Җыр тәэсиреннән һушсыз калып бер тын дәшми утырабыз...
Безне 1 нче курста иске татар язуыннан Мостафа Ногман укыта башлады! Ә мин аны мәктәп елларыннан ук беләм дип сөендем. Безнең авылга җыр язарга килгән абый бит бу, дим. Беренче курста әле авылны сагынып елаган, җай чыккан саен аэропортка барып, Актанышка оча торган самолетларга карап калган чакларда шушы Мостафа Ногман чүт кенә үзебезнең якташ сыман да тоела иде. Арчада туган икәнен белсәм дә!
Әле дә хәтерлим: болытлы сентябрь көне иде. Безне мәктәп ишегалдындагы линейкага тезделәр. Мәктәп тормышында берәр мөһим вакыйга булса, һәрчак шулай. Мәктәп директоры килгән кунак белән таныштыра: «Бүген бездә кунакта Казан дәүләт университеты укытучысы, шагыйрь Мостафа Ногман», – ди. Безнең каршыга зур гәүдәле бер абый чыгып басты. Берет астыннан бөдрә чәчләре ташып тора, күзләре очкынланып яна... Университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеге, үзенең шунда борынгы татар язуыннан, гарәп, фарсы телләреннән дәресләр алып баруы турында сөйләгәне истә калган. Университет студентларын безнең районга бәрәңге алырга алып килгән икән бу абый. «Сезнең Актаныш районы бик матур урынга урнашкан. Актаныш басмаларыннан гына Агыйделгә төшәсең...Казанга, Уфага китүче пароходларны яшьләр гармуннар белән җырлап озата... Илһамланып, шушы көннәрдә генә Сара Садыйкова белән «Актаныш таңнары» дигән җыр яздык», – дип, ул безгә җырлап та күрсәтте.
Ә июнь аенда ул безнең авылга композитор Сара Садыйкова белән бергә килде. Байсарда туган данлы комиссар, соңыннан ТатЦИК председателе, 30 нчы елларда СССР Тышкы сәүдә вәкиле булган Шәйгәрдан Шәймәрданов турында җыр язарга дип, махсус килгәннәр. Укытучы әтием шул очрашуны оештыру, аларны озатып йөрү өчен җаваплы иде. Әти кушуы буенча Сөн буйларыннан, урманнан ак, зәңгәр чәчәкләр җыеп кайттык, сәламләү сүзләре әзерләдек. Кич клубта очрашу булды. Икенче көнне иртүк әти Аккүзгә бару хәстәрен күреп йөри башлады. Мостафа абый белән Сара апаның шунда барасы килгән икән. «Чишмә» колхозы рәисе, республикада даны таралган Ясәви Хөсәеновның да үз авыллары турында җыр яздырасы килгән, ди. Әти Казан кунаклары турында гаҗәпкә калып, көлә-көлә әнигә сөйли: «Авылча бик простойлар. Мәзәк сүз сөйләп гел көлдерәләр, сүз көрәштереп тә алалар, бала-чага кебек беркатлы үзләре... Әрем исенә исләре китеп, колын күрсәләр дә сөенеп, тарантастан төшеп калырдай булып бардылар Аккүзгә чаклы», – ди. Сөн буендагы әрәмәләрне, балык күлләрен, Сөн аръягындагы кымыз йортларын, савым бияләрен күреп тагын хәйран кала болар. Ә бераздан «Бер гүзәлен сагынам Чишмәнең» җыры туа...
...Менә шул Мостафа абый безне гарәп хәрефләре белән язарга өйрәтә башлады. «Иске татар язуы» дигән махсус предметтан керә иде ул безгә. Студентларга «улым», «кызым» дип кенә дәшә. Җае чыкканда җырлары турында да сөйли. «Арча кичләре», «Балкый Шәйморза утлары», «Салагыш болыннары», «Туган авылым Чынлы»лар турында... Без аның университет турындагы җырын аеруча яратабыз.
«Ак мәрмәр колонналар
Тезелеп киткән,
Кайчандыр бу юллардан
Яшь Ильич үткән...» – дип җырлап йөрибез.
Мостафа абый җырның кушымтасын:
«Кая китсәк тә онытылмас
Университет,
Сакланыр һаман күңелдә
Безнең факультет», – дип җырлап, «Яшьләр, бу җыр сезнең хакта», – дип кабатларга ярата.
Без 1 нче курста укыганда аның «Иртәнге җырлар» исемле китабы басылып чыкты. Ул һәрберебезгә китабын гарәп хәрефләре белән автограф язып таратты. «Укучым Әлмирәгә хатирәм» дип язып, китабын миңа тоттырганда, и үземнең Байсарныкы икәнемне, безнең авыл турында җыр язуларын, әти белән якыннан аралашуларын әйтәсем килә үзенә... Тик артык оялчанлык анда да телемне бәйләп куя. Мин бары Байсардан икәнемне әйтәм, һәм... парторг Газетдинов абыйның исемен телгә алам. Янәсе ул Мостафа абыйларга клубта рәхмәт сүзен җиткергән! Әти турында ләм-мим! Йә, ни була инде шунда һич югы әтидән сәлам тапшырсам!
Мостафа Ногман әле кайберләребезне фарсы теленнән дә укытты. Кайберләребезне, дим, чөнки берәүләр – немец теле, икенчеләр – инглиз теле, өченчеләр француз теле төркеменә язылды. Әдәбиятка тартылганраклар өчен экзотика булгандыр инде: без фарсы телен сайладык. Мәктәптә әнием немец теленнән укыткач, дәвам итүче төркемгә генә дә кереп утыра ала идем бит инде югыйсә. Юк, миңа фарсы теле, Мостафа Ногман дәресләре кирәк булды!
Без фарсыча текстлар укыйбыз. Хәзер искә төшерәм дә, ул дәреслектә Әхмәт белән китапханәгә бару турында җөмләләр күп иде бугай. Ек, де, се, чәхар, пәнҗ, шеш,һәфт, һәшт, ноһ, дәһ дип, унга кадәр саный да беләм икән әле. Якшәмбе, дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә дигән атна көннәре исемнәре әнә шул саннардан килеп чыккан икән инде. Мостафа абый «Мин сине бик яратам» дияргә дә өйрәтте әле. «Мән ту ра хейли дуст дарәм» була, ягъни мәсәлән. Күзләр, чәчләр, кул-аяклар турында тема үткәндә, зәңгәр күзле шагыйрә кызыбыз Камәриягә сокланып, ул кайчак Камәриянең күзләре турында чашме аби рәнг дип әйтә иде. Ә Нәкый Исәнбәт оныгы Айдар дәрескә әзерләнми килеп, «хәтта» дигән сүзне интегә-интегә «хти» дип укыгач, «Әзерләнми килгәч, менә шулай хти-мти дип торасың шул инде, Айдар улым», – дип, егетне шактый кызартты да әле.
Мостафа абыйның дәрестә кыен сораулар бирә башлаячагын сизгән кызлар исә хәйләгә керешә. Вакытны сузар өчен, берсен-берсе бүлә-бүлә, аның җырларын искә төшерә башлыйлар.
– И Мостафа абый! Тулай торакта гел сезнең җырларны гына җырлап йөрибез.
– Хәтта кухняда бәрәңге әрчегәндә дә!
– Чынлапмы? – дип очына укытучыбыз. – Кайсыларын җырлыйлар?
– Яңа чыккан җырыгызны! «Күзләреңне күзләмим»не! – дип ярып сала чая Тәгъзимәбез.
– Алларын бирсәң икән,
Гөлләрен бирсәң икән,
Сагынган минутларымда
Елмаеп килсәң икән, – дип, җырлап та җибәрәләр. Салпы якка салам кыстырырга безнең кызларга гына куш!
Мостафа абый бар дөньясын онытып җырга күчә. Ул бәхетле, ул канәгать!
Берүк шауламагыз, дошманнар ишетмәсен, дигән була үзе. Ул арада дәрес беткәнен хәбәр итеп кыңгырау да шалтырый.
...Көзге көннәрнең берсендә укытучыбыз бик дулкынланып, очып диярлек аудиториягә килеп керде.
– Сезнең турыда җыр яздык! Музыкасы Рөстәм Яхинныкы! Бу җыр әле беркайда да яңгырамады! Сез – беренче тыңлаучыларым! – ди.
Без әсәренеп Мостафа абыйны тыңлыйбыз. Җыр премьерасы! Шагыйрьнең йомшак тембры безне тәмам сихерләп, әллә кайларга очыра.
Киек казлар китә җылы якка
Төркемнәре белән гел бергә;
Казлар китә, ә без якын дуслар –
Сагынышып килдек күрешергә.
Казлар оча һаваларда,
Сызылып кала зәңгәр юллары;
Казлар кебек үтә, тезелеп үтә
Онытылмаслык яшьлек еллары...
Җыр тәэсиреннән һушсыз калып бер тын дәшми утырабыз. Аннары торып басып кул чабабыз, Мостафа абыйны барып кочаклыйбыз.
– Менә сез дә укып бетерерсез. Еллар узгач, очрашырга җыелырсыз. Онытылмас яшьлек елларын сагынып искә төшерерсез. Саф хыяллар белән беркетелгән яшьлек дусларыгыз югалмас. Бәлки, шушы җырны да җырларсыз әле, – ди ул.
...Әйе, Мостафа абыйның бу җыры безнең гимн кебек хәзер. Күрешкән саен яраткан укытучыбызны сагынып, яратып искә алабыз. Җырларын җырлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк