Логотип
Күңелеңә җыйма

Килендәш

Ике килен дус һәм тату була аламы? Әллә ул дуслык җырда гынамы? «Брат братның көтү көткәненә рад» дигән гыйбарәнең тууына киленнәр сәбәпче түгел микән?!

Ике килен дус һәм тату була аламы? Әллә ул дуслык җырда гынамы? «Брат братның көтү көткәненә рад» дигән гыйбарәнең тууына киленнәр сәбәпче түгел микән?!

Мин аның бу йортка килүен дүрт күз белән көттем. Уйларымда, хыялларымда планнарның ниндиләрен генә кормадым! Әнә без икәү яз көне өй юабыз! Мин түшәмнән юам, ул аскы яктан сөртә. Яисә икәү кер уабыз: беребез юа, икенчебез чайкап тора. Уйларымда аның белән гел икәү без. Ике ахирәт, ике дус... Минем кыз туганнарым да, ир туганнарым да булмады, мин аны сеңлем кебек күрермен!
Беренче чәйне бу якның гадәте буенча яшь кәләшкә өйдәге өлкән килен ясап эчертә. Чынаякка башта дүрт өрек, аның өстенә сөт, аннары куе итеп пешергән хуш исле чәй, аннан соң гына кайнар су агызып кияү белән кәләшкә чәй ясыйм. Барысының да күзе бездә – сыныйлар. Үзем каушыйм, шуңа бераз кулым калтырый. «Сөтен күбрәк агыз әле, мин мондый куе чәй эчмим!» Әле генә бусагадан атлап кергән яшь килен минем кулдан сөт савытын умырып алып, ике чынаякка да ташып агардай итеп сөт агыза. Тәлинкәгә түгелгән аксыл сыеклыкка карап, никтер елыйсым килә. Чәемне килештермәгән өчен дә түгел, сынап караган ничә күз алдында уңайсыз булган өчендер, бәлки... Бәлки, килендәшнең ихтирамсызлык күрсәтүеннәнме? Яшьләремне чак-чак кына тыеп, кияү белән кәләшне сыйлыйм: тәм-томны алларынарак эткән булам, комачаулый торганрак савытларны, киресенчә, тарткан булам... 
Яшь парга урын-җирне син җәярсең, дигән иде кайнанам. Яшь киленнең бирнәсе әле төрелгән килеш тора, шуңа кайнанамның яңа гына тутырып куйган мендәрләрен күпертеп, өр-яңа урын җир җәймәләре белән урын түшим. Яшьләрне парлап мунчага озаттык – беренче мунчалары. Анда да кайнанам белән ап-ак яңа сөлгеләр, яңа сабыннар куеп чыктык. Яшь килен гаеп-кыегын табарлык булмасын дип, идәннәрне, ләгәннәрне ышкый-ышкый агартып юган идем. 
Әнә мунчадан чыгып та киләләр бугай. «Җиңел пар белән, килен», – дип, кайнанам аларны кабат чәй эчәргә кыстый. Мунчадан соң чәй тәмле була инде ул. Болар ятып бетсә, үзем генә утырып, тәмләп бер чәй эчәсе булыр. Мунчага да кереп, өскә су гына булса да коеп чыгарга кирәк, көне буе йөгереп, тирләтте. «Кара, сез минем мендәрләрне алмадыгыз мәллә ул?» – әле генә мин урын түшәгән йокы бүлмәсеннән яшь киленнең тавышы ишетелә. «Кеше әйберенә ничек тиясең инде, иртәгә үзең таратырсың», – дим, шул якка башымны тыгып. «Мин кеше мендәрендә йоклый алмыйм, ал әле боларны!» – киленнең боерыклы тавышы мине кабат каушата.  «Яңа мендәрләр алар, анда кеше йоклаганы юк. Әнкәй сезгә дип тутырып куйган иде», – дим, каушаудан хәтта телем тотлыгып. Алай да, матурлап төрелгән мендәрләрне сүтеп, караватка үзенекеләрне куям. 
«Абау, моның белән ничек торырсың, бер эшне дә килештерми икән бу кыз», – дигән уй белән төн таңга авышканда гына йокыга талам. Күземне йомдым гына кебек, кайнанамның: «Синең көтү соңга калмыймы анда? Сәгать алтынчы китеп бара», – дигән тавышына уянып та киттем. Бу иртәне мин башкачарак күз алдына китергән идем. Бер сыерны мин савармын, икенчесен – килендәшем... «Беренче көнне үк киленне абзарга чыгарып булмый бит инде», – кайнанам чиләк күтәреп, артымнан чыга. Анысы шулай инде, беренче көнне иртүк мин үзем дә сыер саварга чыкмадым бугай. Әмма шул көннең киченнән бүгенгә кадәр сыер-сарык минем өстә. Савам, сөтен аертам, сепаратын юам... 
Кичәге туйның дәвамы –  бүген килен токмачы. Карчык-корчыкларны җыеп, Коръән укытуны бу якта шулай атыйлар. Яшь килен үзе кискән токмач салып аш пешерә. «Синеке кебек нәзек итеп булмый», – дип, моңа кадәр мәҗлес табыннарына токмачны кайнанам гел миннән кистерә иде. Бу юлы да, ияләнгән гадәт белән, шушы ара буш ара дип, токмач җәеп куярга булдым. Әле җиллисе дә бар... Токмач җәяргә дә, кисәргә дә яратам мин. Җеп кебек кенә итеп киселгән токмачларны кул белән таратып, җәеп җибәрүләре шундый күңелле. Эшемә мавыгып, яныма килендәшем килеп басканны да абайламаганмын. Кулымдагы пычакка үрелүеннән сискәнеп киттем. «Кая әле!» Тагын шул боерулы тавыш! Пычагымны аңа бирәм дә, бер читкәрәк китеп, яшь киленнең токмач кискәнен күзәтәм. 
Мине әбием үстерде. Токмач кисәргә дә, җиренә җиткереп корт кайнатырга да, әлбә, талкыш кәләвә кебек борынгы ашларны әзерләргә дә, орчык белән йон эрләргә, тегәргә, бәйләргә, чигәргә – барысын да аннан өйрәндем. «Кияүгә чыккач, эшли белмим дип торырлык булмасын», – ди-ди, хатын-кыз белергә тиешле барлык эшләрне дә акрынлап сеңдергән иде. Ярыкларын чыра белән кыра-кыра идән юганымны күреп, кайнанам шаклар катты. Әбием өйрәткәнчә мичкә ягып пешергән күмәчләрем белщн күрше хатыннарын чәйгә чакырып мактана иде. Мин теккән күлмәкләрне «киленем текте» дип куанып киеп йөри. Аны куандыру үземә дә рәхәт. Ирем вахта белән ярты елга Себергә китеп эшли, ярты ел кайнанам белән икәү генә яшибез, шуңа да аның белән бик якын идек без.
Яшь киленнең торкмач кисәргә осталыгы чамалы икән. Узып барышлый кайнанам да күрде. «Үзең генә кисеп бетермисеңме соң? Без яшь килен белән шулпаны сөзә торыр идек», – дигән булып, аны тизрәк бу тирәдән алып чыгып китте. Үзе тиз генә кире борылып кереп, ул кискәнне үзеңнекенә кушма, дип пышылдады.
Бу киленнең кызык гадәте бар икән: мин нинди эшкә тотынсам, килә дә, кулымнан шул эшне йолкып ала. Идән юа башласам, кая әле, дип, идәнгә барып тотына, камырга тотынсам, мин кеше пешергәнне ашый алмыйм, дип, иләкне барып тота. Әмма ничек кенә тырышса да, юган идәне дә, пешергән ризыгы да минеке кебек килеп чыкмый үзенең. Кайнанам сүз әйтми, хәйләкәр генә елмаеп, тик йөри. Аңлыйм инде, яшь киленнең хәтерен калдырасы килми. Әмма хәтер миндә дә бар, минем дә күңелем төшә. Килендәш белән эш өчен сүзләшеп, өйдә тавыш та чыгарасы килми. Энекәш тә бик үпкәчел, хатынын алды, чыкты китте булыр. Калырсың гаепле кеше булып. Аннары, төп йортта без түгел, хатыны белән энекәш каласы. Без монда үз йортыбыз әзер булганчы гына яшәүчеләр. 
Менә шундый хәлләр... Менә сиңа килендәш... Кайнана эшне килештерми диләр, монда минем эшне әле быел гына килгән килендәш килештерми. «Ярар, син торасы йорт түгел, үзләренә каласы. Үзе теләгәнчә эшләсен», – ди ирем. Әмма барыбер ачу килә. «Көнләшә ул», – ди кайнанам. Бәлки, шулайдыр да... Чөнки мин эшне бик бөртекләп, җиренә җиткереп, озаклап башкара торган кеше. Яшь киленнеке тигән җиргә тия, тимәгәненә юк. Аның каравы, тиз эшли, шуның белән алдыра.  Миннән көлеп сөйләгәнен берничә тапкыр ишеттем инде. Иң гарьләндергәне: кайнанам да миңа аны үрнәк итеп куя башлады. Тузан очырып эшли, имеш... Әле тормыш алда, дим эчемнән генә, күрербез кемнең тузан очырганын...
 

Теги: хатын-кыз психологиясе гаилә язмыш мөнәсәбәтләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бар эшкэ дэ унган булып чапма алдан,жир себереп ярап булмый баребер.Э килендэшен бик "акыллы".Э ике килендэш дус булу бик сирэк була ул.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Нэкъ шулай. Артык ун,ган булу кирэк тугел бу тормышта. Уртача булсан, шул ж,иткэн.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бер ел узган астагы комментарийга,дөрес. Ике килендәш апалы сеңелле кебекне күргән юк әле,синең мечта гына ул

        • аватар Без имени

          0

          0

          Без уртанчы килендэшем белэн бертуганнардай идек. Ул шэhэр кызы, мин авылныкы. Унган да, акыллы да иде. Уз туганнарымнан якынрак курэ идем... Яшьли мэрхум булды, хирурглар кулыннан, урыны ожмаhта булсын...

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ике көндәшнең куте бер мендәргә сыя , килен килендәшнеке -юк ди халык мәкале .

            Хәзер укыйлар