Логотип
Күңелеңә җыйма

Кызыклы еллар, кызыклы шәхесләр-15

Рафаэль абый Мостафин... Миңа якыннан аралашырга туры килгән язучыларның берсе ул. Әдәби тәнкыйтьче дә, публицист та, галим дә. «Литература и жизнь» үзәк газетасының үз хәбәрчесе, «Дружба народов» журналының редколлегия әгъзасы, «Казан утлары», «Татарстан» кебек саллы журналларның баш редакторы... Муса Җәлил эзләреннән йөреп, шагыйрьнең шанлы исемен халкыбызга кайтаруга гомерен, иҗатын багышлаган зур шәхес. Ул язган китапларны укып, герой-шагыйрь турында никадәр серле йомгаклар сүтелде, күпме яңалык ачтык!

Рафаэль абый турында ниләр беләм соң мин тагын? Аның Баулыда тууын, шунда 1нче мәктәпне тәмамлап, Казан университетына укырга керүен, университеттан соң, үзе укыган мәктәптә укытучы булып эшләп алуын... Сугыш башланганда Ленинградта яшәүләрен, әтисе Әхмәт Мостафинның Хәрби академия тәмамлаган офицер булуын, язучы Александр Фадеевның Әхмәт Мостафин турында «Огонёк» журналына «Командир полка» дигән очерк  язуын, Әхмәт абыйның Ленинград өчен барган сугышларда һәлак булуын... Ленинградтан эвакуацияләнгән поездны фашистлар бомбага тота башлагач, Светланасы белән авырлы Фатыйма апа 12 яшьләрдәге улының өстенә ятып, аны саклап калуларын... (Фатыйма апа Рафаэлен ияртеп, тиздән дөньяга аваз салачак туачак кызын күтәреп, ире авылына – Оренбург өлкәсендәге  Яңа Мусага, кайната-кайнана йортына кайтып төшә). 

Болары – Рафаэль абый белән көн саен диярлек эштән бер автобуста кайтканда ишеткәннәрем. Без бит әле күршеләр дә идек!    

Ә беренче тапкыр Рафаэль абый белән сөйләшүем 1984 елның мартында булды. Мәскәүгә барып, Муса Җәлилнең оныгы Таняны күрергә, «Ялкын» журналы өчен аның белән материал әзерләргә кирәк иде. Җәлилнең хатыны Әминә ханымның, кызы Чулпанның адресларын һәм телефоннарын, билгеле инде, Рафаэль абыйдан гына сорап була! Баш редактор Роза апа Хафизова да шулай киңәш итте. Рафаэль абый башта ниләр язасым белән кызыксынды. Муса Җәлил оештырган журналның 60 еллыгына әзерләнүебез турында сөйләп бирдем, Таня – безнең укучыларның яшьтәше, аның исеменнән хат оештырырга уйлыйм, дидем. Рафаэль абый елмаеп тыңлап утырды да, бик изге эш диеп хуплады, Чулпан Мусаевнага мин дә шалтыратып куярмын, диде, уңышлар теләде. Җәлилләрнең Ломоносов проспектына урнашкан йортлары, телефон номерлары минем блокнотка күчте...

Рафаэль Мостафинның автографлы китаплары шактый өйдә. Журналистлар гаиләсе булгач (ирем Илдар белән берара «Казанские ведомости» газетасында да эшләп алдылар), «О времени, о жизни, о себе» дигән китабын да, «Кабан күле серләре»н дә «Миндә симпатия уяткан дусларыма» дип язып биргән иде. Улыбыз Алмаз беренче класста укыганда исә Рафаэль абый аңа Муса Җәлилнең балачагы турында Мәскәүдә «Малыш» нәшриятында басылып чыккан «Красная ромашка» китабын  бүләк итте...

90 нчы еллар башы. «Ялкын»да җаваплы секретарь булып эшләгән чагым. «Татарстан» журналыннан Клара Миңнуллина керде: «Рафаэль Әхмәтовичка менеп төш әле, сине безгә җаваплы секретарь итеп чакырырга тели», – ди. Бөтенләй югалып калдым. Уңайсызланып кына: «Татарстан» журналы минем өчен бик җитди басма, балалар дөньясы миңа якынрак», – дип аңлаттым Рафаэль абыйга. Берничә елдан Клара ханым Миңнуллина бу эшне матур итеп үзе алып бара башлады...

1997 елда республика газета-журналлары редакторлары өчен Скандинавия илләренә – Финляндия белән Швециягә иҗади командировка оештырылган иде.  Ул төркемдә Рафаэль абый да булуга шатланып куйдым. Һәрвакыт элегант, зәвыклы, үзе «аяклы энциклопедия» кебек –  күп белә, бик эрудицияле чын интеллигент! Меларен күлен Балтыйк диңгезе белән тоташтыручы 14 утрауга урнашкан Стокгольм турында ул коллегаларына гидтан да күбрәк сөйләде бугай әле. Швециянең иң зур газеталарының берсе «Dagens Nyheter» редакциясендә булдык. «Газета иртүк укучыларына барып ирешсен өчен төнге икеләргә кадәр дә эшлибез. Эшләре бик соңга калучылар өчен кунып калырга бүлмәләр әзерләнгән», – дип таныштырды редактор Клас Баркман. Рафаэль абыйны да, мине дә фотожурналист Ларс фотолары җәлеп иткәне хәтердә калган. Ул – «Татарстан» журналы өчен, мин «Ялкын»га дип, Ларстан фотоларын файдаланырга рөхсәт алдык...

Рафаэль абый белән үзебезнең редакциядә Муса Җәлил турында сөйләшеп утырган чаклар да булды. «Иҗатыгызны ни өчен нәкъ менә Җәлил язмышына багышладыгыз?» – дигән сорауга җавапны ул балачагындагы бер вакыйгадан башлаган иде.

– Сугыш дәһшәте безнең гаиләне Оренбург өлкәсенең Шарлык районы Яңа Муса авылына китереп ташлады. Бервакыт укытучы апа бик борчулы кыяфәттә класска килеп керде дә Муса Җәлил рәсемен дәреслектән сызып ташларга кушты. Ул иленә хыянәт иткән, фашистларга сатылган дип аңлатты. Балалар укытучы кушканны үтәде, ә мин уйга калдым. Җәлил шигырьләрен кечкенәдән үк яттан белә идем.  Мусаның туган авылы Мостафа Яңа Мусадан 25 – 30 чакрымнарда гына урнашканын белгәч, бабама ияреп шунда барганым да булды. Мусаны якыннан белгән авылдашлары аның турында авылның беренче активисты, комсомол оешмасын оештыручы, унөч-ундүрт яшендә акларга каршы сугышып йөрде, дип, яратып искә алганнар иде... Укытучы апа сөйләгәннәрдән соң йөрәктә төер калды. Җәлилнең хыянәтче булуына ышана алмадым. Университетта укыган елларда инде, аның Моабит дәфтәрләре илгә кайткач, аларның тарихын, Җәлилнең батырлыгын өйрәнүгә бөтен гомеремне багышладым. Германиягә Муса Җәлил эзләре буйлап биш мәртәбә барырга туры килде. Архивларда эзләндем, Җәлилне белгән кешеләрне таптым, ул җәфа чиккән лагерьларны, төрмәләрне йөреп чыктым, – диде Рафаэль абый. 
Беренче сәяхәт вакытында булган бер вакыйганы да искә төшерде. 

– Берлин ул вакытта икегә бүленгән иде: көнчыгыш  – Демократик Германия өлеше һәм көнбатыш – Германиянең Федератив Республика өлеше зоналары. Җәлил утырган төрмәләр көнбатыш зонада булып чыкты. Совет илчелеге машинасында шунда киттек. Ике Германия чиген чыгуга, артыбыздан бер кызгылт машина иярде. Кая барсак, артыбыздан калмый иярә, туктасак, туктала... Берлинның атаклы Тегел төрмәсенә якынлашкач, берәр камераны карап чыгарга ниятләдем. Совет илчелеге хезмәткәре мине кермәскә үгетли башлады. Моабит төрмәсендә булдык бит инде, янәсе. Төрмә коменданты да башта, юк, булмый, дип кырт кискән иде. Кинәт телефон шалтырады, моңа нәрсәдер әйттеләр. Ул шактый гаҗәпләнгән кыяфәттә безгә карап, керергә рөхсәт иттеләр, дип үткәрде. Сакчыга берәр буш камераны күрсәтергә кушты, колагына нәрсәдер пышылдады да. Ишегалдын үтеп, шактый шыксыз бинага килеп кердек. Атлаган саен – тимер ишекләр, адым саен – бик. Сакчы безне буш камерага алып керде дә, ишекне шап итеп ябып, өстебездән бикләп чыгып та китте. Утырабыз шулай бер-беребезгә карашып. Юлдашым әйтә: болар безне тикшерергә уйладылар, күрәсең, ди. Мине ачуланып та алды. 30–35 минут үткәч, безне чыгарып җибәрделәр. Шул кыска вакытта да Мусаның хәлен берникадәр аңладым кебек. Шул тәэсирләргә таянып, «Өзелгән җыр эзеннән» китабымны яздым...

90 нчы елларда Рафаэль абый Мостафин «Кабан күле серләре» дигән китабы белән маҗаралар, серләр, хәзинәләр тулы дөньяга алып кереп китте. Шунда башыма бер идея килде: үсмерләр журналында Казан тарихына бәйле материаллар биреп барырга кирәк! Исемен дә уйлап таптык: «И Казан, серле Казан!» Һәм мин аны нәкъ менә Рафаэль Мостафин алып барса, отышлы булачак дип фаразлап та куйдым. «Рафаэль абый, журнал укучыларны Казан буйлап экскурсиягә алып чыккан кебек итеп язсагыз иде», – дип, теләгемне дә белдердем. «Мин гидыгыз булырга риза!» – димәсенме! Казаныбызның тарихи урыннарын, укучыларыбызга аз таныш урам-тыкрыкларны, борынгы йортларны, архитектура биналарын кабат карап кайтып, бик кызыклы истәлекләр яңартты ул. Иске татар бистәсе, Печән базары, Кабан арты мәчете, Черек күл, Арча кыры, Казансу белән Болак арасы, Архангел зираты... Барысы турында да тирән эчтәлекле, мавыктыргыч язмалар  чыга башлады. 

Рафаэль абыйның: «Казаныбыз – серләр тулы бик борынгы шәһәр ул. Аның челтәр күперләре, таш урамнары, мәчетләре, манаралары, ымсындырып, һаман үзенә дәшеп тора. Сәяхәтебез кызык та, гыйбрәтле дә тоелыр», – дигән сүзләре, йомшак тавышы, тәгәрәтеп кенә җибәргән кебек ихлас көлүләре кабат күңелдә яңгырый. Хәтта шакмаклы пиджагына кадәр һаман күз алдында...  
  

      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар