Үз гомеремдә беренче һәм соңгы тапкыр редакциягә хат язуымдыр бу.
"Улларым өшегән, ирем асылынган”ны укыдым да уйладым, укыдым да еладым.
Миңа иңде алтмыш тулып килә. Без буйга җитеп, кияү куенына керер вакытта, сугыш беткәнгә инде ун еллап гомер узган иде. Эчүчелекнең гөрләп чәчәк аткан мәле. Ир-ат сугышта күпләп кырылды, ә исән кайтканына игътибар зур иде. Алар шуңа аркаланып, хатын-кызны теләсә ничек кадерсезләделәр. Теләсәләр — яшәделәр, теләмәсәләр — аерып җибәрделәр. Бергә торган тәкъдирдә дә, кыйналып, кан-яшь түгеп, тормыш йөген берүзе тартты хатын-кыз. Һич арттыру, дип кабул итмәгез, ишеткән-күргәнне генә түгел, үзем кичергәнне сөйлим. Әйе, Әюп пәйгамбәр сабырлыклары бар иде бездә. Әмма түземлекнең дә чиге була. Барысына да кул селтәми чара калмады. Мин дә, дөньяга бер генә килгән, нигә әле хәерчелектә эчкече көе көйләп газап чигәргә тиешмен, дип уйладым.
Бер авызың пешкәч, өреп кабасың икән ул - башкача кияүгә чыкмадым. Бөтен гомеремне әниемне тәрбияләүгә, яраткан эшемә багышладым. Башта, ярый әле бала булганчы аерыла алдым, дип, юандым, аннан, бала табып калсам — куанычым булган булыр иде, дип көендем.
Холыксыз, исерек ир белән яшәсәм, күптән череп туфракка әйләнгән булыр идем иңде. Шул ук вакытта, ялгыз яшәү җиңел, дип әйтергә дә йөрәгем җитми. Минем дә кунакка парлап барасым, ир алып кайтып биргән акчаны туздырасым килгән чаклар аз булгаңдыр дисезме? Берүзең гомер итә торгач, чакырган җиргә бармас, кеше арасына чыкмас буласың, кыскасы, этне җизни дип яшисең инде.
Ә ир дигәнем нишләп бетте, дисезме? Минем белән аерылышкач, өйләнеп тә карады, йортка кереп тә. Исерек ир кайсына хаҗәт? Кем икәнлеген белгәнче генә тоталар да, куып чыгаралар. Кара гүргә керүенә иңде утыз ел. Бергә утырып эчкән иптәше белән бәйләнешеп киткәннәрдә, тегесе моңа пычак белән кадаган. Кешеләр килеп тапкаңда кортлап беткән булган, диделәр.
Комментарий юк