Логотип
Күңелеңә җыйма

Мондый күршедән Аллам сакласын

Моннан бер биш-алты еллар элек каршыбыздагы буш торган йортны бер гаилә сатып алды. 26-27 яшьләрендәге бер улы булган 53 яшьлек ялгыз хатын.

Бу йорт инде күптәннән хуҗасыз булып, тузып ята иде. Хуҗалары булгач, матурларлар, яңартырлар, безгә дә йөрешергә күрше булыр дип бик сөендек. 
Бер генә нәрсә бераз сагайтты: яңа күршеләр инде тугыз тапкыр яшәү урынын алмаштырган икән. 

Яңа күршебез белән яшьләребез бер чама булганга микән, алар күченеп кайткан көннең иртәгәсен үк бик җиңел генә аралашып киттек. Ул әле газ плитәсен көйли алмауларыннан, мондагы плитәнең бигрәк иске булуыннан зарланып алды. Соң, ничек иске булмасын, анда егерме еллап кеше тормый бит инде. 
– Безгә кереп пешерегез, – дидем мин, ничек тә ярдәм итәсем килеп.
– Ризыгың булса пешерерсең, – диде яңа күршем. – Әле суыткычны да иртәгә генә китерәләр. Аңарчы бернәрсә алып куеп булмый, бөтенесе бозылачак...
– Карагыз әле, алай булгач, әйдәгез, кереп ашап чыгыгыз әле безгә, – дидем. – Дөрес, ашны кичә кичтән пешереп куйган идем. Кичәге аш димәсәгез...
Тәкъдимемне яңа күршем бик куанып кабул итте. Озак та тормады, өрлек кадәр улын ияртеп кереп тә җитте. Юк, гаеп итеп әйтүем түгел, болай, картина тулы булсынга гына әйтәм. Кичәге итле ашны җылытып, идән астыннан тозлы кыярларымны алып менеп, сөтле чәйләр ясап эчертеп, тамакларын туйдырып чыгарып җибәрдем. Кичкене ашарга керегез, дип чакырып калдым. Плитәне яңасына алмаштырганчы дигән булып, әле шулай өч көнләп бездә ашап йөрделәр. Аннары барыбер ул плитәне алмаштыручы булмады, әле дә шуның белән яшәп яталар.

Шимбә көнне малайлар кайтасы иде. Безнең ике малай, бер кыз. Кызыбыз әле үз яныбызда, сигезенче класста гына укый, ә малайларның икесе дә Казанда Шимбә-якшәмбегә авылга эш эшләшергә, мунча керергә кайталар. Алар кайтышка дип мунчага төртеп җибәрдем. Һавага тәмле төтен исләре чыгарып, мунчам матур гына дөрләп китте. 
Берзаман бик каты итеп ишек шакыганга чыксам, баскычта яңа күршем басып тора. Елмаеп исәнләштем. Берәр йомышы бармы әллә дип белешмәкче идем, бер сүз әйтергә өлгермәдем, күршем мине пыр туздырып сүгеп атмасынмы!
– Мунчагызның төтене бөтен өйгә тулды. Минем аллергия, тыным бетә. Менә хәзер приступларым башланса, белмим, нишләрсез. Сез генә гаепле булачаксыз. Мин хәзер участковыйны чакыртам! – дип җикеренергә тотынды. Авызымны ачтым да каттым. Авылда туып-үсеп, гомер буе авылда яшәп, әле моңа кадәр берәүнең дә мунча төтенегез комачаулый дигәнен ишеткәнем юк иде.
– Форточкагызны ябыгыз инде алайса. Төтен керә дип, без мунча якмый яшәргә тиеш булабызмы сезнеңчә? – дидем аптырап. 
– Нәрсәне ябарга, нәрсәне ачарга икәнен миңа өйрәтмә, яме! Үзем белермен! Мунчаны аны җилсез көнне генә ягалар. Законы шундый аның, беләсең килсә! Хәзер участковыйны чакыртып, штраф суктырам, – дип, миңа янавын дәвам итте теге.
– Морҗасы бер кызгач, төтене алай тузгымый аның, хәзер бетә, – дидем мин. – Үзегез дә кереп, юынып чыгарсыз. Әле сезнең мунчаны ягарлык хәлгә китерәсе бардыр, – дидем мин күченүчеләргә кабат игелек эшлисем килеп. 
Күршем күзгә күренеп үзгәрде. 
– Гафу ит инде, җаным. Астма башланмагае дип куркам шул, – дип, 180 градуска борылып сөйли башлады. – Юынып чыксак, әйбәт булыр иде. Өйдә җылы суы да, юына торган җире дә юк. Бер дә юньле йорт булмады әле бу. Ник кенә алганбыздыр... Әйттем улыма... Бу авылда бер юньле кешесе дә юк икән...
Ә мин инде боларның ни өчен тугыз тапкыр яшәү урынын алмаштыруларын аңлый башладым.

Кич үзебез юынып бетергәч, мичкә тагын бер кочак утын ыргытып, бакларга су өстәдем дә, күршеләргә юнәлдем. Башта үзе, аннары улы кереп, бакның төбенә төшкәнче рәхәтләнеп юындылар. Башына сөлгесен урап, кып-кызыл булып мунчадан чыккан күршемне чәйгә чакырдым. Малайлар кайткан хөрмәткә дип өчпочмаклар пешергән идем. Рәхмәтләр укый-укый ашады. Берничә өчпочмакны тәлинкәгә салып, улына күчтәнәчкә дип тә биреп чыгардым. 

...Акрын гына көзләр җитте. Күршем авылдагы кибеткә эшкә кереп эшли башлады. Улы исә Казанга китеп урнашты. 

Авыл җире. Ялгыз хатын. Катырак җил чыкса, әле уты сүнә, әле газ миче кабынмый. Ярдәм сорап, йөгерә дә безгә керә, йөгерә дә безгә керә. Ирем өзелгән ут чыбыгын ялгап бирә, сүнгән мичен кабыза, су тамчылаган кранын алмаштыра... Кергән саен мин ун йомыркасын, ярты литр сөтен, үзегезнең бәрәңгегез юк, дип, бәрәңгесен тоттырып чыгарам... Ачуым килеп, күпсенеп әйтүем түгел. Авылда шулай күршең белән хәбәрләшеп, ярдәмләшеп, бер-береңә булышып яшисең бит ул. Безнең әти-әниләр дә шулай яшәде, аларның әти-әниләре дә... Күршеләр һәрвакыт туганыңнан якын булдылар. 

Ул елны кыш бик буранлы булды, кар күп яуды. Без яшәгән урам тар гына. Трактор карны эттереп китсә, капка төпләренә чана шуарлык булып тау өелә. Капкаңны ачып чыгар өчен, койма өстеннән төшеп, башта шул тауны көрәргә кирәк. 
– Кабахәт! – диде күршем тракторчыны сүгеп! – Оятсыз! Башы беткере! Ул урамны гына эттереп китәргә тиеш түгел, капка төпләрен дә ачарга тиеш. Әллә мине законны белми дип уйлыйлармы? Бик яхшы беләм мин законны!
– Әй, урамны ачкан өчен рәхмәт диген инде. Колхоз тракторы түгел бит ул аның, үз тракторы. Авылдашларга ярдәм булсын дип кенә йөрүе. Бу сүзләрне ишетсә, безнең урамга бөтенләй дә кереп тормас аннары, – дидем мин тракторчы егетне яклап. Чыны да шул бит, яклап та торасы юк.

Бу яңа күршеләр бөтен нәрсәдән, бөтен кешедән бары гаеп кенә эзли торган бәндәләр икән. Син аларга күпме генә яхшылык эшләсәң дә, яхшылыгыңны бар дип тә белмиләр. 

Шул ук кышны күрше белән зур низаг чыкты. Карны куяр урын калмагач, зур ләгәнгә тутырып, тыкырыкка илтеп бушатабыз. Тыкырык яңа күршеләрнең янәшәсендә. Гомер буе артык карны шунда түктек, беркайчан беркем сүз әйтмәде. 
– Карны безнең буйга түкмисез бүтән, – дип иремнең юлына аркылы төшкән бөркөнне. – Яз көне эрегән бөтен суы безнең бакчага агачак.
– Сезнең бакчага керми ул, анда рәшәткә буйлап канау казылган. Тыкырыктан елгага гына агып төшеп китә, – дип аңлатып караган булган ирем, кая инде аны тыңлап торсын шулай «законнарны күп белсә» дә күрше белән тынышып яшәүнең ни икәнен белмәгән хатын.
Күршеләргә зыян китерә торган булса, без анда үзебез дә түкмәс идек карны. Гомер буена яшәгәч, беләбез бит инде: яз көне бөтен кар суы канаудан елгага гына ага. Ул канауны ирем ел саен чистартып, тирәнәйтеп тора. Бар, аңлатып кара син аңа шуны! 

Малайлар капка төбендә машина юды берсендә. Шуны видеога төшереп, участковыйга чаккан. Үзе исә капка төбенә чыгып, тавыш куптарды. Имеш, машина юган су аның капка төбенә кадәр килеп җитә хәзер. Каян килеп җитсен инде? Ике арада машина юлы бар әле. Безнең урам бераз үрле булгач, үрдән түбәнгә ага бит ул су. 

Түзмәдем, чыгып, барысын да йөзенә бәреп әйттем:
– Әле кайткан гына шәпкә бездә ашап-эчеп яттыгыз. Мунча яксам, мунчамнан калдырмадым. Утың сүнсә – кабыздык, газ мичеңне – үрләттек, суга безгә кердең, түбәгезне ябыштык, районга барасы булсаң – машинага утыртып алып бардык... Йомыркадан, сөттән, бәрәңгедән өзмәдем – шуларның барысын да оныттыңмыни? – дидем. – Тугыз тапкыр күченгәч, бик шикләнгән идек. Дөрес шикләнгәнбез, сезгә беркем дә чыдап яши алмый, шуңа күрә куганнар икән сезне. Моннан соң без дә аң булырбыз, алай ярдәм кулы сузарга гына тормабыз, – дидем.
– Синең ярдәмеңә калмаган, әллә үзегезне Алланың кашка тәкәләре дип белдегезме? Баегансыз, тавышыгыз бөердән чыга. Безнең ише ярлы кешене кешегә санамый башлагансыз, – дип, мыдыр-мыдыр сүгенеп калды, тыңлап тормадым, капканы шартлатып ябып, ишегалдына кереп киттем.

Әле беркөнне ирем әйтә: «Тегеләр йортларын сатарга куйганнар. Миллион ярым сорыйлар икән, – ди. – Мондагы күршеләргә чыдап яшәп булмый, авылда бер юньле кеше юк, дип сөйләнгән». 
Кибеттә бөтен кеше белән кычкырышып беткәч, куып чыгарганнар иде инде аны. Улын да Казаннан куып кайтардылар. «Мин чирле, миңа күп итеп эшләргә ярамый», – дип әйткән, имеш. Хәзер аналы-уллы бездән 12 чакрымдагы башка авылга йөреп эшлиләр иде, шул авылдан бер йорт аласылар икән. 
Берүк, Аллаһының «амин» дигән сәгатьләренә туры килеп, китеп кенә бара күрсеннән. Мондый күрше белән йортың түгел, каберең якын булмасын. 


 

Теги: мөнәсәбәтләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар