Чираттагы сан өчен «Әдәплеләр клубы» рубрикасына бер язма әзерләргә кирәк иде миңа. Балаларны табын янында ничек утырырга, үзеңне ничек тотарга өйрәтә торган. Этикет кагыйдәләре, ягъни мәсәлән.
«Әйдәгез, барыгыз да өстәл янына утырышыйк әле...» Шул бер җөмләне язып куйдым да, и утырам, и утырам... Алан-йолан каранмаска, ашыгып-кабаланып ашамаска, шапыр-шопыр чөмермәскә, кайнар ашка өреп утырмаска, пычак-чәнечкеләрне дөрес куллана белергә... Барысын да язарга кирәк. Хәйдәр Гайнетдинов, әнә, «Яшь хәбәрчеләр мәктәбе»нә журналистика бүлеге деканы Флорид абый Әгъзамов белән чираттагы дәресне машинисткага кертергә әзерли: Әгъзамов җибәргән текстны балалар журналы стилендә редакцияли. Каршымда утыручы Габделхәй абый Сабитов, ике катлы күзлеген киеп куйган да, өстәлдә өелеп торган укучылар хатларына җавап яза... Ә минем никтер бер җөмлә дә язасым килми. Була бит шулай да. Күрше кабинетта җаваплы секретарь Разил абый Вәлиевнең телефоннан сөйләшкәне тонык кына ишетелеп куя. Бүлмә ишеге ачык булгач, коридордан үткән-сүткәннәр күзгә чалынып кала. «Азат хатын»ныкылар, «Чаян»ныкылар... Барыбыз да 9 нчы катта утырабыз бит. Баш редактор Роза апа Хафизова «Обком комсомола»га китеп барды. «Казан утлары»ннан 9 нчы катка төшеп, безнең ачык ишеккә карап: «Китмәдегезмени әле, наданнарым» дигән «коронный» сәламен юллаган Марсель Галиевнең тавышы Разил абый бүлмәсендә ишетелә иде инде. Ашыгып кына йөгерә-атлый узган «Чаян» редакторы Рәшит абый Зәкиевне күреп калдым. Хәйдәр төртмә телләнеп: «Чаян» тикле «Чаян» редакторы йөгереп йөрсен инде!» – дип, әллә гаҗәпләнеп, әллә көлеп әйтте шунда – аңламассың. Техник редакторыбыз Фәния апа, «Мин киттем, балалар, саубулыгыз», дип өенә ашыкты. «Җомга көн, әй, нәрсә утырам соң әле! Дүшәмбе язам да атам бит», дидем дә кайтырга җыена башладым.
...Дүшәмбе. Иртән эшкә килеп, өстәлемә уздым. Нибары бер җөмлә язылган кәгазь битем көтәдер. Хәзер, хәзер... Чү! Бу ни бу?! Өнемме, төшемме? Бит тутырып язылган мәкаләм... өстәлдә ята! Миражмы соң әллә? Күземә күренәме? Почерк та нәкъ минеке сыман... Һушсыз калып, урындыкка сеңдем дә үзем юкта язылган мәкаләмне укый башладым.
«Әйдәгез, барыбыз да өстәл янына утырышыйк әле... – диде Хәйдәр, номерга керәсе материалларны барлап. – Мин карап чыктым. Төзәтәселәрен тиз генә төзәтегез дә, Разилгә укырга кертәм. Сәгать 10 да Роза апага керәбез. Баш редактор планеркага җыя, – дип сөрән салды ул вәкарь генә. Ул арада күрше бүлмәдән журнал рәссамы Айдар Үтәгәнов атылып керде. Үзе ашыга, сөйләгән сүзен һич аңлап булмый: «Хәйдә, Хәйдә, ни... мин айн момент... ымсыга кешикеле... – дип нидер бытылдый башлады.
Аның буталчык сүзләрен аңлый алмый азапланган Хәйдәр, күзлеген бер салып, бер киеп: «Нәрсә, нәрсә?! Һич аңламыйм, – дип иңсәләрен сикертте. – Нинди шикле, нинди ымсы? Шикле ымсыну, Үтүк!» Айдарны үзара «Үтүк» дип йөртәләр иде.
Айдар артыннан ук йөгереп кергән техник редактор Фәния апа тылмач ролен үтәп: «Кеше шикелле МЦга керәм ди», – дип тәрҗемә итте (телен Фәния апа гына аңлый, чөнки икесе бер бүлмәдә утыралар!) Иҗат әһелләре арасында бик популяр булган «Молодежный центр» ресторанын кыскартып шулай йөртәләр бит. Айдар шырык-шырык килеп, бөгелә-сыгыла көлә башлауга, Фәния апа кайгыртучан әниләр кыяфәтенә кереп, Айдарны битәрләргә кереште:
– Җитте, Айдар! Номер тапшырасы бар! Беркая китмисең – хәзер художниклар килә.
– Ну Фаниапа!.. Хәйдәр, кешикеле бир инде бер 3 сум, ә? Бир инде давай! – дип тәкърарлады.
– Бу нинди тавыш? Нәрсә бүлешәсез иртәдән үк? – дип, ишектә Разил Исмәгыйль улы күренде.
– Ни бит, Разил, цехка чакыралар, – дип алдашты Айдар.
– Анда 3 сум түләп керәсемени? Менә яңалык! – дип шаккаткан булды Разил, хәйләкәр елмаеп. – Әй, егетлә-әр!
Фәния апа: «Тавил әкиятләргә рәсем китерәм дип шалтыратты, әйдә-әйдә», – дип, Айдарны хәйләләп-юмалап, үз бүлмәләренә алып чыгып китте. Номер тапшырыр алдыннан җаваплы секретарь янында сатулашып торып булмый бит инде.
Ишекнең ябылып торасы юк икән. «Сәлам, Хәйдәр! О-о, Рәзил! (Ул гел шулай Рәзил, ди!) Син дә монда икән!» – дип чырык-чырык көлеп, фотограф Рөстәм Мөхәммәтҗанов килеп керде һәм әйбәт пленкалар кирәк, алар Мәскәүдә генә, дип, командировка даулый башлады. «Фотохудожникларның бильдредакторы булырга тиеш. Минем юк менә. Иске чиләктән яктырткыч ясыйбыз, дисәң, чит илдәге коллегалар тәгәрәп көләчәк, ха-ха», – дип, үз зарларын түгә башлады. Разил, гадәттәгечә җор телләнеп: «Рөстәм, синең сүзләрдән соң йөрәк кысыла, елыйсы килә башлый... Әле дә түзәсең инде!» – дигән булды.
– Менә шундый кешеләр белән эшләргә туры килә инде, Разил, – диде Хәйдәр, аптыраган кыяфәттә кулларын җәеп җибәреп.
Бу иртәнге летучка алдыннан була торган гадәти сөйләшүләрнең берсе иде. «Ялкын» редакциясендә гадәти эш көне башланды...»
...Язманы күздән яшьләр чыкканчы тәгәрәп көлә-көлә укыдым. Айдарның кеше аңламастай сөйләшүен әллә нинди кәкре-бөкре, сырлы-дулкынлы хәрефләр белән язуын гына күр! Һәркем үз холкы, хәрәкәтләре белән күз алдыннан үтте.
– Хәйдәр, кем язды икән моны?! Чын шедевр бит бу! – дим.
– Ә, анда җомга көнне Марсель Галиев кереп утырган иде. Шул язган инде! – диде Хәйдәр.
Текстка күз йөртеп чыккач, ни җитди Хәйдәр дә көлеп җибәрде. «Ну Марсель! Шәп эләктергән безне!» – дип башын чайкап куйды.
Ә почеркын минекенә охшатып язуы – Марсель абыйның художниклыгыннан инде ул!
...Ни гаҗәп, балаларны табын артында утырырга өйрәткән мәкаләне бик тиз яздым шушы хәлләрдән соң. Мөгаен, Марсель Галиевнең шаян хикәясе тәэсир итми калмагандыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк