Логотип
Күңелеңә җыйма

Кызыклы еллар, кызыклы шәхесләр-12

Ренат Ибраһимов... Бу популяр җырчы 70 нче елларда без – студентларның кумиры иде...

Тулай торак бүлмәсендә, үземнең карават янындагы стенада Ренат Ибраһимовның зу-ур портреты эленеп тора. (Ул матур сурәтне каян тапканмындыр инде?!) Без, кызлар, бөтенебез аңа егылып гашыйк. Опера-балет театрындагы концертларына чабабыз, пластинкага яздырган җырларын бертуктаусыз әйләндерәбез, аның турында ишеткән-белгән яңалыкларны уртаклашабыз...

– Александра Пахмутова Ренат Ибраһимов өчен махсус җыр язган!

– Аны итальяннар русларның Павароттие дип йөртә, ди, беләсегез килсә!

– Кызлар, «Песня года» бара! Ибраһимов «Наш город»ны җырлый!

– Ура! Сочида узган эстрада җырлары конкурсында безнең Ренат Ибраһимов лауреат булган!

...Еллар узды. Мин журналистиканы сайладым. Яраткан җырчымнан интервью алу хыялы гел күңелне кытыклап тора иде. Андый җай да чыкты. Ренат Ибраһимов бит 1978 елда Яшьләрнең һәм студентларның Гаванада узган Бөтендөнья фестивалендә катнаша. Җырчы белән очрашып, дөнья яшьләре фестиваленнән алган тәэсирләре турында сораштым. Хәтерлим, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрындагы концертыннан соң булды ул сөйләшү. Миңа, әле ул чактагы тәҗрибәсез журналистка игътибар күрсәтеп, барлык сорауларыма җавап биргән иде.

Соңрак, 1995 елда үсмерләр журналында эшләгәндә, Ренат Ибраһимов белән күрешеп,тагын бер язма әзерләү бәхете елмайды.

Менә хәзер шул әңгәмәдәге җаваплар бөек җырчының тавышын ишеттергәндәй була. 

 Ренат абый, бүген дә сагынып куя торган балачак хатирәләрегез бармы? 
– Кукмара районының Туеш авылына бик еш кунакка кайта идем. Су кереп, балык тотып, каз куып, көтү каршылап йөргән чаклар... Аннары, беләсезме, нәрсә? Шул авылда мин малайлар белән качып кына тәмәке пыскытып карадым бит! (Рәхәтләнеп көлә.) Соңыннан әти арт сабагымны укытты: мәңге тартмаслык булдым. Балачакта Мәскәүгә барган чакларым еш искә төшә. Бер елны Кремльдәге Зур Чыршы бәйрәменә эләктем. Миңа, 10 яшьлек малайга әллә ни кебек тоелды инде ул! 

Хәзерге Мәскәүгә дә шундый җылы хисләр саклыйсызмы?
– Мәскәү Мәскәү инде! Мәскәүгә һәрчак ашкынып барам.

Ә мәктәптә ничек укыдыгыз Сез?
– Төрлечә: «ике»ләләр дә, «өч»леләр дә, «биш»леләр дә ала идем. Ничәлегә укуың укытучыдан да тора ул.

Кечкенә вакытта ук җырчы булырга хыялландыгызмы?
– Җырчы булам дип йөрмәсәм дә, җырларга ярата идем. Балалар бакчасының солисты идем мин.

Зур сәхнәгә профессиональ җырчы булып... 
– 1973 елда аяк бастым. «Красная гвоздика» конкурсы концерты. «Юрий Силантьев оркестрына кушылып җырлый Ренат Ибраһимов!» Шәп яңгырыймы? (Көлә.)

Ә шулай да соңгы вакытта Сезнең концертлар сирәк була. Гаеп кемдә?
– Перестройкада... Татарча – үзгәртеп корумы әле?..  Нигә, начармы әллә? Ирек, демократия бар хәзер. Сәхнәгә бик күп җырчылар килде, яңа исемнәр пәйда булды. Әмма без культура, зәвык ягыннан шулкадәр артка тәгәрәдек. Җыр-моңнан ерак торган такмакларга күчтек. Һәвәскәрләр «йолдыз»лар югарылыгына күтәрелде. Профессионаллар юк, культура юк... Нишләмәк кирәк: революция чорында яшибез. Ә революция гомер-гомергә җимергән генә.

Кайсы татар композиторлары әсәрләрен яратып башкарасыз? 
– Миңа Сәйдәшев, Җиһанов, Яхин әсәрләре якын. аларны башка халыклар да яратып тыңлый.

Гастрольләргә аеруча яратып бара торган шәһәрләрегез?
– Мәскәү, Санкт-Петербург... анда тамашачылар югары зәвыклы.

Ә бер исемне атарга оныттыгыз...
– ...

Яшь тамашачыларга Ренат Ибраһимов «Артекчы» буларак та якын бит!
– Ә-ә, «Артек»! Әйе шул! Мине быел да «Артек»ның 70 еллыгына кунакка чакырдылар. Александра Пахмутованың «Каким он парнем был» җырын башкардым. Юрий Гагарин турында.  (Бер-ике юлын җырлап күрсәтә.)

Җырчы Ренат Ибраһимовка нинди кызлар ошый икән?
– Рухи яктан бай кызлар. Тышкы матурлык та булсын, әлбәттә. Ирләр зирәк, акыллы кызларны ярата.

Исемнәре дөньяга танылган бөек шәхесләр белән шактый аралашкан кеше Сез. Арадан кайсылары аеруча кадерле?
– Бик күп шагыйрьләр, композиторлар белән якыннан таныш идем. Кызганыч, алар әкренләп арабыздан китә бара. (Көрсенеп куя.) Мәрхүм Арно Бабаджанян... шагыйрь Роберт Рождественский... Фрадкин, Соловьев-Седой... Үзебездән – Нәҗип Җиһанов...

Үзегез булган илләрдән иң ошаганы?
– Әлбәттә, Италия! Рим! Анда Европа культурасы.

Ә хәзер кая җыенасыз?
– Мәскәүгә Георг Отсның 75 еллыгына чакырдылар. Мин анда Салих Сәйдәшевнең «Әдрән диңгез»ен алып барам. Чөнки Георг Отс үзе дә яратып башкара торган булган аны.

...Соңгы тапкыр 2000 нче елларда Мәскәүдә күрештек аның белән. Ел саен ноябрь аенда Мәскәүдә ВДНХда массакүләм мәгълүмат чараларының Бөтенроссия күргәзмәсе оештырыла иде. Газета-журналлар күргәзмәсендә Татарстаннан да бик күп басмалар катнаша. Безнең күргәзмә янында һәрчак халык! Язучылар, журналистлар, сәясәтчеләр, депутатлар, сәнгать кешеләре... Ә бер көнне җырчы Ренат Ибраһимов та килгән иде. Аны күреп шундый сөендек! Безнең белән фотога төшүен дә сорадык. Би теләп риза булды. Әнә ул – Ренат Ибраһимов, елмаеп, уртабызда басып тора. 

Фото: автор архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар