Логотип
Күңелеңә җыйма

Бәддога-2

(дәвамы)


Лилия Яруллина

(башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/baddoga)

Бәхет өчен тагын ни кирәк кешегә? Кызының кече кызын – 16 яшьлек Альбинасын бигрәк тә ярата Сәгыйдулла. Төсе-кыяфәте белән дә, холкы-фигыле белән дә бабасына охшаган шул анысы: тоткан жирдән өзә торган, үткер, чая.

Баланың баласы балдан татлы, диләр – дөрес икән. Альбинасы аз гына авырып торса да үзенә урын таба алмый карт. Кичтән көтүдән кайтмый калган сыерларын эзләргә киткән иде әле үзе. Инде караңгы төшеп килә, онык һаман күренми. Сәгыйдулла карт, эче пошуга түзә алмыйча, кызларына кереп китте. Сыерын савып кергән кызы әтисен күргәч зарлана башлады: «Теге кыз сыер эзләргә дип киткән иде, сыер күптән кайтты инде, үзе һаман юк. Кайда йөри икән көн белән төнне аермый торган бала?»
Сәгыйдулла картның, гомердә булмаганча, йөрәк турыннан нидер сызып үтте.
Туктале, ни булды соң әле бу? Мондый аңлаешсыз халәт кичергәне юк иде бит аның. Карт титаклый-титаклый түбән очка ашыкты. Авыл читендәге каенлык тирәсеннән дә, якын-тирәдәге басулардан да эзләде ул яраткан оныгын. Аның: «Альбина, кызым», дип кычкыруына хәтта кайтаваз да җавап бирмәде. 
Йөрәгенең дөп-дөп тибүе картның үзенә дә ишетелә башлады. Маңгаеннан салкын тир бәреп чыкты. Яшьрәк чагында әллә нинди пычрак эшкә алынганда да кулы калтырамаган картның бөтен гәүдәсен калтырау алды. Хәерлегә түгелдер бу, хәерлегә түгел...
Басудагы сәер тынлык картның күңеленә шом өстәде. Арыган-хәлсезләнгән картка шулчак кичке жил олы юл буеннан нидидер сәер тавыш алып килде. Карт бөтен гәүдәсе белән алга ыргылды. Караңгылыкны ерып абына-сөртенә йөгергәндә юл буендагы куаклык янында нәрсәдер селкенгәне күзгә чалынды. Гомерендә дә илаһи көчкә ышанмаган карт Аллаһының барлыгын исенә төшерде. «Йа Раббым, берүк кайгы-хәсрәт бирмә...» 
Җирдә, кан эчендә аның Альбинасы – дөньяга килгән көненнән бирле үчтекиләп, кадерләп үстергән, газизләрдән-газиз оныккае ята иде...
– Балам, нишләттеләр сине?! Кайсы кабахәте...
Кыз жавап бирерлек хәлдә түгел иде... Ул көчләнгән иде. Кап-кара чәчләре тузгып иңбашына төшкән, алсу күлмәге кып-кызыл канга буялган, әрнү тулы күзләрен яшь пәрдәсе каплаган... Тукта әле, тукта, бик таныш күренеш бит бу Сәгыйдулла картка! Аның күз алдына ындыр табагында канга буялып, бөгәрләнеп яткан үсмер кыз килде.
«Ходай сиңа иң зур җәзаны бирсен... Мәңге бәддога сиңа, бәддога..»
Бәддога! Картның йөрәге шартлап урталай ярылырдай булды. Ничә елдан соң куып тотты аны Рәхиләнең рәнҗеше! Коточкыч рәхимсез рәвештә, баласы-багалмасы аша куып житте гөнаһлы бәндәне көчләнгән кызның күз яшьләре. «Йа Алла! Нигә үземне жәзаламадың, нигә аяк-кулларымны алмадың, телсез-чукрак итмәдең? Ни өчен мине – тәмуг кисәвен түгел, ә газиз оныгымны дучар иттең ачы газапларыңа? Баламның әрнегәнен күрү ачырак булыр, дидеңме?» 
Карт кулларын өскә күтәреп, күк йөзенә бакты. Үткәнендә кылган ерткычлыкларына каршы күкләрдән җибәрелгән җавап җирдә ауный иде...
Кыз, җиргә капланып, чирәмне тырный-тырный үкси иде... Сәгыйдулла карт оныгын ничек итеп юатырга да белмәде. Авыр, һай, авыр иде аңа бу минутларда! Кызның күзеннән тамган һәр бөртек яшь тамчысы әйтерсең лә картның йөрәгенә таш булып төшә. Нигә башкалар хәсрәте күңел кылларын тибрәтми дә, кайгы жиле үзенә килеп кагылгач кына уйлана башлый икән кеше?! Сәгыйдулла картның йөрәген үкенү ачысы телеп үтте. Гомере буе салкын акыл белән эш иткән, нечкә күңелле кешеләргә чирканып карарга өйрәнгән картның күзләреннән яшь бөртекләре сытылып чыкты һәм буразналар ергалап бетергән бите буйлап тәгәрәде...
Куаклыкта елашып утырганнан соң бабай белән онык кайтырга чыктылар. Альбина юл буе бер сүз дә эндәшмәде. Кайтып җиткәч тә дәшми-тынмый бабаларының мунчаларына кереп китте. «Юынсын, әзрәк тынычлансын», дип уйлады Сәгыйдулла карт. 
Кызын эзләп чыккан киявенә Альбинаның кайтуын хәбәр итте дә баскычка барып утырды. Үткән гомере, кылган гамәлләре турында уйланып күпме утыргандыр, тик торганда сискәнеп китте. Әкрен генә торып мунча янына килде, оныгына эндәште. Җавап булмады. Мунча ишеге эчтән бикләнгән иде. Карт бар көченә тартып ишекне ачты да эчкә үтте. Матчага эленгән бауда Альбинаның җансыз гәүдәсе эленеп тора иде. Сәгыйдулла карт башын тотып, бар көченә кычкырып жибәрде. Аннан соң аңына килгәндәй булды, бауны кисеп, оныгын идәнгә сузып салды. Кызның балачакларын, ефәктәй чәчләрен туздырып бабасына каршы йөгерүләрен, бергәләшеп болында жиләк жыюларын – барысын-барысын күздән кичерде ул. Шулай утыра торгач, Альбина Рәхиләгә әверелгәндәй булды, зур кара күзләре белән картка текәлеп-текәлеп карап куйды, аның каргышлы сүзләре колагында яңгыратып китте... «Мәңге бәддога сиңа миннән... Бәддога..»
Сәгыйдулла карт шаркылдап-шашынып көлә башлады. Ул акылдан шашкан иде...
Күз яше жирдә ятмый ул. Каргыш-рәнҗеш кешене дистә еллардан соң да куып тота...


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар