Логотип
Күңелеңә җыйма

Ничек бәхетле булырга?

Бервакыт юри генә: «Нәрсә ул бәхет?» – дип сорадым. Иң алда утырган сиксән яшьләрдәге әби иңнәрен генә сикертеп куйды. Шушы яшькә җитеп тә бәхетнең ни икәнен белмәгәч, әйбәт тә түгел бит инде... Башкалар да рәтле җавап таба алмады. Берничә очрашуда шушы хәл кабатланганнан соң, шуны ачыкладым – бу сорауга җавапны үзем дә белмим икән бит.

Һәртөрле очрашулар вакытында миңа төрле сораулар яудыралар, мин җавап тапкан булам, ә ахырда җыелган халыкка үзем дә берәр сорау бирәм. Бервакыт юри генә: «Нәрсә ул бәхет?» – дип сорадым. Иң алда утырган сиксән яшьләрдәге әби иңнәрен генә сикертеп куйды. Шушы яшькә җитеп тә бәхетнең ни икәнен белмәгәч, әйбәт тә түгел бит инде... Башкалар да рәтле җавап таба алмады. Берничә очрашуда шушы хәл кабатланганнан соң, шуны ачыкладым – бу сорауга җавапны үзем дә белмим икән бит.
Без бәхет дигән төшенчәгә әллә никадәр фәлсәфи төсмерләр бирәбез. Аны барлык теләкләрнең берьюлы кабул булуы, бөтен уңышларның, бөтен рәхәтлекләрнең иң югары ноктасы диебрәк кабул итәбез. Тагын хыялыбыз ирек биргән дәрәҗәдә әллә ничекләр катлауландырып бетерәбез һәм шул хыяллар арасында үзебез дә адашып калабыз. Нәтиҗәдә, бәхет үзе дә бер хыялга әверелә. Һәм бу бәхет бар, кайдадыр бик якында гына, әмма аңа ирешү берничек тә мөмкин түгел кебек тоела. Бераз куркыныч та. Соң ул бәхеткә ирешкәннән соң тагын ничек яшисең? Нәрсә эшлисең, кайда омтыласың? Бәхеткә ирешкән кеше иң биек кыяның иң очына менеп төшәлми утырган бәндә кебегрәк тоела. Дәлше менәр хуты юк, ә төшү – куркыныч. Шушы курку безне бәхетле булудан тыеп кала. Аны кичектерәбез. Без бәхеткә омтылырга гына тиеш, ә аңа ирешү мөһим түгел дип уйлыйбыз. 
Әле «халык бәхете» дигән сүз дә бар. Монысы инде бөтен кешеләрнең уртак теләкләре кабул булу сыманрак нәрсәдер. Әйтик, бөтен кеше тук яшәргә тели, теләкләре кабул була. Алар бәхетле. 
Менә бүгенге чор. Кеше бай яши. Узган гасыр авылында күтәрмәле чабата кигән кеше бай булып саналса, бүген иң соңгы хәерче дә чабата кими. Ашау-эчү ягы да ничава. Әмма беркем дә үзен без бәхетле халык дип әйтергә ашыкмый һаман...
Миңа кайчагында болай тоела. Кеше бүген үзенә килгән уңыштан бигрәк, күршесенә килгән уңышсызлыкка ныграк шатлана. «Әһ-һә, әлләкем булырга теләгән идеңме, бернәрсәң дә барып чыкмады. Ярык тагарак алдында калдың. Вәт шул кирәк сиңа!» – дип сөенә ул, әйтик, банкротка калган күршесенә карап. Бу тойгы һәркемдә дә диярлек бар. Һәркем эченнән генә күршесенең (көндәшенең, дошманының, дустының) уңышсызлыкка ирешүен тели. Тегеңә килгән фәкыйрьлек фонында үзе бай булып күренер кебек тоела. 
Ә хәзер күз алдына китереп карыйк. Кешеләрнең шушы уртак теләкләре тормышка ашты, ди. Бөтен кешенең күршесе үзеннән фәкыйрьрәк, ди. Ну?..
Гомумән, «халык бәхете» дигән сүз ничектер сәер яңгырый. Бәхетле халык ул бәхетле кешеләрдән тора ич инде. Ә бәхетне һәр кеше үзенчә аңлый яки аңламый. Син, әйтик, бер ыштан алып киясең дә сөенәсең. Ә ул ыштан миңа ярамый – размеры туры килми, тегелеше ошамый, материалы бүтән һәм, гомумән, ул хатын-кызныкы. Бәхет тә шулай. Сиңа килгән бәхет миңа ярамый – размеры туры килми... Шул рәвешле, «халык бәхете» дигән төшенчә бөтен кешегә бертөрле ыштан кидергән сыманрак төсмер ала. 
Фәлсәфи яктан караганда, бәхет турында гомер буе язарга, гомер буе сөйләргә һәм бер карарга да килмәскә мөмкин. Монда артык сүз куерту түгел, ә математик төгәллек кирәк. Математика ярдәмендә бөтен нәрсәне дә аңлатып була. Әйтик, бер сәясәтче халык тормышы, гаделлек, намус турында фәлсәфә сата. Без аңа ышанып, бу бик гадел кеше икән, бик акыллы сүзләр сөйли дип утырабыз. Ә бухгалтер математика ярдәмендә тегенең барлык керем-чыгымнарын чутлап күрсәтә – һәм сәясәтчебезнең чын йөзе ачыклана. Сан янында сүз көчсез.
Бәхет ул – канәгатьлек тойгысы. Шөкер итә алу. Бу нәкъ менә укытучы куйган билге сыман.
Канәгатьләнү – «өчле», шатлану – «дүртле», бәхетле булу – «бишле». Һәм бу билге – тормышның һәр соравына тоткан җавабың өчен. Һәм иң мөһиме – бу билгене син үзең куясың. Буш амбицияләрдән, артык югары таләпләрдән арынган саен, бәхеткә ныграк якынаясың. 

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар