Логотип
Күңелеңә җыйма

Кызыклы еллар, кызыклы шәхесләр 17

Роза апа Туфитуллова минем өчен әни дә, апа да, сер сыяр дус кыз да булды...

Гөлкәем

Роза апа Туфитуллова турында мин студент елларыннан ук ишетеп белә идем инде. Группадашым Камәрия Җамалетдинова да, мин дә «Яшь ленинчы»ның яшь хәбәрчеләре булып, редакция биргән юллама белән Казан университетына укырга кердек. Камәрия Әлмәт районы Яңа Кәшер мәктәбен тәмамлаган. Шагыйрә Клара Булатова аларның әдәбият укытучысы һәм класс җитәкчесе булган. «Безнең Клара апа «Яшь ленинчы»да эшләүче Роза апа Туфитуллова белән бер группада укыган. Роза апа телевидениедә «Пионерстан» тапшыруларын алып бара иде. Безнең мәктәпкә дә килгәне бар», – дип, альбомындагы фотоларын күрсәтте ул. Дружина советы председателе, мәктәпнең комсомол секретаре булып йөргән кызда истәлекләр шактый иде. «Камәрия гөлкәем, бәйрәм белән котлыйм сине!» – дип, Роза апа бик матур открытка да җибәргән үзенә. «Акыллым», «Үскәнем» дип әйтүләр бар инде, ә монда – «Гөлкәем»! Минем күңелгә Роза апа әнә шул бер дә кабатланмаган яңа, матур сүзе белән килеп керде башта...

Бишенче курста инде без редакциядә эшли башладык. Мин – «Ялкын» журналында, Роза апа Камәрияне «Яшь ленинчы»га чакырды... Кайчак үзебезнең 9 нчы каттан сигезенче катка – «Яшь ленинчы»ларга төшәргә туры килә. Коридорда Роза апа очраса, журналда чыккан мәкаләм турында фикерен әйтми калмый. «Бик матур язгансың, акыллым!» – ди. Үзе шундый сөйкемле, яшь, чибәр!..

Роза апа – «Ялкын»да баш редактор

1986 елның җәй ахырында Роза апа Хафизова пенсиягә киткәч, безнең «Ялкын»га шул яшь, чибәр Роза апаны баш редактор итеп куйдылар. Беренче сөенче хәбәрен шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов җиткерде. Бу вакыйганы үзе хәл иткән кыяфәттә җил-җил атлап кереп, вәкарь генә: «Редакторыгыз Туфитуллова булачак!» – дигән җөмләсен ыргытып кына чыкты да «Чаян» редакциясе тарафына китеп югалды. Белепме-белмиме, юраганы юш килде: без читтән генә сокланып йөргән Роза апа сигезенче каттан тугызынчыга менеп кенә утырды. Дөресрәге, Мәскәүдән ВЛКСМ Үзәк Комитетыннан баш редактор итеп раслап кайтардылар аны. Ә Роберт абый Миңнуллинны «Яшь ленинчы» газетасы редакторы итеп билгеләделәр.

Безнең күңелле, шул ук вакытта тынгысыз дөньябыз тагын да ямьләнеп китте. Әллә нинди кызыклы эшләр уйлап таба, үзе дә тик тормый, безне дә мавыктырып эшләтә Роза апа. Ул безне бөтенләй башка журналистикага алып кереп китте. Польшадан, Чехиядән журналистлар килә редакциягә. Мәскәүләрдән киләләр... Үзе дә командировкаларга еш йөри. Күбесенчә Мәскәүгә. Әле ВЛКСМ Үзәк Комитетына, әле Бөтенсоюз пионер оешмасы Үзәк Советына... Роза апа башкаладан гел яңача булып кайта. Муенына ал ефәк шарфын матур итеп салган, тулышкан чия төсендәге костюмы шулкадәр килешле... Өстәлдә – Мәскәү конфетлары... Без – ул чакта әле яшь ханымнар – Роза апаның зәвыклы киемнәрен, килешле хәрәкәтләрен энә күзеннән үткәреп утырабыз. Өстәлендәге кечкенә вазадагы гап-гади тукранбашларга кадәр киеменә төстәш!

Саманта Смит китабы

Безнең редакциягә килү белән, мине Мәскәүгә, ВЛКСМ Үзәк Комитеты каршындагы Югары комсомол мәктәбенә (ВКШ) курсларга җибәрде Роза апа. Ә «Яшь ленинчы»ның җаваплы секретаре Фирая Бәдретдинова ул вакытта бер еллык курсларда укый иде инде. Шунысы кызык: Роза апа Фираяны безгә күчәр алдыннан укырга җибәргән, мине – безгә килүгә... Без аның шәкертләре идек. ВКШдагы киоскта һәрвакыт журналистларны кызыктырырлык китаплар сатыла. 12 яшьлек Америка кызы Саманта Смитның безнең илгә сәяхәте турындагы «Путешествие по Советскому Союзу» дигән китабына чират тезелде. Бер кешегә ике генә китап бирәләр. Фирая белән икәүләп чиратта торабыз һәм үзебезгә, Роза апага, Фоат Хәмидуллинга (шулай ук «Яшь ленинчы» журналисты, «Пионерская правда»ның үз хәбәрчесе – Э.З.) дип атап затлы китапны кулга төшерәбез.

«Умница! Булдыргансың!»

Роза апа «Ялкын»га килгәнче, безнең башлангыч партия оешмасы ике редакциягә берәү, һәм җыелыш-фәлән булса, без «Яшь ленинчы»га төшәбез. Чөнки аларда коммунистлар шактый, ә шагыйрь Госман Садә партия оешмасы секретаре иде. «Ялкын»ның үзенә аерым партия оешмасы булырга тиеш, диде Роза апа. Сиңа партиягә керергә вакыт, дип, мине КПСС сафларына әзерли башлады. КПССның Ленин райкомына да барып килде, миңа зур ышаныч белдереп, рекомендация дә бирде. Аның хәер-фатихасы белән бер ел кандидат булып йөрдем дә, партбилет та тапшырдылар. Ул вакытта «Яшь ленинчы» редакторы булган Роберт абый мыек астыннан гына көлеп: «Син хәзер Туфитуллованың уң кулы булгансың икән», – дип куйды.

...Журналга кулдан язып әзерләгән язмаларыбызны машинкада җыярга тапшырганчы, иң элек Роза апага укыта идек. (Машинистка кат-кат төзәтеп утырмасын дип, ул эшне шулай көйләде. Кулъязмаларыбызны ничек таныгандыр!)Үтемле фикерен, киңәшен әйтергә кирәкле сүзләрен сайлап, гәрәбә муенсасын төзәткәләп ала, уйлап кына, хәтер калдырмаслык итеп кенә үзгәрешләр кертә. Юк, башта мактый әле! «Умница! Булдыргансың! Ахырын бераз җылыт та...» – дип, минем дә күңелне күтәреп җибәрде...

Роза Туфитуллова – ВЛКСМның ХХ съезды делегаты

Бала хокуклары турында хәзер күп язалар. Ә безнең «Ялкын»га ул тема Роза апа белән бергә килеп керде. Балалар матбугатында самими, үзләре дә бала күңелле кешеләр эшләргә тиешлекне үз үрнәгендә безгә дә сеңдерергә тырышты ул.
«Ялкын»да эшләгәндә Роза Туфитуллованы ВЛКСМның ХХ съездына делегат итеп сайладылар. Шундый зур форумда безнең редактор катнашсын әле! Ә инде делегатлар кайтасы көнне чәчәкләр алып (никтер сатуда канәфер чәчәкләре генә була иде ул елларда) вокзалга чаптык – Роза апаны каршыларга. Салкынча апрель иртәсе. Газетага төрелгән чәчәкләребезне кочаклап, «Татарстан» поездын көтәбез. Яныбыздан гына ашыгып Роза апаның ире Миргалим абый (Роза апача әйтсәк – Миралим! – Э.З.) узып китте. Поезд күренүгә, ул тиз генә чәчәкләрен төргән кәгазьдән арындырды. Розалар! Аңардан күреп, без дә чәчәкләр төргән газетаны чүп савытына ташладык та ал канәферләребезне кулга тоттык. Роза апа, елмаеп, вагон тәрәзәсеннән безне күзәтә иде...

Яшьләрнең һәм студентларның Мәскәүдә узган XII Бөтендөнья фестивалендә дә катнашты ул. «Без – Татарстан делегациясе Кызыл мәйданда гармуннар белән татарча җырлап йөрдек. Чит ил яшьләре дә безнең төркемгә килеп кушылды», – дип сөйләгәннәре хәтердә калган.

Роза Рәхмәтулловна – «Сөембикә» журналы баш редакторы

Шул елларда аны әле «Вожатый» журналына, әле Бөтенсоюз пионер оешмасының Үзәк Советы аппаратына эшкә чакыра башладылар. «Юк, кызлар, сезне ташлап беркая да китмим!» – дисә дә, озак та үтми үзен «Азат хатын» журналына баш редактор итеп билгеләп тә куйдылар. Ай күрде, кояш алды апабызны. Күршегә генә кереп утырса да, безнең бер дә җибәрәсе килми. Ноябрь санын Роза ападан башка гына әзерләдек. Ә журнал тышлыгына рәссам Зифа Мөхәммәтҗанова кыш килүен әкияти Кар кызы аша сурәтләде. Ул образ Роза апа Туфитуллованы күздә тотып, аңа охшатып ясалган. Ярату да, юлына ак юллар теләү дә, бераз сагыш та сизелә иде анда...

Менә хәзер уйлап утырам да... «Азат хатын» журналы аның үҗәтлеге белән исемен үзгәртә – укучыларына ул «Сөембикә» булып килә башлый. Милләтнең иң асыл кызларына, зур эшләрен бәяләп, көмеш «Сөембикә» беләзеге» кидерү идеясе дә, әлбәттә инде, аныкы! Бөтен дөньяга сибелгән татар хатын-кызларын берләштерүче «Ак калфак» оешмасына да ул нигез сала. Кыз бала тәрбияләсәң, милләтне тәрбияләрсең, дип кабатлый-кабатлый, Казанда кызлар гимназиясен ачу хыялы белән йөреп, анысын да тормышка ашыра. Тынгысыз җаны үзенә эшләрен дә табып кына тора бит! Бәби табу йортында дөньяга аваз салган сабыйларны догалар белән чын мөселманча кабул итүләрне оештыру дисеңме, Дәүләт Советы сессияләрендә балалар хакын хаклап, кискен чыгышлар ясавы, балалар өлешенә кермәгез, дип, спирт заводына тәгаенланган акчаны балаларны дәвалауга тотуга даулаулар тагын... Лейкоз авыруын дәвалау өчен 35 миллион сум акчаны алып бирүгә, республиканың барлык бала тудыру йортларына УЗИ аппаратларын куйдыруга ирешә ул!

Роза апа – Ярлыкау комиссиясе әгъзасы

Караңгы тиз төшә торган ноябрь көнендә шулай командировкага чыгып киттек. «Сөембикә»нең баш мөхәррире булып эшләгәндә ул Президент Аппараты каршындагы Ярлыкау комиссиясе әгъзасы да иде. Гаепсезгә төрмәгә утыртканнар, дип, юл буе бер хатын, аның балалары өчен борчылып барды. Аклап, иреккә чыгару кадәресенә иреште менә. Ә бит әле кайткач яшисе дә бар. Төрле гайбәтләрдән өстен булып калырга, өй тулы кечкенә балаларга әни җылысын кайтарырга, эшкә урнашырга кирәк. Шундый кырыс сынаулар үтәргә туры килгән хатын: «И апа, миңа Ходай булышты дип уйлаган идем, Сез икән бит коткаручым!» – дип, Роза апаны кочаклап, үксеп-үксеп елады ул чакта...

...Көннәрдән бер көнне «Ялкын»га Мамадыштан бер хат килеп төште. Динар исемле малайдан. «Әгәр дә берәрсе Динар «Ялкын»ны яратмый дисә, ул – дөньядагы иң зур ялганчы булыр. Велосипедка дип җыя башлаган акчамны бирдем, барыбер язылдым «Ялкын»га», – дип язган. Әбисе белән генә яши икән. Күрше авылга җәяү йөреп укый. Җәй буена көтү көтүе дә юкка гына түгел – велосипед кирәк! Динарга сюрприз ясыйсыбыз – велосипед бүләк итәсебез килде. Тик... акча каян табарга? Менә шул чакта инде халык депутаты Роза апа Туфитуллова безне хуплап, велосипед өчен акчаны үзе бирде. Велосипедны машинага салып, Динар укыган Катмыш мәктәбенә баруларыбыз... Баланың сөенүләре... Ул аның өчен самолет булып күренде бугай инде! Әнә шулай сөендерә белә иде Роза апа.

«Сөембикә» редакциясендә кунакта – Малайзия принцессы

«Сөембикә»ләрнең ул кунаклар кабул итүләрен күрсәң!.. Бөтен шартын туры китереп, бар йоласын үтәп... «Англия королевасы гына килми калды инде безнең редакциягә! – дип көлә Роза Рәхмәтулловна. – Малайзия принцессасын кабул иттек, Ливан әмиренең дәвамчылары килде, Һиндстанның иң зур илчесен хатыны белән бергә чакырып кунак иттек...»

...Соңрак инде без коллегалар, күршеләр булып, янәшә редакцияләрдә эшләдек. Бергә командировкаларга барган чаклар, киңәш сорап, янына кергән көннәр аз булмады. 1995 елның апрелендә (баш редактор булуыма әле берничә ай гына үткән иде – Э. З.) республиканың газета-журнал редакторлары төркемендә Германиягә барырга туры килде. «Ватаным Татарстан», «Республика Татартсан», «Татарстан яшьләре», «Казан утлары», «Сабантуй» мөхәррирләре... Менә шунда Роза апа Туфитуллова минем өчен әни дә, апа да, сер сыяр дус кыз да булды инде: отельдә дә аның белән бер бүлмәгә урнаштык! Мәскәүдән Лейпцигка очулар, Тюрингиянең баш шәһәре Эрфуртка китүләр... Программа бай иде: Гете, Шиллерлар ватаны Веймарга да бардык, Бахның туган шәһәре Айзенахта да булдык, тауларга – Вартбург замогына да күтәрелдек, шәхси газета редакциясендә журналистлар белән дә аралаштык. Кичләрен «Чаян» редакторы Рәшит Зәкиев, «Молодежь Татарстана» редакторы Римма Ратникова, Роза апа, мин – дүртәүләп Эрфурт урамнарын әйләнәбез. Кибетләргә, кечерәк бутикларга сугылабыз. «Болары – Алсу белән Гөлнурга килешә, ә бу – Ларисага... Мәдинәгә, Филисәгә...» – дия-дия, Роза апа магнитлар, брошкалар, төрле сувенирлар җыя. «Син дә эшеңдәгеләрне онытма», – ди. Карале, янәшәңдәгеләргә игътибар күрсәтү турында нинди үтемле дәрес! Ә бер көнне безне Бухенвальдка – Веймардан ерак түгел бук урманына урнашкан концентрацион лагерьга алып киттеләр. Кешеләрне меңәрләп кырган үлем лагере. Крематорий, бараклар, вышка, чәнечкеле тимерчыбыклар... Биредә сигез меңнән артык совет әсирләре газапланып үлә. Капкага « Jedem das Seine», ягъни «Һәркемгә үзенеке» дип язылган. Роза апа Ремаркның «Искра жизни» дигән романын телгә ала. «Әсәрдә Бухенвальд вакыйгалары тасвирлана, – дип аңлата. – Язучы бертуган сеңлесенең концлагерь җәһәннәмендәге газапларын 509 нчы номерлы әсир язмышында күрсәткән. Коточкыч! Кайткач, ул китапны табып укы әле», – ди...

Роза апа белән Актаныш районына, минем туган якларга комадировкага кайту үзенә бер җылылыгы белән күңелдә уелып калды. Район хакимиятендә без барасы авылларны алдан ук билгеләп куйганнар: Әлем, Пучы, Актаныш. Тик безнең Байсарга керү каралмаган. Ә минем Роза апаны үзебезгә дә алып кайтасы, әти белән әнигә дә күрсәтәсе килгән иде... Ничек итсәм иттем, үзебезнең авылга алданрак кайтып киттем. Роза апа бераз соңрак, фотограф Газинур Хафизов, журналист Мәдинә Авзаловалар белән бергә килеп керде. Аның әнине якын итеп кочаклап алулары, мине мактаулары (арттырып та җибәрде инде Роза апа!), фотоальбомнар карап утырулары, мичтә яңа пешкән тәбикмәк белән чәй эчүләр... Мәңге онытылмас мизгелләр булган икән!..

Роза Туфитуллова мәктәбе

...Бик күп журналистлар, газета-журнал редакторлары аның мәктәбен узды. Һәркайсының күңелендә әллә никадәр матур истәлекләр сакланадыр. Миндә дә алар шактый икән. Гомере буе җаваплы хезмәттә булып, башкалар өчен кылган бөтен-бөтен гамәлләрен, халык, милләт язмышын, гаилә, хатын-кызлар, балалар дөньясын кайгыртып зур эшләр башкаруын, иҗатын күз алдыннан үткәрергә тырышып карыйм да... Юк, ул колачлаган чиксезлекне әйтеп, сөйләп бетереп кенә дә булмый. Алар күңелле эпизодлар булып гел искә төшеп тора. Туфан Миңнуллин Роза Туфитулловага багышлаган «Татар кызы» язмасында аның турында менә ничек яза: «Инсафлы, чибәр, акыллы, пөхтә, чая, сабыр, өзелеп ярата һәм яраттыра белгән асыл зат...» Ә Роза апа үзе миңа «Язмыш җиле» романында яратып тасвирлаган герое Гөлсем Камалованы хәтерләтә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар