Чәй кайнар суга эләгү белән куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры!..
Эшкә әле иртәрәк. Һава торышы ничек икән дип балконга чыгам. Җылы. Рәхәт. Якты. Матур. Каршыда гына әллә ничә катлы йорт. Санарга ирендерә. Биек нәрсә матур күренә. Бу – пыяла белән таштан гына тора кебек. Аның янында кечкенәрәк йорт. Ул да пыяла белән таштан гына тора. Алай түгелдер инде, кайсыдыр җире пластик, кайсыдыр җире калайдыр. Карале, без шуның эчендә яшибез икән бит. Таш, калай, пыяла, пластик эчендә. Асфальт урам буйлап машиналар җилдерә. Матур машиналар. И-и-и, нәрсәләр генә ясамый инде бу адәм кулы. Карале, урам тулы адәм кулы белән ясалган нәрсә икән. Электр баганалары, рельслар, тимер коймалар... Ямь-яшел булып балкып торучы бер генә табигый нәрсә бар. Юк инде, яшел чирәм түгел. Чирәм дә пластик. Ниндидер түрә килү хөрмәтенә китереп җәйгәннәр иде – шул килеш калды. Бердәнбер табигый нәрсә – биек булып үсә торган агачлар. Нинди икәнен белмим. Күршем бер әйткән иде инде, онытканмын. Кабат сорарга кыен. Әллә ничә агачның орлыгын бергә кушып бутаганнар-бутаганнар да, шундый матур затлы агач ясаганнар... Кар-ра-ле! Башыма да килгәне юк иде. Алайса, монысы да табигый булып чыкмый бит инде. Ясалма була. Әйтәм, аның яфраклары кар яуганда гына коела башлый иде.
Кабат фатирга керәм. Бүлмәгә күз йөгертеп чыгам. Стеналарга... Түшәмгә... Идәнгә... «Флизелин, пластик, керамика...» – дип уйлап алам. Мебельләр дә... Барысының исемен белеп бетермим. Ясалма икәнен генә беләм. Нәрсәнедер нидер эшләтеп, ничектер ясаган кемнәрдер.
Суыткычны ачам. Күз шундук колбасага төшә. Кытай борчагы аксымыннан ясалганы кәгазенә үк язылган. Шул аксымны суда болгатып ботка ясыйлар да тәмләткечләр һәм буяулар кушып иткә әйләндерәләр. Монысын инде балачага да белә. Алтынсыман ялтырап торган кыздырылган бәрәңгегә карыйм. Үткән атнада бер кафедан алып кергән идем. Монысы да крахмалдан, тагын әллә нәрсәләрдән ясалган инде. Ашап та булмый, бозылмагач түгеп тә булмый. Кунаклар килсә дип алып куелган кызыл уылдык. Су үсемлекләреннән ясалган, диләр. Кәтлит... Ит... Химия фәне бик алга китмәгән чорда да кәтлиткә ит кушып тормыйлар иде бит инде. Хәзер бигрәк тә. Яшелчә яхшырак булырдыр. Кыяр-помидорга карау белән аларның минераль мамыкта төрле химик матдәләр ярдәмендә үстерелүе искә төшә. Җимеш суты турында уйлап та тормыйм инде. Боларның тәмләткеч һәм буяу икәнлеге әйтмәсәң дә билгеле. Суыткычны өйрәнеп чыккач, аппетит ябыгып кала. Мөгаен, сөтле чәй белән генә чикләнергә туры килер... Ләкин сөт дигәне кичә үк өстәлдә калган, суыткычка алып куярга онытканмын. Ачыгандыр инде. Юк, ачымаган! Тагын бер атна торса да ачымаячак икән. Чәй кайнар суга эләгү белән куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры! Табигый ризык ашау теләге югала. Мөмкин булмаган нәрсәне хыялга да кертергә ярамый ич инде. Һәм мин суыткычта булган хәзинәне өстәлгә куям... Минең кайсыдыр өлешендә киләчәктән ишетелгән таныш әкият чагылып кала: «Борын-борын заманда, бәрәңге – җирдә, ит сыер аягында үскән чорларда...»
Урамга чыгам. Күрше тәмәке сорап сәламли.
– Кибет ачылмаган икән әле, – дип акланган була. Мин аның кичә – кибет ачык чакта да сораганын искә төшерәм. Дәшмим. Бирәм. Жалко түгел. Кәгазь генә ич ул, кирәкле матдәләр сеңдерелгән кәгазь. Күршегә жәл түгел – агулансын рәхәтләнеп. Өстәвенә, ял итеп, саулыгын ныгытып Дубайда йөреп кайтты. Үзе дә мактанды. Интернеттан да бөтен адымнарын күреп сөенеп тордык. Минем ялга барган юк алай. Барасы килә килүен, тик соңыннан тәмәке сорап йөрисе килми.
Эшкә керәм. Кичә генә бер-беребезне күрәлмәс дәрәҗәдә аерылышкан хезмәттәшләр белән дә ай буе күрешми торгандай исәнләшәбез. Күзләрдә – кыска вакытлы ясалма яктылык, иреннәрдә – елмаю. Хәл-әхвәл сорашабыз да җавапны тыңлап та тормый, китәргә ашыгабыз. Югыйсә елмаю мускуллары калтырана башлап, бөтен матурлыкны бозарга мөмкин...
Менә шулай гомер ясап ятабыз. Мин кайчагында, үзем дә ясалма түгел микән дип шикләнеп, берәр җирне чеметеп карыйм. Авырта, шайтан алгыры. Белмим, бәлки, бу – ясалма авыртудыр...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк