Логотип
Күңелеңә җыйма

Кызыклы еллар, кызыклы шәхесләр 9

Чисто женский характер! Ашы тозлы булса да, бәрәңгесе пешеп бетмәсә дә, ите каты иде аның – озак кайнатырга туры килде, бәрәңгенең сорты башка, дип, йөз сүзгә җитә бит хатын-кыз...

Мөхәммәт абый Мәһдиев лекцияләре турында бездән алдагы курслар әллә ничекләр итеп кызыктырып сөйлиләр. «Аның лекцияләре кино сыман, озаккарак сузылсын иде, звонок кына булмаса ярар иде дип, тын да алмый утырабыз», – диләр. «Башка факультет, бүтән институт студентларының да аның лекцияләренә махсус кереп утырганы бар», – дип шаккаттыралар. «Кышкы сессиядә XIX йөз ахыры XX йөз башы әдәбиятыннан 3 нче курсларга гел «неуд» тезде», –  дип тә куркыталар.

Безгә дә ул көн килде. 3 нче курста татар әдәбиятыннан Тукай, Фатих Әмирхан, Шәриф Камал, Галимҗан Ибраһимовлар иҗатын өйрәнәбез. Мөхәммәт абый һәркайсы турында без белмәгән әллә күпме мәгълүмат бирә...

4 нче курста хәзерге заман совет әдәбияты буенча махсус курстан лекцияләр укып, Валентин Распутин, Виктор Астафьев, Василь Быков, Чыңгыз Айтматов, Фазыл Искәндәрләр турында сөйләп, безнең офыкларны киңәйтә. Ул язучыларның әсәрләрен укыйсы килә башлый. Тик... вакыт чаба гына! Сессия борын төбенә үк килеп терәлгән. Җитмәсә, егетләр Тоцк лагерьларына хәрби өйрәнүләргә китәчәк. Шуңа сессияне алданрак ябарга кирәк. Зачетлар, имтиханнарны инде майда ук тапшырасы. Мәһдиевкә дә зачет бирәсе. Мөхәммәт абый әлеге курс буенча реферат әзерләргә кушты. Безнең өчен бу бик тә мәшәкатьле бурыч сыман тоелды. Акыллы баш Камәриянең башына гениаль идея килде бит шунда! «Җәмәгать, әйдәге, Мөхәммәт абый белән сөйләшәбез дә, реферат язуны соңгарак калдырабыз. Ә ул хәзергә безгә автомат зачет кына куеп чыксын», –  ди. Бик ошады бу фикер. Инде Мөхәммәт абыйны гына ризалатасы калды. Әһә, сәгать 10 да кафедра утырышы икән! Укытучыбыз килә дә килә инде! Без, бер көтү кыз, дүрт күзләп укытучыбызның коридор буйлап килүен көтәбез. Әнә, үзе дә! Башны чөйгән хәлдә вәкарь атлап, портфель тотып безгә якынлаша. Каршысына чыгып, әйләндереп алып, гозеребезне аңлатабыз. «Егетләр военкадан армиягә китә», янәсе. «Имтиханнарга әзерләнергә вакыт та калмый», имеш.  «Хәлебезгә керегез, зинһар», «Автомат зачет куйсагыз, соңрак эшләр идек», фәлән-төгән... «Кафедра утырышыннан соң сөйләшербез», – дип,  сүзләрен сыгып кына чыгарды да кереп китте Мәһдиев. И көтәбез, и көтәбез. Утырыш бетми дә бетми. 1 сәгать үтте, 2 сәгать... Ниһаять!
Мөхәммәт абый безгә өстән генә һавалы караш ташлады да сарказм белән әйтелгән сүзләре белән безне тәмам җир тишегенә керердәй итте.

– Әле һаман басып торасызмы? Казанский сироталар кебек клянчить итеп?! Оялмыйча! Инде Лобачевканың уку залында реферат язып чыгарлык вакыт үтте! – диде безне мәсхәрәләп.

Оят, билгеле. Әмма аңа карап хәл үзгәрми бит! Без зачетка әзер түгел!  

– Лекция расписание буенча кайчан? Шул көнне, шул сәгатьтә аудиториягә килерсез. Лекция дәфтәрләрегез үзегез белән булсын! – диде дә китеп тә барды.

...О, ул зачет тапшырасы, дөресрәге, автомат-зачет куйдырасы көн! Тулай торакта инде укытучыбыз белән ике арада булган сөйләшүне сүтеп җыйган идек. Таныш аудиториядә шым гына утырабыз. Лекцияләргә дә күз йөртеп алабыз. Василий Шукшинның «Калина красная», Юрий Бондаревның «Горячий снег» китапларын укыганымны әйтермен һичьюгы, дип үземне юатам.

Менә Мөхәммәт абый үзе дә! Гадәттәгечә вәкарь, ирен читләренә мыскыллы елмаю кунган.

– Шулкадәр түбәнлеккә төшеп, теләнеп торырга кирәк бит! Дипломны хәзер үк бирегез, ә без укыту дәверендә өйрәнеп бетерербез, дип, диплом сорарга да оялмассыз сез! – дип, чәнечкеле сүзләре белән чәнчеп алуы булды, укытучысы, шагыйрә Клара Булатова кебек туры сүзле Камәриябез,  ризасызлык белдереп чәчрәп торып басты да, кайнарланып үпкәсен әйтеп тә салды:

– Сез бигрәк инде, Мөхәммәт абый! Шулай начар уйларга...

Ул сүзләрен әйтеп бетерә алмады, Мөхәммәт абый үзалдында канәгать елмаеп, төртмә теле белән Камәриягә дә бәя биреп ташлады:

– Чисто женский характер! Ашы тозлы булса да, бәрәңгесе пешеп бетмәсә дә, ите каты иде аның – озак кайнатырга туры килде, бәрәңгенең сорты башка, дип, йөз сүзгә җитә бит хатын-кыз... Менә шул инде...

Аннары ул рәтләр буйлап узып, лекция дәфтәрләребезне барлый башлады. Пермьнең Бардасыннан килгән Галиәскәр Маматовның өстәле буш иде. Мәһдиевнең үткен карашы шундук эләктереп алды ул бушлыкны.

– Сезнеке кайда?

– Бездә пожар булган иде кый, – дигән акланулы җавап яңгырады.

Бетте баш: инде педучилище бетереп үк килгән Роза Сәрвәрованың да күн тышлы дәфтәре күренми.

– Сездә дә пожар булды әллә? – ди Мәһдиев әче телләнеп.

– Юк, Мөхәммәт абый, мин күченеп йөргәндә каядыр куйганмын ул дәфтәрне, – ди күптән түгел кияүгә чыгып, Хәйдәровага әйләнгән Розабыз.

Чиратта – Фәйрүзә белән Зөлфирә өстәле. Алларында калын «общий дәфтәр» ятса да, Мөхәммәт абый гадәт буенча: «Ә сезнеке кайда?» – дип сорый. Отличница Фәйрүзә урынсыз сораудан тәмам аптырап калып:

– Менә ич! –  дип, дәфтәрен укытучыга табарак шудыра.

– Нәрсә, күзең чыкканмыни димәкче буласызмы?

– Юу-ук...

– Шулай булып чыга инде. «Менә ич»кә шундыйрак мәгънә салына! Бу очракта «менә бит»  дип әйтергә кирәк. Ул йомшарта сөйләмне...

Мөхәммәт абый әнә шулай дәрес тә биреп ала. Ә Актаныш Фәйрүзәсенә ул сүз, мөгаен, Ямаширмә кызы, ахирәте Зөлфирәдән күчкәндер. Зөлфирә бит Дөбъязларча каты итеп сөйләшә.

– Староста, деканаттан ведомостьны алып килегез! – ди Мөхәммәт абый.

Зөбәйдә ведомостьны укытучы өстәленә кертеп салуга, Мәһдиев һәр фамилиягә тукталып, «Галимҗанова – зачтено, Мәҗитова – зачтено, Шакирова – зачтено, Сибгатуллин – зачтено», дип, без көткән автомат зачетларны тезә.

– Сезгә шул гына кирәк иде. Исәнбәт, Исәнбәт, дигән булалар, монда җыенысы шундыйлар, – дип, безнең группа турында ни уйлавын да сиздереп-сиздереп ала.

Күренекле галим Нәкый Исәнбәтнең оныгы Айдар Исәнбәт турында әйтүе инде. Айдар лекцияләргә килсә килеп, күп вакыт аларны «тозлап», ике еллап безнең белән укыды да, университетны ташлап китте. Мәһдиев безне дә ялкаулар рәтенә кертте әнә шулай.

– Бу группаны кем җыйды? – диде ул зачет куйган арада.

Төрле яктан «Фәһимә апа», «Шәйхи абый», «Илдус абый» дип, безне университетка кабул иткән бик тә җайлы, кешелекле укытучыларыбыз Фәһимә Хисамова, Шәйхи Садретдинов, Илдус Гыйләҗев исемнәрен саный башладылар.

– Юк, мин сездән приемная комиссия председателе кем иде дип сорыйм! – диде Мәһдиев үҗәтлнеп.

– Зәет абый! –  дип кычкырдык бертавышка.

– Хәзер таксига утыртып, җыеныгызны Зәет Мәҗитовка алып китәм бит! – Мөхәммәт абый әллә чынлап, әллә көлеп, тәмам азартка кереп китте: тәмен табып изде безне.
Ул да булмады, шат күңелле Рәйханә Мирсәяпованың көр тавышы ишетелде:

– Барыбер таба алмассыз! Зәет абый иртүк балыкка киткәндер инде!

Балык тотарга әвәс Зәет абыйны күз алдына китереп, дәррәү көлеп җибәрдек. Мөхәммәт абый да көлә иде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар