Минемчә, Әнигә матур, җылы сүзләрне бәйрәмнәрдә, билгеле бер көннәрдә генә әйтергә кирәк түгел. Ул сүзләрне мин үз әниемә көн дә әйтергә әзер. Минем әнием – Сабирҗанова Гөлсинә Рәфкать кызы. Хәзерге вакытта Татар Ялтаны авылында физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәптә тәрбияче булып эшли. Авыр да, җаваплы да аның эше. Мин аңа сабырлык телим.
Әнием үзе дә шушы авылда – Чистай районының Татар Ялтаны авылында туып-үскән. Хәтерлим әле, кечкенә вакытта еш кына гел бер сорау бирәләр иде: «Әниеңне яратасыңмы?» Әнине яратмыйча була димени!? «Яратам!» – дим. «Нәрсә өчен яратасың соң?» – диләр. Белмим, ул вакытта ничек җавап бирелгәндер, хәзер булсам, «минем әнием булганы өчен яратам», дип җавап бирер идем. Әниләрне ниндидер сыйфатлары өчен генә яратмыйлардыр инде ул. Шулай да, әниеңнең иң-иң берәр сыйфатын аерып әйт әле, дисәләр, мин аның гаделлеген атар идем. Кирәк чагында кирәк сүзне дә әйтә белә ул. Кирәк чагында ачулана да, кирәк чагында мактый да. Кирәк булса, «күктән җиргә дә төшерә».
Әниемә нинди генә матур сүзләр әйтсәм дә, мине шушы дөньяга тудырганы, үстергәне, тәрбияләгәне, тормышта дөрес юлны күрсәткәне өчен барыбер дә аз тоелачак. Минем хәзерге дәрәҗәм дә, эшләгән эшем дә, гаиләм дә – барысы да әнием ярдәме белән ирешелгән. Минем өчен сәхнәгә юлны да әнием салды, дисәм, һич арттыру булмас. Чөнки ул үзе дә 17 ел буе авылыбызның Мәдәният йорты мөдире булып эшләде.
Әнием, чын йөрәгемнән рәхмәт әйтәм сиңа. «Әнием» дип дәшәрлек кешем – син булганга, мин шулкадәр бәхетле. Әниләр Көне белән котлыйм сине, Әнием! Сиңа иң зур теләгем – күңелең тыныч булсын, сау-сәламәт булып, оза-а-ак еллар безне куандырып яшә.
Әле менә шушы юлларны язганда, күңелемә бер җыр сүзләре килде:
Кояш, кояш, мәңге балкый,
Мәңге нур сибә.
Кояш гомере телим мин,
Әнием, сиңа!
Әнием, мин сине бик тә-бик тә яратам!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Хэрбер Ана шундый инсафлы тэртипле бала устерсен иде
0
0