Логотип
Күңелеңә җыйма

Кызыклы еллар, кызыклы шәхесләр-14

Гәрәй абый Рәхим... Шаян сүзле, гел елмаеп исәнләшә, ниндидер эчкерсезлек тә бар үзендә. Миңа калса, кешеләргә ничек ярдәм итеп була икән тагын дип йөридер сыман ул, һәркемгә булышырга атлыгып тора...

Мин редакциядә эшли генә башлаган елларымда кайчак аның белән бергә лифтта менәргә туры килә, йә матбугат йорты янында очратам үзен. Янәшәдәгеләргә һәрчак нидер сөйләп көлдерә. Үзенә дә «Гөргөри» дип кенә эндәшәләр. Паспорттагы чын исеме Григорийны кыскартып инде. Һич үпкәләми, көлә генә рәхәтләнеп. Бөтенесенең кәефен күтәрә. Шөгер якларында, Лениногорск районының Федотовка авылында туган керәшен егете Григорий Родионовның Хәсән Туфан киңәше белән иҗатта Гәрәй Рәхимгә әйләнеп киткәнен студент чакта, университетта укып, «Әллүки» иҗат берләшмәсендә кайнап йөргән елларда гына белдек бугай без. Шигырь җене кагылган егетләр-кызлар, «Волга» халыкара яшьләр лагерена иҗат семинарларында булып кайткач, тулай торакта  Гәрәй Рәхим белән ничек танышуларын, аның юморын, төрле мәзәк хәлләр китереп чыгаруын, «Мин авыл малае! Шагыйрь булудан бигрәк, гап-гади Гөргөри мин!»  – дип әйткәннәрен көлә-көлә сөйләгәннәре күз алдында.  Шул еллардагы популяр җыры «Оныттың бугай»ны мәгәр гел яратып җырлый идек инде... 

Үзен очраткан саен, әнә шул  хатирәләр күңелгә килми калмый иде. «Оныттың бугай» турында да сүз кузгатасы килә, тик уңайсызланып калам...  

Редакция коридорларында шат көлүе, шаян тавышлары бераздан ишетелми башлады. «Казан утлары»нда күпмедер вакыт эшләгәннән соң ул Мәскәүгә үк китте. Сергей Михалков аны РСФСР Язучылар союзы идарәсенә төрки халыклар әдәбияты буенча әдәби консультант итеп эшкә чакырган. Муса Җәлилнең 80 еллыгына Гәрәй абыйның Мәскәүдән «Ялкын» журналы өчен махсус язма  җибәргәне дә хәтердә. Герой-шагыйрьнең кызы Чулпан ханым белән дә очрашып әзерләнгән ул мәкалә Җәлилне безгә тагын да якынайтты.

Казанга кайткач, 90 нчы елларда ул берара «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә эшләде. Аннары – Татарстан Дәүләт Советында... 
Шул елларда Гәрәй Рәхим гаиләсе белән бер йортта күршеләр булып та яшәп алдык... Без – тугызынчы, Гәрәй абыйлар алтынчы катта. Гәрәй абыйның «Шәһри Казан»да эшләгән вакытлары. Газетаның баш мөхәррире Хәлим Гайнуллин да шул ук йортта, сигезенче катта яши. Без авылның бер очында яшәгән күршеләр кебек аралашабыз, тиз генә авылга шалтыратырга кирәк булса да (чөнки бөтен кешедә дә юк иде телефоннар), кисәк кенә тоз-он беткән чак булса да, йә Хәлим Абдуловичларга, йә Гәрәй Рәхимнәргә йөгерәбез. Гәрәй абыйның хатыны Диләрә дә үзе кебек ачык, сөйләшергә ярата. Иренә «Гәрәй абый» дип эндәшә. Серен дә беләбез инде: Диләрә 23 яшькә кечерәк бит. «Шәһри Казан» газетасы өчен реклама плакаты әзерләгәндә укытучы кыз Диләрәне милли киемнәрдән фотога төшерәләр, соңрак Гәрәй абый газета өчен аның белән интервью әзерли... Шулай танышып китәләр.

Без бер йортта яшәгәндә уллары Давытка 3 яшьләр тирәсе булгандыр. Кич театрга-фәләнгә барасылары булса, кайчакларда Давытны Диләрә бездә дә калдырып тора. «Сезнең Алмаз белән уйнасыннар әле», – ди. Алмаз инде 10-11 яшьләрдәге зур малай. Давытны юри сөйләштерә: әтиең кем, аның исеме ничек, дигән була. «Минем әтием – Григорий Васильевич. Ул шул ук вакытта Гәрәй Рәхим дә!» – дип җавап бирә Давыт.

Берсендә Алмаз эшкә шалтырата: «Әни, тизрәк кайт. Давытны әнисе безгә кертеп калдырды, үзе сихерчелеккә укырга китте. Мин уйнарга чыга алмыйм», – ди. Соңыннан ачыкланды: тиктормас уңган Диләрә  массаж ясау курсларына язылган булган икән. Аның белмәгән эше юк: аш-суга да оста, тәмле камыр ризыклары да пешерә, чәчәкләрнең ниндиләре генә юк бакчаларында! Алай гынамы, кыш буе яшел суган, хәтта лимоннар да үстерә... Студент чагында парашюттан да сикергәне бар икән, мотоциклда да җилдерә ала. 

Гәрәй абый Лаеш районы Саралан авылындагы йортын, бакчаларын, сыерын (алар анда сыер да асраган хәтта!) мактап туя алмый. «Андагы табигать! Әйдәгез, бер барыйк әле шунда! Мунча ягарбыз. Мичкә алмагач, чия ботаклары да өстәсәң, хуш ис бөтен мунчага тарала! Ак әрем кушылган каен себеркесе белән чабынсаңмы!..» – дип, безне дә кызыктыра. Югыйсә йә без кем инде аңа?! Алай гынамы! Табынлы мәҗлес оештырып, кунаклар җыйганда, безне дә ашка чакырмый калмый. Нәкъ авылда бөтен туган-тумачаны, күрше-күләнне җыеп сыйлаган кебек инде менә. Үзе гел уен-көлке белән сөйләшә, бөтен кешенең күңелен күрергә тырыша.

Бервакыт «Татарстан яшьләре» газетасының «Казан» милли мәдәният үзәгендә үткән юбилей тамашасында утырып, җомга кич соң гына кайттык. Ул арада көтмәгәндә-уйламаганда Чаллыдан кечкенә балалары белән дусларыбыз килеп керде. Машинада Мәскәүгә барырга чыкканнар да, буран юлларын кискән. Сөенеп каршыладык та бит... Тик өйдә ашарга берни юк! Ичмасам, бәрәңге дә беткән... Кибетләр дә ябылган чак. Хәлне аңлап алган Илдар күршеләргә ашыкты. Озак та үтми, бер чиләккә якын бәрәңге, банкасы белән тозлы кыяр-помидорлар күтәреп, әйләнеп тә керде. «Яшәсен күршеләр! Сезнең хөрмәткә шагыйрь Гәрәй Рәхим махсус биреп чыгарды бу күчтәнәчләрне! Сәлам дә әйтте әле үзегезгә!» – дип, кунакларны да көлдереп алды. Шундый иде инде ул Гәрәй абый. Яңа машина алгач, күрше егетләрен төяп, табигатьтән әйләнеп кайтулары дисеңме, бакча җиләгеннән авыз итегез, дип, виктория җиләкләре кертүләре тагын... Шундый да юмарт, киң күңелле булса да булыр икән! 

Берничә елдан Чистай урамындагы ул йорттан алар да, без дә башка фатирларга күчендек. Күрешергә туры килгәндә, якын туганнарны күргәндәй сөенешеп күрешә, хәл-әхвәл сораша идек.  

...Ә «Оныттың бугай» турында барыбер сөйләштек. Чәчләрен толымлап үргән, актрисаларныны кебек матур йөзле күрше авыл кызы Гәрәй абыйлар авылында –  Федотовка мәктәбендә укый башлый. Озын киң итәктән, фонарик җиңле блузкадан йөргән ул кыз Григорий Родионовны тәмам гашыйк итә. Атлап йөрүләре дә, тавышы да, оялчанлыгы да – барысы да матур икән! Кыз да егетне ярата. Әмма мәхәббәт озын гомерле була алмый. «Бер-берсен артык нык яратканнар беркайчан да кавыша алмаган. Без дә бергә була алмыйбыз. Башка миңа хат язма», – ди кыз.  Егетнең язган хатлары җавапсыз кала... Кызның мәктәптә укыган еллардагы образы күңелендә мәңге онытылмаслык хатирә булып яши.  

Син бүген дә миннән еракта,
Иртәгә дә миннән еракта,
Гомер буе миннән еракта –
Ләкин үзең һаман йөрәктә
, – дип яза ул.

...Гәрәй Рәхим турында менә шундый истәлекләр сакланган миндә. Олы җанлы, миһербанлы, балаларча ихлас кеше иде Гәрәй абый. Юксынабыз. Сагынабыз...

     
      
               

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар