул хыял чынга ашкан булса, ул бик бәхетле булган булыр иде. Ә болай, бөтен тормышы тоташ бәхетсезлектән тора кебек. Булганны бәяли белергә килгән сынаулар гына өйрәтә икән.

 

Минем өчен тормыш үзгәрде шул хыялның шартлавы белән. Күңелдәге әйләнмәле дөнья, югалтулар һәм үкенечләр, яңа башлангычлар һәм яңадан табылган бәхет – барысы да бергә үрелеп китте. Әйе, ул югалтулар, үкенечләр һәм ялган хыяллар белән яшәүнең бәясе югары иде. 
Ун ел бер егет белән очрашып йөрдем. Беренче мәхәббәтем иде. Сигезенче сыйныфта укыганда мәктәп дискотекасында таныштык. Ул вакыйга әле дә хәтеремдә: кояш батканнан соң, якты сары утлар, дәртле музыка һәм яңа дөньяга кергән кебек булганымны хәтерлим. Танышуның шушы мизгеле – минем өчен бөтенләй яңа башлангыч иде.

– Минем исемем Алексей, – диде ул, күзендәге очкыннарга карап, йөрәгем тизрәк тибә башлады.

– Мин Гөлнара, – дип җавап бирдем, оялып кына. Шул вакыт бөтенләй башка дөньяга очып китеп барганымны аңлап алдым.

Аннан соң тоташ романтика башланды: хатлар язышу, мәктәптә –тәнәфестә башкаларга сиздермичә, бармак очларыбызга гына тиеп үтеп китүләр... Бу вакытлар бөтенләй башка дөньяда иде. Безнең мәхәббәтебез өметләр, хыяллар һәм беренче үбешүләр белән үрелде. Күңелемдә бары тик шатлык һәм киләчәккә ышаныч бар иде. 

Без институтка укырга кердек. Паралар бетүгә, тизрәк күрешергә дип, үзебезнең паркка чабабыз. Диплом алмыйча өйләнешмибез, дип сөйләштек. Биш ел бик тиз үтеп китте. Гаилә кору турында сөйләшә башладык. Бәхет кошын тоткандай, куанып йөргәндә әтинең сүзләре җанны кисте дә төшерде.

Ул көнне әти минем белән җитди сөйләште:
– Ул синең уен гына булмадымыни? Син аңа кияүгә чыкмыйсыңны беләсең дип уйлый идем. Мин нәрсә дип үстердем сине? Безнең гаиләгә башка милләт кешесе кермәячәк, мин бу хәлне ничек тә кабул итә алмыйм.
Әтиемнең тавышында бернинди бәхәскә урын калдырмый торган кырыслык иде. Ул әйткән сүзгә каршы килү гадәте безнең гаиләдә юк иде. Әни мине якламады. Җанымны сызлатып еладым, әмма аның сүзләренә каршы килергә көчем җитмәде.
– Әти, зинһар, аңла! Мин аны яратам! – дидем.


Әти мине тыңламады. Ахырда егетемә барысын да сөйләп бирде. «Әйдә, әти-әнигә әйтмичә генә язылышабыз, яши-яши кабул итәрләр әле», – дидем. Әмма ул үзгәрде. Әйтерсең, әти сүзләрен көткән кебек, бөтенләй башка кешегә әйләнде. Әтидән курыкты микән, белмим.
Без аерылыштык. Хыялларымның юкка чыгуы шулкадәр авыр булды, мин аны тормышымның иң зур үкенече итеп кабул иттем.

Башка беркемгә кияүгә чыкмыйм, дип антлар эчтем. Әмма күңелемдә үсеп киткән ачулануларым, үкенечләрем михнәт бирде. Әтиемә, егетемә үч итәсем килде. Үч алу җаен да таптым, имеш: беренче очраган кешегә кияүгә чыктым. Зурлап туй үткәрдек. Туйның икенче көнне үк утырып еладым. Бу кешене яратмыйм бит, ничек яшәрмен, дип уйладым. Яратмаган кеше белән яшәү авыр иде, әмма бу юлны үзем сайладым.

Бер-бер артлы ике кыз бала таптым. Тик беренче мәхәббәтемне сагынудан туктамадым. Ул вакытларда ваннага кереп, суны ачып үземне тынычландыру өчен кычкырып елаганым да булды. Яратмаган кеше белән яшәү авыр иде. Мин моны кабул итә алмадым, ләкин яшәдем. Беренче тапкыр талашканымны әле дә хәтерлим. Ул миңа шундый каты кычкырды, мин калтырап төштем. «Мин сине яратмыйм!» – дидем... эчемнән генә.
Җан авыртудан еладым да еладым һәм агрессив кеше белән яшәгәнемне аңладым. Тагын да йомылдым. Без артык сөйләшми дә башладык. Ирем белән бер түбә астында яшәсәк тә, бер-беребез өчен ят кешегә әйләндек. Ул ярты елга командировкага китте. Баштагы айларны рәхәт чиктем. Аннан нигәдер сагына башладым. Кызлар әтиләрен бик сагынды. Ул әйләнеп кайткач, тормышыбыз башка көйгә китте кебек. Мөнәсәбәтләребез җылынды, әмма барыбер ныклап ачыла алмадым. 


Өч елдан соң әнидә яман шеш авыруы таптылар. Тагын авыр вакытлар... Бу стресс тагын иремнән ерагайтты. Анда юаныч тапмадым. Ул мине аңламый кебек тоелды. «Сиңа аерылырга кирәк, сиңа аерылырга кирәк», – дип әйтә идем үземә. 


Тагын өч елдан җан авыртуым шартлады. Миндә яман шеш авыруы таптылар. Диагнозымны белүгә, иремә: «Кит! Авырлыклар күп булачак, минем белән интекмә», – дидем. Ул китмәде. Авыру, ямьсез, чәчсез хатынга әйләндем. Ә ул минем янда калды. Тик кырыслыгы үзгәрмәде. Берсендә машинада барганда авыру әнием янында миңа җикеренде. Минем дә сабырлыгым бетте. Без кычкырыштык. Нәтиҗә: аңымны җуйдым. Мине паралич сукты. Сул ягым бөтенләй хәрәкәтсез калды. Авызым, йөзем кыйшайды. Ирем янымда булса да, юатып, көйләп йөрмәде. Мин авырыйм, минем бар җирем авырта, син мине аңламыйсың, мин сине яратмыйм, мин сине күралмыйм, дип, һаман эчемнән кабатладым. Әмма бергә яшәүне дәвам иттек.


 Реабилитацияләргә йөри-йөри элекке хәлемә кайта алдым. Әмма мине яңа авырлыклар көткән булып чыкты. Ел башында кисәк кенә – әтием, аннан соң авыру әнием мине ташлап китте. Тән авыртуына түзеп була, җан авыртуына түзеп булмый икән ул. Мин тома ятим. Минем беркемем дә юк! Бу уй башымнан бер минутка да чыкмады. Депрессия башланды. Җаным тулы үпкә: иремә, әтиемә. Әтигә иң зур үпкәм. Шул чакта мине яраткан егетемә кияүгә биргән булса, бик бәхетле яшәгән булыр идем, бу авырулар да килеп чыкмас иде дип уйладым. Бәхетемә киртә куйган мәрхүм әтиемне ачуландым да ачуландым. Чираттагы тикшеренүләрдә метастазлар барлыкка киткәнен әйттеләр. Яңа ел алдыннан операция ясадылар. Хатын-кыз булудан туктадым: барлык хатын-кыз әгъзаларымны алдылар. Хәтта сабыебыз булачак кечкенә кан бөртеген дә... Инде бала да таба алмаячакмын, гомумән, мин хатын-кыз түгел, дип еладым. Мин инде беркем түгел, кит янымнан, интекмә минем белән, дисәм дә, ирем китмәде. Авыру, ямьсез хатынын тәрбияләде. Кырыслыгы да югалды кебек. 


Ул, бәлки, кырыс та булмагандыр, хыялларымда яшәп, аны үзем җүнсезгә чыгарганмындыр дигән уй хастаханәдән чыгып өйгә кайткач килде. Менә бит янымда, үзенчә тәрбияли... Аңа башка күзлектән карый башладым. Ул миңа хисләрен күрсәтергә курыккан, салкынлыгым аны үземнән үк ерагайткан... Җылылыгымны тоеп, ул да миңа башкача мөгамәләдә була башлады. 14 елдан соң без якынайдык. 


Бүген... бүген мин бәхетле хатын, бәхетле әни. Әйе, авыруым белән көрәшәм. Әмма мин беренче тапкыр үземне көчле итеп тойдым. Авыруым китәчәген дә беләм, чөнки эчемдә үпкә дә, иремә, әтиемә карата тискәре эмоцияләр дә юк. Әтинең каберенә барып аннан гафу үтендем. Догалар өйрәндем. Көн саен дога укыйм һәм иремнең эштән, балаларның мәктәптән кайтуын көтәм. Әле эшкә чыкмадым. Элек эшсез тормышымны күз алдыма да китерми идем, ничек тә өйдән чыгып китәсем килә иде, хәзер, киресенчә, өйдә генә буласым, якыннарымны сөендерәсем килә. Үземне әрлим, күпме гомеремне әрәм итеп, чиргә уралдым. Ә мәхәббәтем... дөресрәге, беренче мәхәббәтем. Ә ул тормышымны җимерә торган наркотик кына булган. Аның турындагы ялган татлы хыялларга үз-үземне ышандырып яшәгәнмен. Ул ярату да булмаган инде. 


Хәзер уйлыйм: нишләп үземне яратканны яратмаганмын. Күзләрем кайда булган?! Күзләремне ачар өчен шушы сынауларны үтәргә туры килде, кызганыч. Иремә рәхмәтлемен. Мине түзеп яшәгәне, кызларым өчен, мәхәббәте өчен. Тормышта һич кенә дә үкенеп яшәргә ярамый икән. Әгәр дә хыяллар чынга ашмаса, бәхетле булыр өчен башка хыялларны төзергә кирәк икән...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар