Логотип
Күңелеңә җыйма

Үлгән ирем мине җибәрми...

Ирем өч ел элек юл фаҗигасендә һәлак булды. Күпме яшьләр түктем, бик кайгырдым, яшәргә көч таба алмадым. Ирем мине җибәрергә теләми кебек тоелды... Аптырагач, аннан җибәрүен сорадым. Һәм ул... ишетте...

Ирем өч ел элек юл фаҗигасендә һәлак булды. Күпме яшьләр түктем, бик кайгырдым, яшәргә көч таба алмадым. Ирем мине җибәрергә теләми кебек тоелды... Аптырагач, аннан җибәрүен сорадым. Һәм ул... ишетте...

Булачак ирем Флорид белән без уртак дусларыбызда Яңа ел бәйрәме үткәргәндә таныштык. Мин университетның соңгы курсында укыйм, ә ул инде эшли иде. Ул ишектән килеп керүгә үк күзем төште: озын буйлы, гәүдәле, ап-ак тешләрен күрсәтеп елмаеп кына тора. Әмма ул бер кыз белән килде. Шуңа күрә артык хисләнеп, ниндидер өметләр тумады. Үземнең йөргән егетем булмаса да, кеше егетен тартып алырга җыенмый идем. 

Зур компания белән Яңа ел каршы алдык. Барыбыз да кәгазьгә теләкләрне язып, аны яндырып, көлен шампан шәрабына салып эчтек. Ул вакытта бик популяр иде. Мин акыллы егет белән танышсам иде дигән теләк яздым. Флоридка карамыйм дисәм дә, кич буе аны күзәттем. Үз-үзен тотышы, дуслары белән сөйләшүе, хәтта биюе дә ошады миңа. 

Таң атып яктыра башлагач, кунаклар өйләренә җыена башлады. Иптәш кызыма бәйрәмнән соң өен җыештырышырга ярдәм итәрмен дигән идем. Кухняга кердем дә, барысының да таралуын көттем. Тәрәзәдән карап торганда үземнең шундый ялгыз тойдым. Башкалар көлешә-көлешә киенеп өйдән чыгып киткәндә, күз яшьләрем тама иде. Мин ялгыз дигән уй башымнан китмәде. 
Тыным белән тәрәзәгә өрдем дә, йөрәк ясадым... Минем йөрәк сөю көтә иде... 

– Беркемне озатмадың, димәк, көтәсең...
Тавышка дерт итеп китеп, артыма борылдым. Кухня ишеге  төбендә Флорид басып тора иде. 
– Мин дә кечкенә чакта тәрәзәгә рәсемнәр ясарга ярата идем...
Оялуымнан тиз генә борылдым да, йөрәкне сөртеп аттым. 
– Күрәсең, мин әле дә ясарга яратам, бәлки үсмәгәнмендер дә...
Флорид көлеп җибәрде. Мин дә аңа кушылып елмайдым.
– Димәк, син дә штрафбатта. Син савыт-саба юышырга калсаң, миңа өстәл-урындыклар җыештырышырга йөкләделәр. 

Кунаклар китеп бетүгә, без җыештырырга тотындык. Флорид белән килгән кыз юк иде. Җыеп бетерүгә хуҗалар йокларга китте. Ә без кухняга кереп кофе пешердек. Ул иртәдә бер-бер артлы ничә чынаяк кофе эчкәнбездер, хәтерләмим. Сөйләштек тә сөйләштек. Флорид йөрәгемә ачкыч тапты да, шунда ук кереп утырды. Аның белән сөйләшү шундый рәхәт иде. Кечкенә кухняда янәшәмдә табуреткада утырган кеше миңа бик якын тоелды. 

– Син тәрәзәгә карап кемнедер көттеңме? Көтмәгән булсаң, әйдә, очрашабыз.
Флоридның кисәк кенә җитдиләнеп әйткән сүзеннән тораташ катып калдым. Өстемнән салкын су койдылармыни?! Нәрсә әйтергә дә белмәдем. Эчемдә шатлык чаткылары сикереште, Яңа ел төнендә теләгән теләгем чынга ашты түгелме?! Ә кызы... Флорид белән килгән кыз күз алдыма килеп басты. Мин аны жәлләдем. 

 – Ә синең белән килгән кыз...
– Ильмираны әйтәсеңме?! Ул бит минем сеңлем. Син аны йөргән кызым дип уйладыңмы? Ә бөтенесе безне бик охшаганнар, диләр. Димәк, алдыйлар...
Ул иртә тормышымдагы иң бәхетле иртә иде. Бик бәхетле иртә! Бәхет кенә кыска гомерле булган. Флорид белән озак очрашып та йөрмәдек, мин диплом алуга өйләнештек. 

Иремне үлеп яраттым. Ул миңа сулар һава кебек кирәк дигән сүзләрнең мәгънәсен аның белән яши башлагач аңладым. Минем үз тормышым бетте, аның тормышына уралдым, ул дип яшәдем. Флоридның миңа булган яратуы, хөрмәте, назы, күкләргә тагын да ныграк алып менеп китте. Аны ирем дип кенә кабул итмәдем. Ул минем дустым да, хәтта әти-әнием дә иде бугай. Беркемгә ачмаган серләремне бары аңа гына ачтым. Безнең икебезгә шундый рәхәт иде. 

Әмма түгәрәк бәхетнең гомере озын булмый икән ул. Әкияти тормышым бары 10 айга сузылды. 10 ай... Өйләнешүебезгә нәкъ 10 ай булган көнне ул юл фаҗигасендә һәлак булды...

Бу югалтуны кабул итү бик авыр иде. Юк, мин аны кабул итә алмадым. Флорид гүр иясе булгач та, күзем гел ишектә иде. Менә ул елмаеп кайтып керер кебек... Дөньяда яшәүнең кызыгы калмады, бернәрсә кызыксындырмады, ашаудан, йокыдан калдым. Кабат ялгызлык баса башлады. Әллә бу дөнья белән араны өзим микән дигән уй да кергәләде. Әмма үз-үзенә кул салганнар җәһәннәмгә эләгә дигән сүзне ишеткәнем бар иде. Ә минем Флорид бары тик җәннәттә булырга тиеш. Үлсәм дә очраша алмабыз дип, җүләр адымга бармый калдым. 
Берничә көн үткәч янымда Флорид барлыгын тойдым. Хәтта аның җылысын сизә идем кебек. Буш фатирда тыныч кына утырганда аның аяк атлап йөрүләрен ишеттем. Флорид мине ташламады. Ул уйдан миңа рәхәт булып китә иде. Шулай бер ел үтте. Иптәш кызларым егетләр белән таныштыра башлады. Әмма мине берсе дә кызыксындырмады, хәер мин дә аларда кызыксыну уятмадым. Тагын бер ел үтте. Әкренләп дөньяга кайта башладым. Дусларым белән аралаштым. Әмма егетләр белән мөнәсәбәтләр кора алмадым. Берсе дә ошамады. Һәрберсен ирем белән чагыштырдым. Алар барысы да аннан бик күпкә калыша иде...

 

Ирем үлгәнгә өч ел узды... Туган көнем иде. Флорид үлгәннән бирле, туган көнемне ялгызым гына үткәрдем. Иптәш кызларыма да килергә рөхсәт бирми идем. Өйдә үзем генә, дөресрәге, Флорид белән генә булырга тиешмен. Кич буе фотолар карап утырдым. Шул минутта иремнең янымда булуын тагын да ныграк сиздем. Муенымда аның иреннәрен тойдым. 

Юк, болай яшәргә ярамый иде. «Флорид, сине бик яратам, сагынам, әмма мине җибәр, зинһар өчен, мине җибәр», – дип пышылдадым. Елый-елый кат-кат сорадым. Фотографияләр арасында елап йоклап киткәнмен. 

Берничә көннән таныш булмаган телефон номерыннан хәбәр килде. Анда бары тик бер сүз иде: «Хуш!» Күрәсең, кемдер номерны бутаган. Шалтыратып карадым, чыбыкның икенче башында номер дөрес җыелмаган, диделәр. 
Белмим, мистика булдымы бу, очраклылыкмы... Әмма шул көннән соң хәтта сулыш алуым җиңеләйде. Үземне ирекле итеп тойдым. Шатлыклы хисләр туа башлады. Юк, Флоридны онытмадым, әмма яшәүне дәвам итәргә кирәк иде...

Ике-өч атнадан соң интернет аша бер егет белән танышып, очрашуга бардым. Ошады. Мине дә ошатты кебек. Без тагын күрешергә сүз куештык...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хат язган,киткэн доньясыннан.,экият кенэ шул,язсыннар иде дэ бит.

    Хәзер укыйлар