(Роберт Миңнуллин турында хатирәләр )
Белмим, никтер Роберт абый Миңнуллинны мин һәрвакыт якын күрдем. Мөгаен, без бер яктан булгангадыр ул. Роберт абый – Күрше Илеш районыннан, мин – Актанышның Байсарыннан. Аннары уртак Сөнебез дә бар бит әле. Безнең авыл Сөннең уң ярында, аның Шәммәте – сул ярда. «Сез аяк юган сулар безгә килеп җитә инде», – дип шаяртканы да бар әле. Тагын... без бертөрлерәк сөйләшәбез бугай: «а» авазларын о-лаштырыбрак әйтеп, «баолалар», «аолмагач», «Каозан» диебрәк, ягъни мәсәлән. Юкка гына: «Тик мин инде туган җирдә Актанышта килеш тә...» дип язмаган инде ул.
Туган җиргә кайтсам-китсәм,
Юлым – Актаныш аша.
Шуңа микән, кайткан саен,
Җаным актанышлаша...
Ә Илешне – туган җирне –
Сөн генә бүлеп тора.
Сөн – сердәшем. Ул үзе дә
Мин диеп үлеп тора...
Шигырьләреннән безнең якча сөйләшү ишетелә кебек, аларны укыганда инде мин туган якка кайткандай булам.
Роберт абый белән бер чорда балалар матбугатында эшләү (Ул «Сабантуй» газетасында баш мөхәррир чагында, мине «Ялкын» журналына баш мөхәррир итеп куйдылар. Иң беренче булып телефоннан Роберт абый шалтыратып котлаганы да истә...), Актаныш Сабантуйларында кунак булу, бергә командировкаларга барулар, бер төркем редакторлар белән Германиягә баргач, Веймар шәһәрендә Гете белән Шиллер һәйкәле янында Роберт абый белән фотога төшүләр, туган якка кайтулар... Барысы да кинокадрлар кебек күз алдымнан үтә.
...Берчак Яшьләр министрлыгы үткәргән форумда редакторлар белән очрашу булды. Президиум өстәле артында Роберт абый да бар, берничә кеше аркылы мин дә утырам. Роберт абый үз итеп елмаеп, баш кагып кына сәламләде дә тиз генә нидер яза башлады. Ул да булмады, Эльмирага җибәрегез әле, дип, янәшәсендәгеләргә бер китап сузды. «Уфа–Казан юллары» дигән өр-яңа китабы!
«Эльмира!
Син дә Сөн буйларыннан,
Мин дә Сөн буйларыннан.
Сөн буйлары һич кенә дә
Китми бит уйларымнан.
Синең дә шулаймы?
06.07.99 Казан.» –
дип тә язган әле! Башлар күккә тия язды инде!..
...Март аенда безне Актаныш районы Аеш авылына мәктәп укучылары белән очрашуга чакырдылар. Районның атаклы хуҗалык җитәкчесе Дамир Җәлилов идеясе булды ул. «Балалар якташ шагыйрьләрне, журналистларны күреп, белеп үссеннәр», – диде ул. Дамир – почти минем авылдаш (аның Чишмәбашын Байсардан Сөн генә аерып тора), икебез дә бер мәктәптә укыдык, ул ике класска гына зуррак иде. Тагын шунысы да бар: Дамир эшләгән Аеш белән Роберт абыйның Шәммәтен шулай ук Сөн генә аерып тора. Шагыйрь кайтса-китсә, юлы Аеш, Актаныш аша... Дамирның киләчәктә шагыйрәләр булып китәчәк кызлары Эльмира Җәлилова белән Гөлнара Җәлилова турында әйтми калсам, язмам тулы булмас иде... «Эльмираның «Сабантуй»га юллаган шигырьләрен почеркыннан – язуыннан ук танып алам», – дигәне дә бар әле Роберт абыйның. Университетның 1 нче курсында укучы адашым Эльмира белән алар авылына алданрак кайтырга чыктык. Роберт абый – Дәүләт Советы депутаты, ул көнне аның сессия иде. Соңрак юлга чыгам, диде. Карлы Аешта Эльмираларга кайтып керүләр, сеңлесе, ул чакта әле 6 нчы класста укучы Гөлнараның «Апам, хәзер...» – дип, апасының һәр йомышына йөгереп йөрүләре, шактый кичкә калып, Роберт абыйның Казаннан кайтып җиткәнен көтеп торулар... Юлда буран икән дип хафаланулар... Сүзендә торды Роберт абый: бураннарны ерып, тәки мәктәпкә балалар белән очрашуга кайтып керде ул! Буранлы кичтә рәхәтләнеп шигырьләр тыңлап, көлешеп, сораулар яудырып, җылы бер халәттә якташ, күрше авылдан гына булган үз Роберт абыйлары белән аралашты Аеш кызлары-малайлары. (Сүз уңаеннан: еллар узгач, Эльмираның туена да чакырулы идек әле без. Кияү егет – Роберт исемле, кәләш – Эльмира. Роберт абый анда да шаяртып, Робертлар да, Эльмиралар да икәү икән бу мәҗлестә, дип куйды...)
...Шагыйрьнең 50 яшьлек юбилее алдыннан Роберт абый белән сөйләшеп, журналга шул әңгәмәбезне әзерләгән идем. Ул сөйләгәннәр әле дә хәтердә.
«Мине нишләптер гел укытучы баласы дип йөртәләр. «Юк, түгел, минем әнкәй гади авыл кешесе ул», дип, кат-кат әйтсәм дә...Минем әнкәй чиста күңелле, гадел, сабыр. Әнә Шәүкәт абый, Илдар абый, Гариф абыйлар шагыйрьлегең дә әниеңнән күчкән, диләр. Әнкәйнең сөйләшүләрен, кичәдәге чыгышларын тыңлап, күзәтеп әйтүләре, күрәмсең... »
«Миңа күптән түгел нәсел шәҗәрәмне табып бирделәр. Анда җиде буын бабам да бар. Нәселем Илеш атлы кешедән башлана. Бабам исеме буларак та якын миңа Илеш! Ә Илешнең улы Шәммәт булган. Монысы инде туган авылым...»
«Гап-гади бер авыл малае идем. Кечкенәдән шигырьләр язсам да, шагыйрь булу хыялы башыма да килмәде. Берара артист булам дип йөрдем. Ләкин театр училищесына әнкәй җибәрмәде. Аннары умартачы булырга хыялландым. Сигезенчедән соң умартачылар әзерләү училищесына дип, Стәрлетамакка чыгып киттем. Ләкин Уфада тукталырга туры килде дә, шундагы сәүдә-кулинария училищесына кереп калдым. 3 ай укыдым анда. Һәрхәлдә, котлет пешерергә өйрәндем. Әмма сагынуга түзә алмыйча, кире авылга кайтып киттем...»
«Шаян идем аз-маз гына. Астыртын шаянлык инде ул, сиздермәскә тырышып кына шаяру. Барыбер дә килеп чыга үзе! Башка малайлар кебек, алма бурлыгына да йөрдем, кыяр бурлыгына да. Әмма күңелне тетрәткән бер вакыйга да булды. 5 яшемдә мич яныннан шырпы алып чыгып, ут кабызып, үзебезнең абзарны яндырганмын. Иң зур гөнаһларымның берсе шул...»
«Теге кулинария училищесын ташлап кайткач, бераз китапханәдә эшләп алдым, колхоз эшенә йөри башладым. Яркәй мәктәбе директоры белән сөйләшеп, әнкәй мине мәҗбүри укырга бирде. Барасым килмәсә дә... Көн саен, атна саен кайту турында гына уйлыйм. Велосипедка атланып, җәяүләп, трактор чанасында дүртәр-бишәр сәгать туңып, һаман авылыма ашкынам. Укырга йөрмәгәч, «ике»леләр дә чыкты...»
«Әнкәмнең догалары»н бик җиңел яздым. Хәзер менә искә төшерергә тырышып утырам... Черновигы да калмаган, кәгазе дә... Күктән төшкән шикелле язылган...»
«Мин шагыйрь. Исемнәрсез, өстәмә эпитетларсыз гына. Иң зур дәрәҗә минем өчен – шагыйрь булу.. Депутатлыкка килгәндә, ул – яшәү рәвеше. Шушы чор, иҗтимагый ситуация таләп иткәч, мине сайлаганнар...»
«Яшь чакта ныграк үпкәчел идем әле. Шагыйрьлекнең бер сыйфаты бугай ул. Ә бәлки, балалыкныңдыр... Бәлки, әтисез үскәнгәдер... Кимсенүләр, качып елаулар күп булды инде балачакта. Шунысы: әнкәй безне ятим итмәскә тырышты. Горур булырга, үз бәяңне белергә, кеше алдында сер бирмәскә өйрәтте... Мин гомергә дә бурычка керергә яратмадым. Хет кесәмдә бер тиенем булмаса да... Күршегә кереп әйбер сорауга да безнең өйдә әллә ничек карыйлар иде. Берәүнең дә керәсе килми. Менә шундый тәрбия... Әлеге дә баягы әнкәй тәрбиясе инде һаман да...»
«Язганым да бар инде, куркак кеше мин дип. Үземнең исемне югалтудан куркам. Элегрәк, әнкәйгә минем турыда начар сүз җиткермәсеннәр иде дип курка идем. Ул хис әле дә шулай. Әнкәй минем шигырьләрне укыды микән? Якташлар, дуслар ни әйтте икән? Кабул иттеләрме?.. Шундый булган өчен күпме кыен күрергә туры килә. Үзгәреп тә булмый. Үзгәрергә уйлаганым да юк. Кешенең яшәү рәвеше һәрвакыт бертөсле булырга тиеш...»
«Өйдә әйтәләр инде, хатын да, балалар да. «Их, хәзер сине Дәүләт Советында күрсеннәр иде! Шундук куарлар иде депутатлыктан», – диләр. Тугарылып китеп йөргәнгә инде. Мин туйганчы шаярырга, рәхәтләнеп артистланырга, теләсә нәрсә сөйләргә яратам. Бала-чагадан да болайрак. Яшермим: «Президент та өйдә шулай кылана микән?» – дип тә уйлаганым бар. Бу әлеге дә баягы бала-чагалыктыр. Кайчагында балачак тишелеп чыга кебек. Бушанып каласың...»
«Музыка – хоббием. Бер начар ягым бар: кеше алдында җырлый алмыйм. Югыйсә биш ел буена университетның татар хорына йөргән кеше үзем. Тавыш та бар. Кайчакта, онытылып китеп, авыл җырларын җырлап җибәрәм. Ә кеше алдында – юк шул. Күңел тулы җыр булса да...»
...Күңелдә тагын бер бәйрәм – Роберт абыйның 60 яшьлек юбилеена Актанышка кайткан көннәр җанлана. Әнә Роберт абый Агыйдел буендагы яшел мәйданда ике куллап кунаклары белән күрешеп йөри. Ә кунаклар – бихисап! Авылдашларын әйтеп тә тормыйм инде. Казаннан бер автобус язучы, шагыйрь дуслары кайткан, Уфадан каләмдәшләре килгән. Агыйдел буендагы хәтфә болында тайлар уйнаклый. Җигүле атларга утырып шагыйрьләр мәйдан әйләнә. Шигъри Сабантуй әләмен күтәрергә... бәйрәмнең «гаеплесе» Роберт абый Миңнуллин чыга. Ямь-яшел таулар тезмәсе, якын-тирә авыллар Әҗәкүл, Ирмәш, Уразай, Куян, Актанышлар (бәлки, Шәммәт тә!) тынып шигырь тыңлый. Һәр мизгел, һәр күренеш, матур сурәт булып, күңелдә рәсемгә төшә бара. Шагыйрьгә, олылап, яшь тай бүләк итәләр. Актанышның Почетлы гражданины исемен бирәләр.
Кайтсам әгәр авылыма,
Чыксам әгәр болыннарга,
Әрем исе, әрем тәме –
Элек йөргән урыннарда... –
Сәхнәдә – Фән Вәлиәхмәтов. Ул да – якташ: Сөннең башланган урыны – Шаран районыннан. Ә менә Илгиз Закиров – күрше авыл егете генә! Ул – Аештан. Берсе шигырь яза, икенчесе көй чыгара. Һәм шулай ничәмә-ничә уртак җыр туа! «Әнкәмнең догалары», «Җырлыйм туган якта», «Соңдыр шул, соңдыр»... Менә аларның тагын бер җыры:
Ничек ташлап китим,
Ничек ялгыз итим
Сөн буенда үскән талларны?..
Айдар Галимов җырлый! Мәйдан дәррәү күтәреп ала:
Җырлыйм туган якта,
Җырлыйм сезнең хакта
Каеннарым белән бергәләп...
Күктә ай калыкты, йолдызлар кабынды – Агыйдел буенда Роберт Миңнуллин хөрмәтенә шигъри Сабантуй гөрләде.
...Икенче көнне инде кунакларны Роберт абыйның Шәммәте көтә иде. Актаныштан Аешка кул сузымы ара гына. Ә Аеш белән Шәммәтне Сөн генә бүлеп тора.
Ал чәчәкләр, ромашкалар өзә-өзә, әремле, үги ана яфраклы болыннан ялантәпи Сөнгә төшәбез. Балан, шомыртлар, таллар, өянкеләр... Аръякта – Иш тавы, Шәммәт өйләре. Анда – талбишекле туган нигез. Анда – шагыйрьнең әнкәсе Гөлҗәүһәр апа. Анда – сеңел, энекәшләр. Көтәләр.
Хыялымда – Роберт абыйны малай чагына кайтарып, чалбар балакларын тезгә кадәр күтәртеп, Сөннең теге ягына чыгарам. Үзебезне дә аңа ияртәм. Юк шул! Яр буенда җигүле атлар көтә безне! Үлән түшәлгән арбага тезелешеп утырып, арба тәгәрмәче күмелер-күмелмәс урыннан Сөнне кичеп, утырмага китәбез. Алдан җилдергән ат арбасында – Роберт абый белән хатыны Клара апа. Роберт абый, эчтән бераз дулкынланып, елмая. Ни кичергәнен, ни уйлаганын болай да күреп торабыз. Һәм аның менә бу шигырен күңелдә яңартабыз.
Дусларымны алып кайттым, Әнкәй!
Күрсеннәр дип туган ягымны.
Безнең якны яратырлар алар:
Туган ягым якты, ягымлы.
Алар тышта әле. Кыенсынып
Торалардыр безгә керергә.
Чакыр әле өйгә! Кайтты алар
Туган җирне, сине күрергә.
Офыкка ук тиеп торган басуларын, сылу каеннарын да күрдек, чишмәләреннән су да эчтек, түбәсеннән тагын тирә-юньдәге 17 авыл күренеп торырлык тау башына да мендек Шәммәтнең. Шигъри сәяхәт инде тәмам. Ә безнең китәсе килми...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Эх, үзе юк шул инде! Аны яратмаган кеше булмагандыр.
0
0