Ходай Алияне ярдәменнән ташламас, юлына мәрхәмәтле кешеләр чыгармыйча калмас, тик бүгенгесе авыр.
Кызыл балыкны күпме ашап була икән? Бер көн, өч көн, бер атнамы? Әллә озагракмы? Бу сорауга егет кеше: «Ә миндә кемнең ни эше бар?! Күпме телим шуның кадәр ашыйм!» – дияр, мөгаен. Уртача яшьтәге ир-ат: «Юк-бар белән башны катырмагыз әле», – дип кул гына селтәр. Ак сакаллы карт: «Нинди кызыл балык, балакай?! Сөтле чәй дә ипи инде безгә», – дияр. Тамактан чәй үтсен дә, ә иң мөһиме, су салып китерүче, яныңда чәй ясап бирүче кешең булсын!
...Алия минем дус кызымның хезмәттәше иде. Алар бер үк вакытта диярлек буйга узды, бер-бер артлы икесе дә ир бала тапты, инде менә декрет ялында утыралар. Читтән караганда, ике яшь әнинең дә көннәре бертөсле үтә кебек, чынлыкта, аерма – җир белән күк арасы.
«Баланы табыйммы, юкмы?» – дип, Алия бик озак уйлады, дөресрәге, булачак атаның бер карарга килгәнен көтте. Инде бөтен срок-ларны да узам дигәндә, тегесе, ниһаять, шылтыратты: «Абортка барма, өйләнешәбез». Өйләнешү никахтан узмады, әмма Алия аңа да канәгать иде. Бала көтү инде күңелле вакыйгага гына әйләнеп калгач, яшь хатын ул чакта күп нәрсәгә күз йомды бугай. Камилнең даими эш урыны юклыкка, аны үз фатирына алып кайтырга ашыкмавына, кайнанасының килене белән танышырга атлыгып тормавына (ул кияүгә чыгып, Төркиядә яши, улы белән дә күбрәк дус хатыны аша гына аралаша)... Шулай да бала тудыру йортыннан Алия туры Камилгә кайтты. «Кухняда кран эшләми, телевизоры юк, аңардан да бигрәк, суыткычы юк, нишлисе булыр инде?» – дип зарланды ул. Артистлар кебек чибәр, теле-телгә йокмый торган Камилнең чын йөзе шулай ачыла башлады. Хәер, алма пеш, авызыма егылып төш, дип яшәүчегә барлык, муллык кайдан килсен?!
Шушы бер ел эчендә Алия ун елга картайгандыр. Баланың өстенә киертергә булмагач, алар ярты кышны өйдә утырды. Яшь әнинең сөте бетте... Шушы көннәрдә дус кызым шылтырата, тагын Алия турында сөйли: «Сезгә киләм, дип хәбәр иткән иде, юлда озаклады. Трамвайда аңын югалтып егылган, әллә ничә көн ашаганым юк иде, ди. Ире бу арада шактыйдан өйгә кайтып күренмәгән булган. Инде әнисенең теге дус хатынына сөйләгән сүзен дә җиткергәннәр: «Бер бай кыз таптым, – дип мактанган Ка-мил. – Бик таза, ямьсез ямьсезен, аның каравы, мин анда кызыл балык кына ашап торам. Гомер буе шулай яшәргә хыялланган идем», – дигән.
Алиянең бүгенге хәлен дошманыңа да теләмәссең. Ире аның үзен дә, баласын да пропискага кертми. Фатир өчен түләп баручы кайнанасы аларны биредән чыгарып җибәрү өчен барысын да эшләде бугай, инде ут белән суны, газны да өздерсә... Әни янына, өйгә кайтып китәм дияр иде, анда да көтеп торучы юк: сөйләшкән саен «тор, түз!»дән башканы әйтмиләр. Гаепләп тә булмый, әнисенең хезмәт хакы өч мең ярым ди, армиядән кайтып эшкә урнаша алмаган улы да аның җилкәсендә икән. Әтиләре вафат, ярдәм итәр туганнары юк. Баланы бакчага урнаштырып, эшкә генә чыгар иде дә, беренчедән, улы әле кечерәк, икенчедән, кем аңа урын әзерләгән әле анда?! Камил Алиягә: «Син көт, мин баегач кайтырмын», – дип шылтыраткан. Яңа хатынның әтисе кайдадыр бик төшемле урында эшли икән, Камилне тир түкмичә генә акча ала торган яхшы эшкә урнаштырмакчы. Баласының әнисе: «Без монда ачтан үләбез ләбаса!» – дип өзгәләнгәнне Камил «ишетми» дә. Көт, дигән. Ә бит бер каткан бәгырьнең эремәве дә бар...
Күптән түгел бер танышымның беренче ирен кулга алдылар, суд булганын көтеп ябылуда утыра. Шушы бер ай эчендә күршем аның янына өч тапкыр барды инде. Күрергә түгел, әлбәттә, передача илтергә. Сөлгедән башлап – тәмәкегә кадәр. «Нәрсәгә кирәк бу сиңа?» – дим мин дә, башкалар кебек аптырап. «Балаларның атасы бит, – ди ул. – Яшь хатынының уенда да юк бару. Башканы табарга да өлгергән, диләр». Кызык, ул ир тимер рәшәткәле тәрәзләр аша зәңгәр күккә карап ни уйлый икән? Төкермә коега, суын эчәрсең, дипме? Ишетеп белүемчә, кайчандыр ул бу коега шактый күп «төкергән». Үкенәме икән? «Соңгы сулышларны алганда авызга су тидерүче булачак», – дип, бәлки, үзенчә сөенәдер дә әле. Гомер ахырында беренче хатыны, балалары янына кайтып егылганнар – адым саен.
Ә шулай да кызыл балыкны ашап туяр өчен күпме вакыт кирәк икән?!
Комментарийлар
0
0
Алияне бик кызгандым.
0
0
0
0
Сезнен журналны бик яратып укыйм. Кайбер язмаларны укыганда елап та алам. Кызганыч хэл, суз дэ юк. Узем дэ тырышып алга барырга тырышам. Алдагысы билгесез. Ходай ярдэменнэн ташламас! Кадеренне белмэгэн кеше белэн яшэу хэм яхшырыр дип ометлэну файдасыз икэн. Язмада эйтелгэн мэкаль бик дорес. Алиягэ унышлар телим. Барысы да яхшы булыр. Ул беренчесе хэм сонгысы да тугел. Тошенкелеккэ генэ бирелмэсен.
0
0
0
0
Мусульманнарда Ходай ,Тэнре суз юк !!!!!
0
0