Логотип
Күңелеңә җыйма

Контактта: Нурзадә

Казан дәүләт педагогика институты
Кияүдә түгел.
Карьера: җырчы, автор-башкаручы, тамада. 
Тормыш шигаре: «Барысы да әйбәт булачак – баш ярылып, күз чыкмаган».
Шәхси тормыш 

Сөендергәне
Хуш килдегез!..
Быел әллә ничә тапкыр кыр казлары кайтканын күрдем! Безгә, шәһәрдә яшәүчеләргә, мондый бәхет еш эләкми. Калаларны казлар күбрәк урап уза бугай... Шундый матур итеп тезелешеп очтылар! Табигатьнең бу могҗизасына башкалар да минем кебек сокланып карыймы икән?! Күктә казлар төркеме күргәндә гел уйлыйм: меңәр чакрым юл узып, туган якка ничек кайта икән бу кошлар? Адашмыйча, юлны онытмыйча. Кошларда да кеше язмышлары – туган як аларга да газиз...  

Көендергәне
Нигә без битараф?! 
Язгы салкын көнне авылга кайтып барам. Яңгыр ява. Тукталышта бер яшь  хатынны утырттым. «Бер сәгать басып торам инде, бер машина да туктамый», – дип көрсенә. Әнисе авырый икән, аның хәлен белергә барган. Ярты ел элек кенә авылга кияүгә чыккан, фермада сыер сава, 10-15 мең сум акча ала икән. «Кул эшләрен яратам, әйберләр дә бәйләп саткалыйм», – ди. Жәлләтеп сөйләве түгел, сүз иярә сүз итеп кенә... Иренә шалтыратып алды: «Аякларым лычма су, олы юлга чыгып каршы ал әле», – дип үтенде. Ул төшеп киткәч тә, яныннан бер сәгать дәвамында узып торган машиналар турында уйладым: рульдә  артында ир-атлар булгандыр инде...

 
Татарстанда


Сөендергәне
Дөнья акчага гына корылмаган
Без, җырчылар, артистлар быел да шактый хәйрия концертларында чыгыш ясадык: Казанда, Балтачта, Арчада... Мин дә үземнең төркемем белән Арча һәм Саба картлар йортларында булып кайттым. Карт-карчыклар килеп аркабыздан сөя, рәхмәт әйтә. Шундый рәхәт тә, авыр да алар каршында чыгыш ясавы. Өлкәннәрне ял иттерәбез – монысы күңелгә рәхәт, әмма анда яшәүчеләрнең язмышын якыннан белгәч, кыен булып китә. Иртәгә ни көтәсен беребез дә белми. Иҗатташ дусларымның риясызлыгы өчен бик куанам. 
Шәхси тормыш:

Көендергәне:
Хатын-кызны бәяләмәделәр
Быел Тукай премиясен алучылар арасында бер хатын-кыз да булмавы кәефне төшерде. Арада бик лаеклылар бар иде, минемчә. Танылган язучы, тарихчы, милләтпәрвәр Фәүзия Бәйрәмова, бөтен төрки-татар дөньясына таныш җырчы Гөлзадә Сафиуллина... Татар халкын дөньякүләм танытуга зур өлеш керткән шәхесләр. Хатын-кыз, гомумән, ир-атның күбесе булдыра алмаган  эшләрне башкарып чыгарга сәләтле. Көчле дә. Егылсалар да, торып басып өс-башларын кагып җибәрәләр дә, кабат алга чабалар.

 
Дөньяда


Сөендергәне:
Берләшүгә бер адым
2012 елда Томскида 6 мең кеше катнашында башланган «Үлемсез полк» йөреше – бүген инде халыкара акциягә әйләнде. Дөньяның кырыклап илендә фашизмга каршы көрәштә һәлак булганнарның якыннары бу көнне аларның фотосурәтләрен күтәреп, урамнар буйлап узды: Австралиядә, Кипрда, Аргентинада, Италиядә, Израильдә, Эстониядә, Америкада... Россиянең үзендә «Үлемсез полк» йөрешенә быел 20 миллионнан артык кеше катнашты. Тынычлык бар халыкка да бик-бик тансык, кадерле шул!  

Көендергәне
Кичерегез, ветераннар...
Донецк өлкәсенең Славянск шәһәрендә Бөек Җиңү көнен бәйрәм итәргә урамга чыккан 91 яшьлек сугыш ветераны, Белоруссияне фашистлардан азат итүдә катнашкан Любовь Печконың өстенә йомырка атканнар; Харьковта «Георгий тасмасы» тагучыларга һөҗүм иткәннәр; Киевта «Үлемсез полк» йөрешен өзәргә маташканнар... Бу минутларда ветераннар ниләр  кичерде икән?! Минем дә бабам сугыш ветераны иде. Берничә тапкыр яраланган булган – таякка таянып йөри иде. Ул бу хурлауларны күрмәде: йөрәге чыдамас иде. 

№5, 2016

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нурзадәне бик яратабыз !!! Бәхетле тормыш телибез !!!

    Хәзер укыйлар