Күңелеңә җыйма
Хуш, мәңгегә хуш...
Абыйның бер дусты бервакыт безгә бик еш килә башлады. Килә дә, күбрәк минем янда чуала. Шулкадәр яратмыйм мин моны — күрүгә бала йоннарым кабара. Җае чыккач, үзенә дә әйттем, ошамыйсың, дидем. Дәшми генә тыңлады, аңлады, килеште кебек. Котылдым, дип сөенгән идем, ә ул, беләсезме, нишләде? Яныма берәр егет килүен ишетүгә, аның белән дуслашкан була да, минем турында җыен начар сүз сөйли башлый. Һәм безнең аралар үзеннән-үзе суына...
Туган көнгә барган җирдә бер фронтовик белән таныштым. Бер-беребезне шактый ошаттык шикелле. Кирәк бит, ул теге минем арттан йөргән егет — Давытның туганы булып чыкты. Давыт бу яңалыкны, әлбәттә, ишеткән. Ишетүгә, билгеле, абыйсы янына йөгергән.
Без берничә кич кенә очрашырга өлгердек. Егетем: “Өйләнешик”, — дип, сүз башлады. Мин нәрсә уйларга, нәрсә әйтергә белми торган арада: “Тик минем туйга кадәр сине якыннанрак беләсем килә”, — дип өстәде. Өнсез калдым. Давыт бу юлы чаманы бөтенләй югалткан — әнә нәрсә уйлап чыгарган... Юк, акланмадым, борылдым да китеп бардым. Ул гафу үтенергә, мине туктатырга теләде. Туктамадым. “Хуш, мәңгегә хуш”, — дип кенә әйтә алдым.
Көннәрем мәхшәргә әйләнде. Тамагымнан ризык үтми, күземә йокы керми, елыйм да елыйм. “Кеше хәзер минем турында ни уйлар?” — дим. Урамга чыгып күренергә, танышларга сүз дәшәргә куркам. Күршебездә бер карт укытучы яши иде. Беркөнне шул безгә килеп керде. Мин өйдә ялгыз гына, һәрвакыттагыча күз яше түгәм. “Нәрсә булды, балам?” — ди. Беркемгә дә сөйләгәнем юк иде — сөйләдем аңарга. “Ела, кызым, ела, — диде ул миңа.— Вакыт узар да, бу кайгың онытылыр. Яралы йөрәгең
дә төзәлер, үзеңә дигән бәхетеңдә килер”.
Бер карасаң, гап-гади сүзләр кебек, әмма алар мине чынлап торып тынычландырдылар. Давытның очраган саен: “Мин исән чагында башка берәүгә кияүгә чыкмыйсың”, — дип кабатлауларына да исем китми башлады.
Ә аннан гел көтмәгәндә Казахстаннан апам кайтып төште һәм мине үзе белән алып китте. Озак та үтми бер хәрбигә кияүгә чыктым. Мине алырга дип, Феодосиядән кадәр килде ул офицер егет. Яратышып яшәдек, матур гомер кичердек.
Ике елдан соң “Давыт авариягә очрап үлде”, дигән хәбәр килеп төште. Рәнҗүем беткән иде инде, “урыны җәннәттә булсын”, дип кенә әйттем.
Сафура ФИЛЛИПОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Элегерэк был язманы кайзалыр укыган инем
0
0