Логотип
Күңелеңә җыйма

Кызыма мине үлде, дип әйтегез

Картлар йортында яши башлавын авыр кабул итмәде Лена. Нәкъ яшьлектә ире белән тулай торакта яшәгән чаклар кебек. Янәшәсендә ире генә юк һәм элекке кебек күңелле түгел. Унике квадрат метрлы бүлмәдә бик күңелле яшәделәр – бөтен тулай торак бер гаилә булып. Кызлары тугач, бәхетләре тагын да түгәрәкләнде...


Аннары аларга иренең эшеннән ике бүлмәле фатир бирделәр. Һәр алган кашык-чәнечке, урындык алар өчен бәйрәмгә әйләнде. Әнә шулай әкренләп, кечкенә адымнар белән башладылар алар тормышларын. Кадерле тормышларын! Дилшат белән бер-берсен яратып, хөрмәт итеп бәхетле яшәделәр. Кызлары Дилә дә аларны шатландырып кына торды. Мәктәптә яхшы укыды, теләсә кайда йөрмәде. Аның хәтта дус кызлары да юк иде. Кыз үсә төшкәч, әти-әнисе бу хакта борчылды, әмма кызларының моңа исе киткән кебек булмады. Институтка укырга кергәч, кызлар белән аралаша башлады әле, тик аны очрашуга, кинога чакыручы егетләр булмады. Иптәш кызлары бер-бер артлы кияүгә чыкты, ә Динә һаман ялгыз.  


Әти-әнисенә ул-бу сиздермәсә дә, күңеле тыныч булмагандыр. Институтны тәмамлагач, төрле җирдә эшләп карады да, Мәскәүгә китеп барды. Бердәнбер кызларын җибәрәсе килмәгән әти-әнисенә: «Мәскәүдә мөмкинлекләр күбрәк, мин карьера төзергә ниятләдем», – дип аңлатты. Кызларына каршы төшмәделәр. Бәлки, язмышын шунда очратыр дип өметләнделәр. Әти-әнигә иң элек кыз бала хуҗалы булсын инде ул. Балалар тапсын, аларны тупырдатып сөеп үстерсен. Динә Мәскәүдә фатир арендалап яшәде. Әти-әнисенә сирәк кенә кайтты. Лена белән Дилшат тиздән пенсиягә чыгабыз, ниһаять, үзебез өчен яши башларбыз дип уйлап яшәгәндә, көтмәгәндә, өйләренә үлем килеп керде. Дилшат кисәк кенә йөрәк өянәгеннән вафат булды. Авырып бер тапкыр хастаханәдә ятып карамаган ир шулай тиз генә якты дөнья белән хушлашты.  


Иренең үлемен бик авыр кичерде Лена. Дөньядагы бердәнбер якын кешесе иде бит ул аның. Әнисе инде күптән гүр иясе, кызы – еракта, аның үз тормышы. Дилшат дусларын, сердәшләрен дә, хәтта туганнарын да алыштырган инде Ленага. Ире үлгәч, дөньяда берьялгызы калган кебек тоелды. Хәтта эшеннән үз хисабыннан ял алып, өеннән чыкмый ятты. Елады да елады... Шул рәвешле күпме яшәр иде, беркөнне кызы шалтыратты: «Әни, минем янга күч әйдә. Бераз акча җыйдым, сезнекен сатсак, Мәскәүдән фатир ала алам», – диде. Туган шәһәреннән китәсе килмәсә дә, кызы янында рәхәтрәк булыр кебек тоелды Ленага. Лаеклы ялга чыгарына ярты ел калган иде, айларны, көннәрне санап шул вакытны җиткерде. Пенсиягә киткән көнне аның хәтта фатиры да сатылган иде инде. Гомер буе җыйганын ятларга калдырып китү авыр иде. Әмма кызы катгый итеп әйтте: «Киемнәреңнән башка берни алма, барысын да яңаны алабыз, яңа тормыш башларсың!»  


Фатир алу, аңа ремонт ясау мәшәкатьләре бер елга якын сузылды әле. Шул мәшәкатьләр белән Лена кайгысын да онытып торды. Тик яңа фатирга күченеп яши башлагач, тормышы соры булды. Эш эзләргә тотынды. Тик пенсия яшендәге хисапчы бер компаниягә дә кирәкми иде. Ул бик гарьләнеп кенә булса да ерак түгел зур бер йортка лифтер булып урнашты. Хезмәт хакы күп түгел, әмма өйдә утыру түгел иде.  


Кызларының аерым яшәве холкына йогынты ясавын тойган иде Лена. Тагын да аз сүзле, артык ачылып сөйләшми дә. Бар белгәне: эш тә эш. Һәм элеккечә янында бер егет, инде, дөресрәге, бер ир дә юк иде. Шулай икәүләп кенә яшәрбез, онык сөя алмам инде дип уйлады Лена. Кызы да инде кырыкка җитеп бара... Тик нәкъ ике елдан соң Динә бер ир ияртеп алып кайтты. Киенүенә караганда, бер җобалгы, үз-үзен тотышына караганда, тәрбия күрмәгән бу адәм Ленага беренче карашка ук ошамады. Бергә өстәл артына кичке аш ашарга утырдылар. Пашага пешергән аш ошамады. «Колбасагыз да юкмы әллә?» дип сорарга да кыенсынмады. Лена шушы соравы өчен генә булса да өшкереп чыгарган булыр иде бу адәм актыгын, тик кызының аның янында очынып йөргәнен, күзләре янып торганын күргәч, эндәшмәде. Бердәнбер кызымның бәхетенә аяк чалган кебек булыр дип уйлады. Тәрбияле әтисе белән үскән кызы бу гыйбадка баш салмас дип өметләнде. Тик өметләре акланмады: бер айдан Паша аларга күченеп үк килде. Кызы Лена белән бу хакта алдан сөйләшмәде дә, ир киләсе кичне генә, күптән хәл иткән кебек: «Ул бездә яшәячәк», – диде. Кызына Ленаның нәрсә уйлавы мөһим түгел иде бугай. Ана эндәшмәде.  


Паша күченеп килде, тик рәсми язылышу турында сүз кузгатмады. Лена шуңа борчылды. «Йә Динәгә өйләнәсең, йә, бар, чыгып кит», – дип әйтәсе килде, тик кызыннан курыкты. Динә авырга узгач кына язылыштылар. Лена тыныч сулап куйды. Ул күңеле белән туасы оныгын көтте. Ниһаять, онык сөяр сәгате дә сугачак бит. Оныгының әтисе бит, дип, Лена Пашага да башкачарак карарга тырышты. Әмма Паша гына көннән-көн көйсезләнде: кечкенә генә сәбәп табып үпкәләп интектерде, Динәгә юкка-барга бәйләнде. Лена боларның барысын да күреп торса да, ир белән хатын арасына кермәде. Аннары соң кызының Паша янында бөтенләй башка булуын да күрә иде. Паша ишек ачуга янына йөгереп килеп җитә, ярарга гына тырыша иде башкаларга артык сикереп төшмәгән Динә. Киявенең көйсез холкына түзә алмыйча, кызына җайлап кына әйтеп карамакчы иде дә: «Әни, ул бит ир-ат һәм минем ирем, туачак баламның әтисе. Аның турында миңа начар сүз әйтмә», – дип кенә туктатты кызы.  


Әле бала тумаган иде, кызы кысан фатирда, шәхси тормышларын көйләү авыр булуы турында сөйли башлады. Сүз уңаеннан гына картлар йортындагы тормыш турында сөйләргә кереште. Имеш, өлкәннәргә бергә җыелгач кызыграк: уртак темалар, уртак кызыксынулар, анда һәрвакыт тынычлык, беркемнең авыр холкына түзәсе түгел, аерым бүлмә дә бар... Лена башта бу сөйләшүләрне аңламады әле. Тик уйлап йөри торгач, кызының тел төбен чамалый башлады. Аны бит картлар йортына җибәрергә телиләр. Бу һич тә кызының теләге түгел инде. Кияве шулай тели! Динәгә генә түгел, фатирга да хуҗа булмакчы. Ленаның ачуы кайнады. Сөйләшергә җай көтте. Тик озак көтәргә туры килмәде: кызы кабат картлар йортындагы бер хәл турында сөйли башлады. 


– Кызым, миңа картлар йортына китәргә кушуыңмы бу? – дип турыдан сорады Лена. 

Дәвамы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kyzyma-mine-ulde-dip-aitegez-2


                                                                                                                                        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар