Биш ел йөргән егетем белән аерылыштык. Миңа 27 яшь. Бүген-иртәгә кияүгә чыгам дип йөргәндә, егетем башка берәүне очратуы турында әйтте. Ул вакытта ниләр кичергәнемне язып торудан мәгънә юк, бары аңламыйсыз. Ялгызлыкны кабул итү бик авыр ул. Ул вакытта әллә ниләр эшләргә әзерсең кебек. Чарасызлыктан ясаган адымым бөтен тормышымны үзгәртте.
Биш ел йөргән егетем белән аерылыштык. Миңа 27 яшь. Бүген-иртәгә кияүгә чыгам дип йөргәндә, егетем башка берәүне очратуы турында әйтте. Ул вакытта ниләр кичергәнемне язып торудан мәгънә юк, барыбер аңламассыз. Ялгызлыкны кабул итү бик авыр ул. Ул вакытта әллә ниләр эшләргә әзерсең кебек. Чарасызлыктан ясаган адымым бөтен тормышымны үзгәртте.
Әллә ялгызлыктан куркып, әллә мине ташлаган егетемә ачу итеп, әллә бөтенләй төшеп беткән үзбәямне күтәрергә тырышып танышулар сайтына теркәлдем. Иң матур фотомны куйдым. Бер алдамый үзем турында яздым. Шул кичне үк хатлар килә башлады. Нинди генә тәкъдимнәр укымадым. Әмма җавап бирерлек хат күрмәдем. Шулай да бер хат игътибарны җәлеп итте. «Син бит Фәридәнең классташы», – дигән бердәнбер сорау тора фотосыз аккаунт хуҗасыннан. Әйе, мин Фәридәнең классташы. Якын дуслар булмасак та, бик еш бергә йөрдек. Ә Альберт Фәридәнең күршесе булып чыкты, әмма мин аны бөтенләй хәтерләмим. Минем өйдән ике өй аша гына яши икән. Хат алышуга әллә ни мәгънә салмадым, икенче көнгә оныткан да идем инде. Берничә көннән соң ул үзе язды, теләр-теләмәс кенә җавап бирдем. Аралашырга теләмәвемне аңлады бугай, башка язмады. Ә минем ялгызлыгым дәвам итте. Көннән-көн авыр була башлады.
Беркөнне эштән кайттым да, буш фатирымда (ә мин әти-әниләрдән аерым яши идем) шуның кадәр күңелсез булып китте, утырып еладым. Берәр кеше белән сөйләшеп утырасым килде. Дус кызларым инде күптән гаиләле, әти-әни белән сөйләшү соңгы вакытларда бик авырлашты, алар минем жәллиләр иде. Кәефе киткән кыз әллә нинди ахмаклыклар кылырга мөмкин бит. Танышулар сайтына кердем дә, Альбертка хат яздым. Чәй эчәргә чакырдым. Кем икәнен белмим, фотосы юк – кыяфәтен дә белмим. Җүләрлек түгел дип кем әйтә ала инде моны?!
Альберт шундук җавап язды. Килә! «Мин төзелештә электрик булып эшлим. Әле эштән чыгам гына. Өйгә кереп юынып торырга соң инде. Кыяфәтем өчен алдан ук гафу үтенәм», – дип өстәп тә куйган.
Ишектә звонок көтеп утырам. Үз-үземне сүгәм. Нигә кирәк булды инде бу авантюра?! Кыңгырау шалтырый. Ишекне ачам. «Сәлам. Мин – Альберт», – дип, чибәр генә бер егет елмаеп басып тора. Аяк киемен салуга ук тишек носкиена күзем төште. Үзе дә уңайсызланды бугай, аны тизрәк яшерергә тырышты, әмма тишек яшеренеп торырга һич тә теләмәде. Егеткә уңайсыз, ә минем көләсем килә. Тишек носкилы егет белән очрашканым юк иде әле. «Әллә саубуллашып чыгарып җибәрим дә, бу ахмак хәлне онытыйм микән?» – дигән уй йөгереп узды. Әмма нигәдер аны кухняга чакырдым.
Әзерләгән котлетларымны егет алдына куйдым. Бик ачыккан булгандыр, мөгаен, шундый тиз ашап бетерде. Кич күңелсез узды. Альберт күп сөйләшә икән, ул сөйләде дә, сөйләде, ә мин кунак чакыруыма йөз тапкыр үкенеп утырдым. Ничек кирәк шулай озаттым да, бу хәлне онытырга кирәк дигән карарга килдем.
Икенче көн кич ишектә кыңгырау шалтырады. Ачсам, елмаеп Альберт басып тора. Аптырап киттем. Нигә килгән инде бу дигән уй йөземә үк чыкты бугай. «Өйдә вай-фай начар тота дигәч, яңа роутер алып килермен дигән идем кичә. Менә!» – дип, ул миңа тартма сузды. Уйларымны тәртипкә китерергә тырышам. Кичә бу хакта сөйләшкәнебезне һич кенә исемә төшерә алмыйм. Кешене борып җибәреп булмый бит инде. Алып килгән бит, куеп китсен. «Кер», – дим. Бу кич кичәгедән күңеллерәк узды. Сөйләшер сүзләр дә табылды. Альберт бик күп белә икән бит! Иң мөһиме: ноские тишек түгел!
Өченче очрашуыбыз инде кафеда узды. Ике атна дәвамында һәр көнне очраштык. Миңа Альберт белән кызык иде, әмма башымны югалтып гашыйк булдым дип әйтә алмыйм. Нәкъ ике атнадан соң ул миңа тәкъдим ясады. Мин, әлбәттә, бу тәкъдимне җитди кабул итмәдем. Мине кияүгә кинога чакырган кебек кенә чакыралар. Хәтта кәефем китте. Ә кайда чәчәкләр, йөзек, романтика?! «Йөзексез бу тәкъдим тәкъдимгә саналмый» – дип көлдем.
Бер атнадан соң ул чәчәкләр тотып килеп, каршыма тезләнеп, йөзек сузып, кабат кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Мин тәкъдимне кабул иттем. Бер айдан соң никах укыттык. Альберт яшәргә миңа күчте. Тагын бер айдан безнең туй көне килеп җитте. Әмма бу көн якынлашкан саен, кияүгә чыгачагымны кабул итә алмый интектем. Әллә аерылышырга микән дигән уй да килде. Тик озак уйлап йөргәннән соң Альберт белән аерылышасы килмәвемне аңладым.
Туйдан соң Альберт мине очратканчы булган хыялы турында сөйләде. 33 яшь тулган көнне хатыным була алырдай кыз тапсам иде дип теләгән һәм өч көннән соң мине очраткан. Язмыш бүләген кулдан ычкындырасы килмәгән, тиз арада тәкъдим ясаган. Димәк, мин – иремнең чынга ашкан хыялы.
Яши-яши Альбертны яратканымны аңладым. Балабыз тугач аны яратуым тагын да артты. Ярый әле теге кичтә шундый җүләр адымга барганмын дип куанам...
P. S. Иремә бервакытта да тишек носки кидертмим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк