Алты айлык баламны күкрәктән аерып бер дә эшкә чыгасым килмәсә дә, башка чарабыз юк иде. Шул көннән мин бала өчен икенче урынга калдым кебек. Кайнана әни аны үз баласы, үз кызы итеп үстерергә тели ахрысы.
Һәр кеше үз баласын үзе тәрбияләргә тиеш, килешәсезме? Әни безне үзе үстергән. Ничек кенә авыр булса да, ишегалды тулы кош-корты, хайваннары булса да, таңнан алып кичкә кадәр эштә булса да... Бер дә әбиләргә илтеп куймаган.
Бездә бераз башкачарак шул тормыш. Кияүгә чыккач та ирем белән ипотекага фатир алдык. Алуы бер газап булса, аны түләү икенче газап. Банктан чыгып барганда сөенергә дә, еларга да белмибез. Бер яктан бер бүлмәле генә булса да үз фатирыбыз була, икенче яктан ай саен 20 мең түләп барырга да кирәк бит әле... Әле генә эшли башлаган ике яшь хезмәткәргә аз акча түгел иде бу.
Өстәвенә озак та үтмичә балага уздым. Беренче бала аеруча кадерле була инде ул. Без монысында да куанырга да, юорчылырга да белмәдек. Чөнки иремнең хезмәт хакы белән генә ипотеканы түләп бару мөмкин түгел иде. Ярый, исән-сау туса, ризыгы да булыр дип тынычландырды әти-әниләр. Кайнанам алдан ук үзем карыйм дип әйтеп куйды. Бердәнбер улларыннан туган оныклары алар өчен бик кадерле иде. Кыз бала булгач бигрәк тә. «Борчылма, бер ярты ел утырырсың да, аннары эшкә чыгарсың. Аңарчы декрет акчаларың белән ничек тә кредитыгызны түләп торырсыз», – диде.
Алты айлык баламны имидән аерып бер дә эшкә чыгасым килмәсә дә, башка чарабыз юк иде. Шул көннән мин бала өчен икенче урынга калдым кебек. Кайнана әни аны үз баласы, үз кызы итеп үстерергә тели ахрысы. Иртән мин эшкә киткәндә килеп кала ул безгә. Килеп керешли үк гаеп эзләп керә. «Төне буе кигән памперстан пешегеп кем ята монда? Кая әле, кызым, әбиең салдырып атсын әле. Синең дә бала табасың булыр, мин сакламасам кем саклар сине», – дигән була. Үземә әйтми, әнә шулай бала белән сөйләшкән кебек җиткерә миңа.
«Кая әле шешәләреңне юыйм, мондагы бактериядән эчләрең китмәгәе», – ди. Мин еларлык булып басып торам инде, ләкин сүз әйтә алмыйм. Ул безгә булыша бит. Ул карамаса, кемгә калдырам баламны. Ярый әле бала аңламый дип сөенә идем. Болай барса, миңа каршы котыртып бетерә баланы дип уйладым.
Шулай барды да инде. Балага яшь ярым хәзер. Әле дә мин барында бала белән бөтен сөйләшкәне – мине хурлау. «Юньле ана мондый аяк киеме киретми, име, кызым. Әбиең алып бирер әле әйбәтен», «Анаң пешергән бу әйбер ашый торган булмаган», «Әбиең бу чүпрәк белән идән дә юмас иде», «Чәчләреңне өзеп бетергән түгелме инде, нигә болай үреп куйган бу ана дигән кеше» кебек гаепләүләр сүз саен диярлек. Инде кызыбыз да мин әйткән әйберләрне эшләми, мине тыңламый кебек. Мин өйрәтсәм, әни: «Алай әйтмиләр, име, кызым, менә болай әйтергә кирәк», – дип төзәтә. Кызыбыз да аның әйткәненнән көйләнеп китә.
Шушы бер ел эчендә бер дә каршы дәшмәдем. Үземне тәмам булдыксызга санап, инде бәямне төшереп тә бетердем бугай. Ирем дә: «Син белмисең, әнидән сорыйм әле», – дип, бала турында әнисе белән киңәшләшә. Үз әниемә сөйлим, «Түз, кызым, түзми хәлең юк, баланы карый бит», – ди ул да.
Алай да бер әйтеп караган идем кайнанага. «Әни, мине бала алдында мыскыл итмә инде. Синең безгә ярдәм иткәнең өчен бик рәхмәтле без. Ләкин баланы миңа каршы котыртасың кебек, ул шулай уйлап үсә», – дидем. Шуннан соң бер атна соравыма да җавап бирмәде. Гафу үтенергәтуры килде. Мин үәзер үз балага хакым юк дип уйлый башладым. Бала өчен нәрсә яхшы, нәрсә яман икәнен хәл итүче өченче кеше мин хәзер. Башта әбисе, аннары әтисе фикере мөһимрәк.
Ипотека түлибез дип бала белән бәйләнешемне югалтам инде. Бер өзелгәнне соңыннан ялгап булырмы? Әби белән үстем, син мине кармадың да дип үпкәләмәсме кызым? Ипотека түләдек дип кенә акланып булмас бит...
фото: ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Бик начар кеше бу кайнана! Килен ипотека түли, дип, сөенер урында... Малае тапсын алайса, акча!!! Дистанционно эшли торган эш булмасмы? Ирең белән сөйләш, курыкма! Үзең генә янма
0
0