Сүзебез Роза исемле бәләкәч кошчык турында барачак...
Роза Казаннан ерак түгел бәләкәй генә бер авылда туды. Әнисенә охшап кара чәчле, кара калын кашлы, шомырттай кара күзле иде ул. Әти-әни өчен сабыйның сәламәт булып үсүе мөһим, шуңа, бала телиме-теләмиме, вакытында ашатырга, йоклатырга тырышалар. Роза гиперактив бала булса да, ашарга яратмады. Ботканы, ашны бер генә кашык кабып карый да йөзен җыера иде. Дөньяда була бит ашарга яратмый торган балалар. Розаның әнисе Җәмилә колхоз ашханәсендә повар булып эшли: яше 30 да гына булса да, үз яшеннән ун яшькә олы күренә. Хатынның гәүдәсе дә пешекчеләргә генә хас булган аппетитлы формада, битләре дә мичтә яңа гына пешеп чыккан кабартма кебек алсуланып, кабарып тора. Гәүдәсе дә, Аллага шөкер, 120 килограмм. Җәмилә үзе авыл медпунктында шикәр чире белән табибларда исәптә тора.
Район үзәк хастаханәсеннән квартал саен авылга автобуска утырып табиблардан торган комиссия килә. Алар арасында хирурглар, онкологлар, окулистлар, гинекологлар бар. Профессор, фән кандидатлары әбиләр, бабайлар, сугыш, хезмәт ветераннары, апа-абыйлар, балалар өчен бушлай консультация уздыралар.
Бер уйласаң, авылда яшәүнең уңай яклары бар – шәһәр кешесе табибка каралырга эләгер өчен бер ай алдан талон ала, чиратларда торып вакыт уздыра. Ә авылда халык табибка йөрергә яратмый. Авырып китсә дә хастаханәгә барырга ашыкмый, гәүдәсе чирдән куырылып, авыртуга түзеп тора алмаслыкка әйләнгәч кенә медпункт ишеген ачып керә. Халык авылда эшләргә, яшәргә өйрәнгән, хасталанып ятакта ятарга аның теләге юк, вакыты да чикле. Чөнки кешеләрнең хуҗалыкта тавык чүпләп бетермәстәй эше көтеп тора: малларны көтүгә куасы, бакчада эшлисе, ашарга пешерәсе, мунча ягасы, кер юасы, терлекне көтүдән каршы аласы, сыер савасы, каймак аертасы, май язасы... Тагын әллә ниләр, язып та тормыйм, авыл кешеләре үзләре санап китәр! Шуңа да, табиблардан торган комиссия киләсе көн якынлашканда, авыл фельдшеры, калын тышлы журналын култык астына кыстырып, йорттан-йортка кереп йөри, авыруларны барлый. Кайберәүләр табиб киләсен белеп, капкаларын эчтән бикләп куя. Наилә ханым капка ачылганчы кулындагы калын таяк белән капка тимерен «дап-доп» кагып тора. Тимер баганага имән агачыннан эшләнгән таяк белән бәргән тавыш завод диварларыннан ишетелгән станоклар тавышыннан бер дә ким түгел. Ачы тавышка түзәлмичә, йомырка өстендә утырган каргалар ояларын ташлап күккә күтәрелә: каркылдап, кара тузан болытын хәтерләтеп, авыл өстеннән очып йөри башлый. Әйтерсең бу кошлар чебеш урлап очып киткән карга артыннан җилдерүче малайдан качалар, барлык тирә-юньне «кар-кар» дигән тавышлар басып китә...
Авыл фельдшерыннан тиз генә кача алмыйсың, Наилә ханым тимер капкага сугып торудан туктап, җил генә койма өстенә дә менеп китәргә күп сорамый, бер минут эчендә ишегалдына сикереп тә төшә. Авылда гомер итсә дә, җиңел атлетика буенча спорт мастеры ул. Студент елларыннан йөгерү ярышларында катнашып призлы урыннар алган кеше. Наилә ханымны хәтта Мәскәү журналистлары да эзләп килде, аның турында зур тапшыру эшләп киттеләр. Бер атна буе авылда мунча кереп, җылы сөт эчеп, елгада коенып, кызынып китте Мәскәү журналистлары. Аларны авыл халкы бар булган күчтәнәчләрен биреп озатып калды: бавырсак, чәкчәк, авыл мичендә пешкән кайнар ипи, йомырка, каймак, хәтта җылы оекбашлар, шәлләр бәйләп бүләк иттеләр. Рәхмәтләр әйтеп, татар авылыннан бик канәгать калып юлга кузгалды Мәскәү журналистлары, киләсе елга Сабан туена кайтырга да теләк белдерделәр. Китүен киттеләр, тик «Россия» каналыннан авыл, табиб турында тапшыру гына күрсәтелмәде. Әллә камералары ватылып, брак төшергәннәр – сәбәбен беркем белмәде. Кайберәүләр район хакимияте Мәскәү журналистлары сораган 2 миллион акчаны күчермәгән, шуңа тапшыру эфирга чыкмаган дигән имеш-мимешләр таратты. Сәбәбен бер Аллаһы Тәгалә генә белә.
Яше 60 ка якынлашса да, Наилә ханым көн саен әче таңнан торып, әрәмә буйларыннан йөгереп кайта. Көтү куарга чыккан абый-апаларны «физкульт привет!» дип сәламләп йөгереп китә икән авыл фельдшеры...
Менә шул үзе спорчы, үзе табиб булган Наилә ханым йорттан-йортка кереп, дәфтәрендә кешенең исем-фамилиясе язылган графа янына кул куйдырып, «киләм» дигән сүзне дә яздырып йөри. Үзенә күрә медицина оешмасы белән пациент арасында төзелгән шартнамә була инде ул. Килешенгән вакытка табиблар каршына бармый кара, фельдшер яшен тизлегендә яныңа килеп җитәчәк, бер сәгатьлек нотык тотачак. Сыерың да савылмый калачак, ашың да пешмәячәк! Наилә ханым үз эшен бик яратып, бар күңелен биреп башкара. Төнлә уятып сорасалар да, кайсы йортта нинди авыру яшәгәнен яттан әйтеп бирүче алыштыргысыз фельдшер ул!
Бала тапкач, ашханә повары Җәмиләнең диабеты 1 нче стадиядән 2 нчегә гә күчте. Авылга чираттагы комиссия килгәч, Наилә ханым Җәмиләне ат арбасына утыртып медпунктка алып барды. Табиблар хатынның йөрәк тибешен тыңладылыр, пульс, кан басымын тикшерделәр. Кан, сидек анализларын карагач, комиссия консилиумга җыелды: кичекмәстән хатынны диетага утыртырга дигән нәтиҗәгә килделәр. Җәмилә табиблар белән килешеп, диетага утыруны хупласа да, түземлеге озакка җитмәде. Бер атнадан соң инсулин уколы урынына каймак ягып ипи, кыздырылган бәрәңге ашый башлады.
Хатын-кыз таза гәүдәле, апетитлы булырга тиеш дип саный Җәмилә. Аңа бит ире Рәшит алсуланып торган кабарынкы битләре, күзләрне камаштырган сусыл иреннәре, мул күкрәкләре, сыгылмалы фигурасы өчен гашыйк булды. «Хатын-кыз ябык булмасын, рәхәтләнеп кочып ятарлык булсын», – ди ире. Рәшит үзе ябык гәүдәле, буе баскетболистлардан калышмый – 1 метр 90 сантиметр. Әллә инде үзе талдан нечкә булганга, ир тулы гәүдәле хатынны сайлаган. Буйдамыни хикмәт: авыл матурларны, сылуларны түгел, эшкә уңганнарны ярата. Ә Җәмилә белән Рәшит кешеләр көнләшерлек итеп яши бирә: ире аракы эчми, тәмәке тартмый, тапканын хатынына алып кайтып тоттыра. Шәхси оешмада тракторчы булып эшли. Йортка салам-печәнне төяп алып кайта. Абзарлары тулы мал-туар, бакча тулы яшелчә. Аллаһның рәхмәте белән мәхәббәт җимешләре дә туды, аңа Роза дип исем куштылар. Сүзебез шушы бәләкәч кошчык турында барачак та инде...
(Дәвамы бар.)
Фото: Изображение от freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк