Игелек игелекне тартып китерә, явызлык – явызлыкны... Карма законы шундый...
Бу дөньяга без елап киләбез һәм түзә алмаслык сызланулар-авыртулар белән китәбез. Туганда язып куелган язмыш һәркемгә үзенең сынавын әзерләп куя. Кемгә аз, кемгә күп... Әмма адәм баласының берсе дә җәфа күрмичә гүргә керми. «Ни өчен гел миңа гына? Нинди гөнаһым бар?» Еш кына үз-үзебезгә шундый сорауны бирәбез. Җавабын гына таба алмыйбыз. Әйе, ник гел миңа гына шулай? Кайберәүләрне ул тууның беренче көннәреннән үк эзәрлекли башлый. Әни кеше, тудыргач та, баласын ташлый. Ә ташланган, әнисез сабыйның киләчәген күз алдына китерә аласыз инде. Баланы шәхес буларак «җимерү», бәясен төшерү шул минуттан башлана.
Ни өчен бу хакта сөйли башладым соң әле? «Элек кылганнарыңны белер өчен, хәзергеләренә әйләнеп кара. Чөнки бу синең үткәннең кармасы», – дип әйтелә «Бөек укытучыларның җиде серле пергаменты»нда. «Үзеңнең киләчәгеңне белер өчен, – диелә анда, – атна дәвамында ниләр эшләгәнеңне күз алдыннан кичер. Һәр кич йоклар алдыннан иртән һәм көндез башкарган эшләреңне исеңә төшер. Үткәнеңдә булган тискәре тәэсирдән котылуның иң үтемле юлы – читләшү. Бу үткән гомереңә битараф булуны аңлатмый, ә бәлки, аның нәтиҗәләреннән баш тартуга ишарәли. Игелекле эш һәрвакыт сиңа бары уңай тәэсир итәчәк».
Игелек игелекне тартып китерә, явызлык – явызлыкны... Кемгәдер игелек кылсаң, ул сиңа икеләтә әйләнеп кайта. Явызлык та нәкъ шулай. Ул озак көттерми. Бик тиз үкчәңә баса. Әлеге дә баягы карма законы шундый. Моннан без беркая да качып котыла алмыйбыз.
Игътибар иткәнегез бардыр: уңышлы, бай-мул тормышта яшәүче тора-бара тагын да байый, гөрләтеп яши. Ә менә проблемадан башы чыкмаган кайберәүләрне ул бертуктаусыз эзәрлекли. Әйтерсең, кеше йомык бер түгәрәк эчендә. Һәм ул инде аннан беркайчан да чыгып җитә алмас сыман. Боек күңелле кеше янында да, шат күңелле кеше янында да, һәрчак үзе шикеллеләр булыр. Җыеп әйткәндә, син үз тирәңә үзең кебекләрне тартасың!
«Әгәр дә начар, тискәре кешеләр белән мөгамәләдә икәнсең, алар синең тормышыңа тискәре йогынты ясаячак. Позитив кешеләр исә тормышыңны тагын да куанычлырак һәм бәхетлерәк итәчәк...» – диелә серле пергаментта. Хәер, тормыш тәҗрибәсе безгә шуны гел исбатлый, күрсәтә килә. Без шулай ук йөрәгеңдә йөрткән яшертен сернең кайчан да бер дөньяга сибеләсен дә, курыкканың барыбер бер алдыңа килеп басачагын да беләбез. Чөнки син аны инде күңелеңдә күптәннән йөртәсең. Һәм тагын бер мөһим нәрсә: кешене күралмау... Ул башкаларның гына түгел, үзеңнең һәм якыннарыңның тормышын да җимергеч көчкә ия. Шуңа да без уйларыбызны «дилбегәдә» тотарга тиеш. Аларның сүзгә әйләнүләре бик ихтимал. Әйткән һәрбер сүзең турында уйла. Алар гамәлгә ашарга мөмкин. Ә ул үз чиратында – гадәткә... Ә бу инде синең холкың, үз-үзеңне тотышың, дигән сүз. Ахыр чиктә, ул синең язмышыңны билгели.
«Һәрвакыт йөрәгеңне, эчке тавышыңны тыңла. Интуицияң сиңа ул тавышны ишетергә булышыр», – диләр белгечләр. Бәлкем, безгә гап-гади күренгән ул киңәшләргә колак салыргадыр?! Кылганың кайчан да бер кире үзеңә әйләнеп кайта. Берни дә юкка чыкмый, ул бары икенче төс ала. Карма дибез. Аны беркайчан да хөкем карары буларак кабул итәргә ярамый. Ләкин ул, башкарган эшләреңә карап, тормышыңа бик яхшы бер игелек яисә зур сынаулар алдына куярдай коточкыч бер явызлык булып килеп керергә дә мөмкин.. Кыскасы, халык мәкалендәгечә: ни чәчсәң, шуны урырсың...
Комментарийлар
0
0
"Игътибар иткәнегез бардыр: уңышлы, бай-мул тормышта яшәүче тора-бара тагын да байый, гөрләтеп яши". Әйтерсең дә ул байлыгын хәләл юл белән тапкан. Хәрам байлык нигә арта бара соң ул?
0
0
0
0
Даими укучы! Язмада суз хэлэл коч белэн юнэткэн кешелэрнен байлыклары турындадыр дип уйлыйм. Э хэрам мал ул кешене иртэме-сонмы барыбер проблемалар алдына китереп бастыра.
0
0
0
0
Мал тэрлечэ булырга мэмкин нишлэп хезмэтен кергэн мал хэрмэт булырга тиеш
0
0