Логотип
Күңелеңә җыйма

Киек каз юлы

Җиңү көнендә Мөслимгә кайттык. Бөек Ватан сугышы ветераны булган, гомер буе авыл мәктәбендә балалар укыткан, шигырьләре республика матбугатында даими басылып килгән кайнатам Мөхәммәтдин Закиров каберенә баргач, ул сөйләгән истәлекләр күңелдә кабат яңарды.

Моннан 40 еллар элек ул Казанда үзенең классташлары белән очрашкан иде. 1942 елда алар, Мөслим урта мәктәбен тәмамлап, фронтка китәләр.

Әсләх абый Кашапов, Елизавета апа Николаева, Мансур абый Зиннуров, Касыйм абый Ширеев, әткәй Мөхәммәтдин Закиров шул еллар турында чын хикәяләр сөйләгәннәр иде. Хәзер инде алар берсе дә арабызда юк...

Мин Мөхәммәтдин Закиров истәлекләрен сезгә дә җиткерергә телим.

...1941 елның кышы. Чатнама суык кич. Мәктәптән кайтуыма колхоз председателе килеп керде. «Энем, – ди бу, – Минзәләгә бер солдатны илтеп куярга кирәк. Казаннан килеше. Арыган булсаң да, җирән алашаны минем кошевой чанага җигеп илтмәссең микән?»
Солдат дигән сүзне ишеткәч, куанып куйдым. Минем тизрәк 18 яшемне тутырып, Талип абыем кебек фронтка китәсем килә иде. Шатланып ризалаштым.

Бераздан инде без Минзәлә юлында идек. Без дигәнем – кыска буйлы, түгәрәк йөзле, бүрек колагын төшереп бәйләп куйган солдат һәм мин. Солдат сөйләшми. Чанадагы кочак-кочак хуш исле арыш саламына яткан да, уйларына чумып, күккә карап бара. Күк эре йолдызлар белән шыгрым тулы, без үткән кыр кебек ап-ак. Күкнең нәкъ уртасында – Киек каз юлы. Бер очы офыкка төшеп, ай нурында яткан чана юлы белән тоташкан. Офыкка җитәрбез дә, Киек каз юлы буйлап китәрбез кебек...

«Исемең ничек?» – дип сорады солдат. Үшән алашаның сыкылы сыртында дилбегә белән кага-кага: «Хәмәй», – дидем. Дусты белән сөйләшкән кебек ягымлы, якын итеп:
– Хәмәй, – диде ул, – Муса Җәлил шигырьләрен укыганың бармы?

Мин текәлеп солдатның йөзенә карадым. Каян белә ул минем шигырь яратканымны?! Әллә әүлия микән? Әнә, һаман күккә багып бара. Серләремне укый сыман.

– Булмыйча! – дидем. – Хәтта яттан да беләм.

Солдат борылып миңа карады. Күзләре очкынланып киткән кебек булды. Мин Җәлилнең «Бәхет» шигырен укый башладым. Ул – иң яраткан шигырем минем. Күңелем кош кебек канатланып очты. Солдат та, чана белән алаша да оча кебек тоелды миңа. Без чыннан да Киек каз юлы буйлап барабыз шикелле...

Мин тынып калгач, солдат җилкәмә кулын куйды:
– Менә дошманны җиңеп кайтыйк әле, Хәмәй. Тагын да матуррак шигырьләр язылыр...

Бу вакыйгадан соң кырык елдан артык вакыт үтте. Муса Җәлил фоторәсемен күргәч, хәтеремдәге солдатның аңа – Җәлилгә охшаганлыгын искәрдем. Бәлки, мин Минзәләгә озата барган солдат, чыннан да, Муса Җәлил булгандыр. Тәгаен шулайдыр. Хәер, эш андамыни. Ул мине үзенең тиңе итеп сөйләште. Ни өчен көрәшче булырга тиешлегемне төшендерде.

...Менә шундый якты хатирә искә төште бүген зиратта…

Әткәйнең кабер ташында үзе язган шушы шигырь юллары бар иде:

«Кеше – табигатьнең асыл таҗы,

Бик аз яшәп, сүнә шәм кебек.

Җаны үлми – җаны яши аның,

Рухы белән кеше мәңгелек...»

Фотода: әткәй Мөхәммәтдин Закир улы Закиров әнкәй Рәзинә Мирзасалих кызы белән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар