Яшьлектәге күңел дәфтәреннән...
Сылу, затлы, үзеннән һәрвакыт нәфислек, аристократлык бөркелгән актриса Луара Шакирҗанова белән аның туган көне алдыннан озаклап, төрле темаларга кереп китеп, рәхәт итеп сөйләшеп утырган идек. Мәхәббәт турында да сүз булмый калмады. Ул шундый матур, ихлас итеп сөйләп, мәктәп елларындагы мәхәббәтен искә төшерде. Мин шул чакта: «Бу хатирә – үзе бер хикәя бит!» – дип әйтеп куйган идем...
Аннары бераз соңрак Камал театрында Луараның иҗат кичәсендә утырдым. Һәм шунда Луара, үзем өчен генә язылган күңел дәфтәре, куен дәфтәре, дип, «Үзем өчен генә...» дигән китабын тәкъдим итте.
– Безнең үсмерлек чорында – мәктәп елларында алар бик «модада» иде. Күңелдә бөреләнгән тәүге хис-тәэсирләрне язудан башлана иде ул. Халәтеңә туры килгән шигырьләрне дисеңме яисә шигырьгә охшатып үзең сырлаган юлларнымы язудан... Анда «УЛ» да бар... Күзләреңә иң сөйкемле сөяк булып күренә башлаган беренче «сөеклең» турындагы уйлар белән, әле иптәш кызың белән дә бүлешмәгән, ә күңелдән инде мөлдерәп каядыр түгеләсе килгән кичерешләрне язулардан тула иде ул дәфтәр битләре... Алар кызларның үзләредәй нәфис чәчәкләр белән, канатлы очар кошлар белән дә бизәлә иде... Аннан инде мәхәббәт, тормыш, дуслык турында акыллы, фәлсәфи фикерләрне теркәп куябыз... – дип таныштырды Луара. – Бу китапчыктагы сөю-мәхәббәткә багышланган шигъри тәлгәшләрнең кайберләре, бәлки, берәр яшь кызның күңел дәфтәрендә дә урын алыр... Кемдер минем кебек, тәрҗемә белән кызыксынып китәр... – дип ымсындырып та куйды.
Ул китапчыкта шагыйрә Марина Цветаеваның нәкъ бер гасыр элек язган сөю, сагыну, моңаю тулы шигырьләре Луара тәрҗемәсендә бирелгән иде.
«Ә яшьлектәге күңел дәфтәрен кабат бер актару яшьлекнең үзенә кайтып килү кебек...» Луараның бу сүзләре эпиграф булып яңгырый.
Мин «Үзе бер хикәя» дигән беренче мәхәббәт тарихы да урын алган ул куен дәфтәрендә. Укыйбызмы?
Аһ, ул хисләр... Бит алмаларын кызарткан, сулышлар каба, йөрәкләр кага, күңелләр әллә нишли торган беренче хисләр... Беренче ярату... Хәер, бәлки, ул мәхәббәт дип атала торган хис булмагандыр да, чөнки бу ярату әле кочулар, үбүләрсез узган бер халәт кенә...
Аның исеме Гарәф иде. Кызык, сирәк исем. Бабайлар исеменә охшаса да, миңа бу исемнән дә серлерәк, матуррак исем юк иде:
Кош тоттыммы дисәм – ул синең исемең,
боз йоттыммы дисәм – ул синең исемең.
Иренемне тибрәтә бары бер хәрәкәт –
ул синең исемең – тора биш хәрефтән...
Ул ятим малай, аны авылыбыздагы балалар йортына китерделәр. Башта хәтта барлыгы да сизелмәде. Бергә укыдык, тик «А» һәм «Б» классларында. Берзаман никтер ул минем уйларымны били башлады. Дәресләребез бер бүлмәдә узмаганга моңая идем. Аны тәнәфес саен күрергә атлыгам, ул йөргән тирәләрдә юк йомышларны бар итеп пәйда булам. Бергә стена газеталары чыгаруны көтеп алам... Ә ул миңа бер дә игътибар итми. Бу – кара чәчле, кара кашлы, кара зур күзле, калку буйлы, матур итеп рәсем ясаучы, үзе шук, үзе «дүрт»ле-«биш»легә генә укучы малай – мине күрми дә, хәтта бөтенләй яратмый иде бугай, юкса матур итеп тасма белән үргән толымнарымны тартып, бантикларын сүтеп китмәс иде... Шулай булгалады...
Озакламый балалар йортын бетерделәр. Гарәф тә, тагын йөзгә якын төрле яшьтәге балалар каядыр Чаллы ягына китте. Аларны озатырга бөтен мәктәп килде. Автобусның иң артында утырган, безгә караган Гарәфне мин елыйсым килеп озатып калдым... Авыл да, мәктәп тә күңелсез калды, күңелне дә бушлык алды. Шулай бетте унике яшьтәге мәхәббәт. Әмма йөрәкне озак җилкетте Гарәфне сагыну, ярату хисе...
Ә ике елдан миңа Гарәфтән хат килеп төште. (Әле аңа кадәр Гарәф турында «Яшь ленинчы» газетасында бер мәкалә дә чыккан иде – һәр яктан үрнәк укучы буларак.) Ул үзенең нәкъ мин кичергән кебек хисләр кичерүен, мине күрмичә бер көн тора алмаган чакларын һәм һаман оныта алмавын язган иде. Безнең арада хатлар озак, мәктәпне тәмамлаганчы йөрде, алар һаман исән – ертырга, ташларга кул бармый... Китаплар, дуслар, мәктәп тормышы турындагы эчкерсез хатлар... Миңа булган мөнәсәбәтен «Ике капитан» китабындагы «өчпочмаклы» мәхәббәт тарихына охшатып аңлатуы, тагын бер «детдом» малаеның, Миңлеҗанның да мине яратып йөрүен искә алуы... Кызык та, моңлы да боларны бүген искә төшерүләр... Тик мин үземнең дә аңа карата шундый хисләр кичерүемне, аны яратуымны язарга оялдым... Соңгы кыңгырауларга кадәр бергә укысак, кем белә, бу самими хис, бәлки, сүзсез дә аңлашылыр иде һәм дә мәхәббәт булып та өлгерер иде...
Студент еллары узды. Мин театрда эшли башладым. Гел юлда – тәгәрмәч өстендә, гастрольләрдә уза иде көннәр, айлар... (Кемнәрнеңдер хәтта бөтен гомере...)
Бер гастрольдә алар шәһәрендә булырга туры килде. Кайчандыр шунда яши дип ишеткән идем. Көндез буш вакытта костюмерша кыз белән кинога бардык. Ул киемнәр әзерләргә кайтып китте. Мин кырлар күренеп торган кешесез киң проспекттан атлыйм. Озын урамның очында ук бер кеше барганын шәйләдем. Ак кар белән аксыл күк йөзе кушылган бу киңлектәге кечкенә кара шәүлә никтер миңа Гарәф кебек тоелды. (?!) Мин аны куып җитәргә дип кызуладым. Менә аның янәшәсенә җитеп, йөзенә карадым. Малай чалымнарын югалтып бетермәгән иде әле ул йөз... Алай да: «Сез Гарәфме, мине таныйсызмы?» – дип сорадым. Менә шулай, ничә еллардан соң күрештерергә уйлады безне югарыдагы көчләр... Ниләрдер сөйләшә-сөйләшә, мәдәният йортына кадәр бардык. Гаиләле булган иде инде. Күңел бу күрешүгә канәгать тә иде, әмма ул бушап та калды кебек. Аның минем «дулкын» кешесе булмаган икәнлеге аңлашылды...
Яшьлектә кайсыдыр китапта укыган юллар искә төшә: («Первая любовь редко становится единственной...»)
«Беренче мәхәббәтнең бердәнбер булып калуы бик сирәк – ул күбесенчә тормыш офыкларыбызны киңәйткән иң мөкатдәс бер хатирә булып кына күңелдә саклана...»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк