Мин үзем дә Арча ягындагы бер авылга туганнарыма кайтып йөрим. Хәзерге авыллар, үзегез беләсез, современныйга әверелеп бара. Клублар – культура йортына әйләнеп бетте. Бинасы зур, матур булса да, элеккеге кебек шаулап-гөрләп тормый...
(Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/khoday-birgn-krshelrem
2: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/khoday-birgn-krshelrem-2)
Мин үзем дә Арча ягындагы бер авылга туганнарыма кайтып йөрим. Хәзерге авыллар, үзегез беләсез, современныйга әверелеп бара. Клублар – культура йортына әйләнеп бетте. Бинасы зур, матур булса да, элеккеге кебек шаулап-гөрләп тормый. Казан тирәсеннән артистлар килгәндә генә мәдәният йортлары халык белән шыгрым тула, хәтта күрше авыллардан да татар җырчыларын тыңларга машинага утырып киләләр. Ел да билгеләп узылган бәйрәмнәрдә клуб ишекләре ябылмый. 1 октябрьдә картлар көнендә оештырылган чәй мәҗлесләренә таякка таянган карт-корылар җыела, алар чәй эчә-эчә яшь вакытларын искә төшереп, күз яшьләре агызып утыралар да, мыштым гына өйләренә таралышып бетәләр. Алар киткәч, авылның Мәдәният йорты тагын моңсуланып кала. Язгач-язгач, языйм инде, сайлау вакытларын онытып торам икән әле. Бу көнне авылда зур бәйрәм: Сабантуйлары читтә торсын. Иртәнге сигездән мәдәният йорты ишек төпләренә урнаштырылган колонкалардан җырлар агыла, сельпо кибетләре, районда шәхси кибет тотучы эшмәкәрләр азык-төлек сатулар оештыра. Авылның оста куллы апалары чиккән сөлгеләрдән, мендәр тышларыннан, алар бәйләгән оекбаш-бияләйләрдән торган күргәзмәләр эшли.
Телевизордан җитәкчеләр ничек кенә матур сөйләмәсен, авыллар картаеп, үлеп бара. Элекке заманнардагы шикелле гармуннар тартып, җырлап-биеп кич утырулар юк. Яшьләр берәм-берәм шәhәргә чыгып китәләр. Ял көннәрендә, каникулларда әбиләре янына кунакка кайткан шәһәр яшьләренә гармун кирәкми. Алар телефоннарына тоташтырган наушниклардан чит ил музыкасы тыңлап йөри.
Галимулла абзый, йөрәгенә капкан кайнар мәхәббәтенә түзә алмыйча, өй каршында тальян гармун тартып моңланып утырган. Бу исә авылда зур шау-шу тудырган. «30 ел буе гармунын кулына алмаган бабаебыз, ахирәткә күчкән хатынын сагынып, башына зәгыйфьлек алган бугай», дигән чыш-пыш таралган авыл халкы арасында. Бикләп куйган капкаларын ачып, кешеләр бабай торган йорт каршына җыела башлаган. Галимулла карт, хатыны үлгәч, авылдашлары белән бик аралашмаган, үз-үзенә бикләнгән. Алайга китсә, ул бит әле бик кибеп-корыган карт та түгел. Яше барса да, күзләре ялтырап тора, җилкәләре дә туры, көчле бәдәнле ир кеше ул. Галимулла абзыйга хатын булып килергә теләүчеләр Арчада гына түгел, Балтач, Әтнә, Теләче якларында да байтак табылган. Яучылар да тол калган абзыйның капкасын шакыган. Казан шәһәрендә кавыштырып-табыштырып акча эшләүче яулыкка чорналган бизнесмен яучы хатыннар бабайның кесә телефонына шалтыратып, күңел кылларын чиртеп караган. «Өйләнергә исәбең юкмы, бездә менә дигән кандидат бар. Анкета өчен өч меңеңне чыгарып түлисең дә, гомерлеккә хатын табасың», – дип кыстаганнар. Тик яучыларның тырышлыгы бушка булып чыккан, буйдак бабайның күңеле эремәгән, ләкин тормыш барыбер дәвам итә. Ничек кенә авыр булмасын, күңел яралары төзәлә, йөрәк мәхәббәт көтеп сызылып тибә башлый. Мәхәббәт бит ул картлыкка карамый. Кеше ничә яшьтә булмасын, йөрәк 18 дә кала, диләр.
