Логотип
Күңелеңә җыйма

Мин ышанам сиңа, улым 

Балага ышаныч булмаса бернинди дәва да килешми. Ә менә ышану  могҗизалар тудырырга мөмкин икән. 


Балага ышаныч булмаса бернинди дәва да килешми. Ә менә ышану  могҗизалар тудырырга мөмкин икән. 


Улын бик авырдан таба Динә. Баланы үзе таба алмагач, акушер щипцы белән тартып чыгара. Тәҗрибәле акушер шулай эшләмәсә, бәлки, улы хәзер янәшәсендә дә булмас иде. Ул исән, әмма туганда алган травмалар эзсез югалмый –  тиздән табиблар аңа балалар церебраль параличы дигән диагноз куя. 
Динә бу диагнозны дәвалап була дип уйлый. Яшьлеге дә, тәҗрибәсезлеге дә булгандыр – дарулар эчертермен, махсус күнегүләр эшләтермен дә барысы да яхшы булыр дип уйлый. Ул вакытта аңа беркем дә бу авыруның гомерлеккә икәнен әйтми. Бала белән хастаханәләрне, тернәкләндерү үзәкләрен таптый башлый. Бөтен игътибары балага гына була. Ире белән үпкәләшүләр башлана. Иргә дә игътибар кирәклеген, баланың аныкы да булуын, мәшәкатьләрне бүлешергә кирәклеген аңламый шул ул чакта Динә. Киресенчә, ирен борчымаска тырыша. Эшенә зыян булыр дип уйлый. Мондый кайгыртуны яшь ир аңлап бетерми. Киресенчә, тугарыла. Җитмәгән назларны читтән эзли башлый. Моны белеп алган хатын хыянәтне кичерми. Гаилә таркала. 


Елаулар да булмый. Сынмый Динә, киресенчә, улын аякка бастыру теләге белән тагын да яна башлый. Кайларга гына йөртми ул Алмазын. Әни-әтисе бик ярдәм итә аңа. Декреттан соң ярты көнгә булса да эшкә чыга. Әнисе белән бергәләп карыйлар баласын. Динә инде ДЦП турында барысын да белә. Тернәкләнү методикалары ярдәмендә  яхшы якка үзгәрешләр булачагын, моның өчен даими шөгыльләнергә кирәклеген, шулай ук бу авыруның гомерлеккә икәнен дә аңлый. Әмма кулларын төшерми. Аның баласы атлап китәчәк. Ул моңа бөтен-җаны тәне белән ышана, могҗиза көтә. Ә могҗизаларга ышанып яшәсәң кабул була ул.


Беренче могҗиза Алмазга биш яшь тулгач була. Йөгерү түгел, аягына җүнләп басып та тора алмаган улы тәрәзәдән яшьтәшләренең футбол уйнавын күзәтергә ярата. Бала күңеле белән шулар янында туп тибәдер, мөгаен. Моны күргән ананың үзәкләре өзелә. Кулыннан килгән барысын да эшли Динә, әмма улы әле йөри алмый. Тик ул йөриячәк. Моңа ышанычы зур була. 


– Әни, мин бүген төшемдә гол керттем! – дигән тавышка уянып китә бер иртәне Динә. Төшләнәм дип күзләрен ачмыйча ята әле  ул. Аннан улының йомшак кулын үзенең беләгендә сизә. Динә сикереп тора. Бу бит төш түгел, ә чынбарлык! Улы аның янында басып тора. Алмазның караваты белән диван  арасы ике метр чамасы. Ул шушы араны атлап килгән! Үзе генә! Динә улын кочаклап елап җибәрә. Менә бит хыяллар чынга аша ул! Ана тагын да канатланып китә. Вакыты булган саен, улын коляскага утыртып бер тукталыш ераклыкта гына булган посадкага алып бара. Нигәдер агачлар күп үскән урында җирнең көче зур була дип ышана ул. Шунда Алмазны әкренләп йөртә, рәхәтләнеп җиргә утырып сөйләшәләр, сузылып яталар. Җир-анадан улына яшәргә көч сорый бу вакытта ана. 


Мондый һава сулаулар Алмазга да ошый. Офыклар киңәйгәнне аңлый. Һәрнәрсә белән кызыксына. Күргән бер бөҗәкне игътибарсыз калдырмый. «Бу нәрсә?» «Бу нинди кош сайрый?» «Нигә ул мондый?» дигән сорауларга җавап та табып бетерә алмый Динә. «Менә өй янындагы мәктәпкә барырмын да өйрәнермен һәм сиңа сөйләрмен, әни», дигән сүзләре йөрәгенә ук булып кадала. Ул бит моңа кадәр улын аягына бастыру турында гына хыялланып яшәде. Бер хыял тормышка ашкач, башкасы туа икән бит. 


Әйе, Динә улын махсус мәктәпкә бирергә кирәклеген аңлый иде. Ә бит улының ишегалдындагы башка балалар барган мәктәпкә барасы килә. «Юк, улым, анда бармыйсың, сиңа башка урынга, сәламәтлекләре чикле булганнар мәктәбенә барырга кирәк», – дип, ничек әйтәсең?! Динә улының хыялына балта чаба алмый. 


Тәвәккәлләп, ишегалдындагы мәктәпкә бирә. Бу вакытка Алмаз авыр булса да, үзе йөрергә өйрәнә. Әбисе аны мәктәпкә илтә, барып ала. «Кирәк вакытта мәктәпкә кереп ярдәм итәрмен», – дип, кызын тынычландыра. Динә, әлбәттә, бик борчыла. Улын кимсетерләр дип уйлый ул. Кимсетүләрне күтәрә алмый йомылыр, үзгәрер дип курка. Әмма тагын бер могҗиза була.


 Улын классташлары шундук үз итә. Үзләре дә кечкенә булсалар да, Алмазга ярдәм итәргә генә торалар. Әнисенә мәктәпкә кереп йөрергә туры да килми. Сыйныф укытучысыннан да уңалар. Балаларның ярдәм итәргә тырышып йөрүләре укытучы күңелләренә салган орлыклар бит ул. Алмаз укуда да сынатмый. Яратып, тырышып укый. Әлбәттә, уку аңа башка балаларга караганда авыррак бирелә. Кайбер көннәрдә кулларын көзән җыерып яза алмый интегә. Мондый вакытларда анага икеләтә тырышырга туры килә. Дәрес тә өйрәтергә, кулларына массаж да ясарга кирәк. Икәүләп бирешми алар. Укытучының, классташларының ярдәмен тою да канатлар куя Алмазга. Ул мәктәпне гел бишлегә тәмамлый. 


Менә инде Алмаз университетның беренче курсын укып чыкты. Үзе теләгән һөнәрне сайлый егет. Инженер булачак ул!  Ана улының бу хыялын да хуплый. Динә хәзер борчылмый инде. Алмазның тормышта югалып калмаячагына, куйган максатларына ирешәчәгенә ышана. Улы – аның зур горурлыгы! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әни кешенең батырлыгы инде бу! Сокландыргыч! Ләкин мин текст турында... Ни өчен Дилә Динәгә әверелде? Рус теленнән калька да татар телен бизәмидер, минемчә. "Кулларын төшерми" - "опустила руки"ның калькасы гына, мәг‘нәсен бирми. Туры тәрҗемә була алмый монда. "Бирешми" дияргә кирәктер.

    Хәзер укыйлар