Шулай итеп, көтмәгәндә-уйламаганда Галимулла бабай күршеләренә кунакка кайткан Казан әбисенә гашыйк булган да куйган. Галия апа шәһәрчә киенеп йөри, авыл әбиләре шикелле шакмаклап яулык та бәйләми. Бакчага ул чәчәкле сатин шаровар киеп, башына киң каймалы ак эшләпә батырып чыккан. Әйтерсең күршеләргә Казаннан татар әбисе түгел, Париждан Брижит Бардо үзе кайткан. Галимулла бабай койма ярыгыннан әбине озак күзәтеп тора. Галия апаның кесәсеннән алып ирененә помада сөрткәнен күргәч, бабай гәҗәпләнүдән авып китә яза: менә сиңа чын затлы хатын-кыз! Бу ханым түбән очта яшәүче тешсез Сәхипҗамал белән янәшә тора алмый инде. Гомумән, авыл карчыклары бу Казан әбисенең кискән тырнагына да тормый! Бабай агач түмгәгенә утырган хәлдә татлы матур хыялларга чума: мондый хатын белән култыклашып Сабан туе мәйданыннан кырык тапкыр узарга була, бөтен халык көнләшүдән багана кебек катып калачак дип уйлый ул.
Галия апаның характерына без күршеләр күнегеп беткән инде: бер карасаң, көлеп-елмаеп тора, икенче карасаң, үпкәчел. Теге юлы, саубуллашырга дип, конфет-чәйләрен тотып килгән күршеләрен пыран-заран китереп ничек куып чыгарды бит! Характеры оһо-һой! Шәһәр әбиләре авыл карчыклары түгел инде, башларын иеп тормыйлар, күңелләренә ошамаса, тискәрелекләрен дә күрсәтә беләләр. Галия апа үзе бик әйбәт кеше инде ул, ялгыз яшәгәнгә генә характеры бераз кире: тиз кызып китүчән. Гомере буе заводта авыр цехта эшләгән, күңелендә үзе генә белгән кайгы-сагышлары да бардыр. Картайгач берьялгызы фатирда яшәүләре куркыныч бит хәзерге заманда. Әнә, мошенниклар ялгыз яшәүче әби-бабайларны күзәтеп кенә тора, диләр. Аллаһ сакласын, авыз ачып йөрсәң, фатирыңны да тартып алырга мөмкиннәр. Телевизордан нинди генә хикмәтле хәлләр турында сөйләмиләр. Безнең йортта яшәүчеләр телевизордан күрсәткән тапшыруларны йотлыгып карап бара да, эскәмиягә тезелешеп утырып шуны анализлыйлар, фикерләре белән уртаклашалар. Җыенысын бер самолетка төяп Мәскәүгә Останкино башнясына алып барсаң, бик әйбәт тапшыру, бөтен ил халкы егылып карарлык рейтинглы шоу килеп чыгар иде. Бернинди экспертлар да кирәкми, сәясәткә дә, икътисадка да төпле үз фикерләре бар аларның. Галия апа үзе егыла-бетә «Человек и закон» тапшыруын карый. Безгә ул сөйләгән иде: райсобестан дигән булып, бер төркем кешеләр бер бабайның фатир ишеген ачтырганнар да, маңгаена пистолет терәгәннәр. «Фатирыңны безгә яз, язмасаң, соңгы көнеңне яшисең», – дигәннәр. Бабайны куркытып кына җиңә алмыйсың, ул бит сугышны күргән, дөньяның ачысын-төчесен үз җилкәсендә татыган кеше. Хәйләгә керешеп, план төзи, югалып калмыйча, бандитларны төрмәгә утыртып бетерә. Бик гыйбрәтле вакыйга инде, дөресен әйткәндә, бу тарихны мин ничек булганын тулысы белән сөйләп тә бетерә алмыйм, әбиләр үзара гәпләшкәндә хәбәрне фантазияләргә баетып, чәчәкләп-чуклап җиткерәләр бит.
(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/khoday-birgn-krshelrem-4)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк