Логотип
Күңелеңә җыйма

Ходай биргән күршеләрем 4 

Шәһәр йортларындагы подъезд тәрәзәләрендә гөлләр үсеп утырганын кемнең күргәне бар? Ә бездә үсә. Аларны шул пенсионер апалар тәрбияли инде. Бер-берсеннән күреп, көнләшә-көнләшә гөлләр үрчетәләр. Подъездларда чисталыкны да алар контрольдә тота: берәрсе төкерсә, шешәләр ташлап калдырса, гаепле кешесен бик тиз табалар.

 (Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/khoday-birgn-krshelrem

2: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/khoday-birgn-krshelrem-2

3: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/khoday-birgn-krshelrem-3 )

Шәһәр йортларындагы подъезд тәрәзәләрендә гөлләр үсеп утырганын кемнең күргәне бар? Ә бездә үсә. Аларны шул пенсионер апалар тәрбияли инде. Бер-берсеннән күреп, көнләшә-көнләшә гөлләр үрчетәләр. Подъездларда чисталыкны да алар контрольдә тота: берәрсе төкерсә, шешәләр ташлап калдырса, гаепле кешесен бик тиз табалар. Участковыйга шикаять язарга да онытмыйлар. Төннәрен ишегалдында хулиганнар кычкырышса, полиция машинасы бик тиз килеп җитә. Безнең йортны хокук саклау органы вәкилләре генә түгел, шәһәр мэриясендә эшләүчеләр дә белеп бетерде инде. Бик актив пенсионерлар яши бездә. Шуңадыр, безнең йорттагылар, конфликтларда катнашмыйча, бик тыныч яшәргә тырышалар. Пенсионерлар төзегән кара исемлеккә керергә теләмиләр. ТСЖның җитәкчесе дә пенсионер хатын-кыз — Наталья Жарина. Бик усал, таләпчән хатын, ирләр белән кул бирешеп күрешә, күзгә туры карап сөйләшә. Аны заманында прокуратура тирәсендә эшләгән дип әйтәләр, тикшерүче-следователь булып. Мин бер ай гына коммунналь хезмәтләргә түләмәгән идем, иртән эшкә барыр җиремнән машинамны туктатып, югары тонда шундый итеп нотык тотты, кибеттән ипи урлап тотылган карак кебек хис иттем үземне. Хәзер инде ашавымны кыссам кысам, фатир өчен вакытында түләп барырга тырышам.

Наталья Николаевна йортыбыз өчен бик тырыша: ике ай элек кенә балалар мәйданчыгын яңарттылар, подъезд ишеге каршында урнаштырылган иске агач эскәмияләрне сүтеп, тимердән эшләделәр. Эскәмияләр — халык өчен гади ял итү урыны түгел ул, стратегик әһәмияткә ия булган оборона чарасы. Милек хуҗаларының отчет сайлау җыелышлары да шушы эскәмияләрдә утырган килеш уза. Кояш батканчы бу урыннарга пенсионерлар хуҗа булса, кояш батып, кешеләр йокларга яткач, эскәмияләрдә гашыйк яшь парлар мәхәббәт хисләренә исереп утыра. 

Дөньяда ковид таралгач, карт-коры үлеп бетеп, йорт каршындагы эскәмияләр буш калыр шикелле иде. Ул вакытларда бит фатирлардан чыгарга ярамады: ризыкларны, даруларны волонтерлар китерде. Аллаһка шөкер, безнең йортта яшәүче пенсионерлар пандемияне исән-сау уздырып җибәрде, үлем-китемнәр турында ишетмәдек. Илдә ковид чикләүләре беткәч, бикләнеп яткан апа-абыйлар тагын ишегалдындагы эскәмияләрне сырып алды. Исән-сау икән үзләре, өйдә хәрәкәтсез ятып, тазарып кына киткәннәр. Балконга чыгып күзәтеп тордым: кемдер таякка таянган, кайсысы мәчесен кочаклаган, күгәрченнәр кебек тезелешеп утырганнар да, чөкердәшеп, дөнья хәлләрен сөйләшеп туймыйлар. Эскәмияләрне тимергә алыштыргач, йортыбызда яшәүчеләр ризасызлык белдерде: кайсыларыдыр өйләреннән такталар алып чыгып, утыру урыннарына яткырып та куйганнар. Картайган буыннарга тимер салкыны кагылмасын, карт сөякләр шыгырдамасын дигәннәрдер инде. 
Минем ирем эскәмиядә тезелешеп утырган әбиләрне ФСБ лейтенантлары дип йөртә. Чөнки алар йортта яшәүчеләрнең яшерен серләрен белә: кем аерылган, кемнәр кушылган, кайсы фатирга кунаклар килгән, кайсы фатирдан кемнәр чыгып киткән, сәгате-минутына кадәр ялгышмыйча әйтеп бирәләр. Шуңадыр участковый Самат гел әбиләр янына туктала, кесәсеннән блокнотын чыгарып, әбиләр әйткән фактларны кәгазьгә теркәп бара. Ирем әйтмешли, әбиләр эшли, участковый зарплатасын алып ята.
Безнең катта яшәүче Әминә апа бик шаян кеше. «Ковид зәхмәте килеп чыккач, балаларымнан гомер күрмәгән кадер-хөрмәт күрдем, рәхәтлек тойдым», — дип сөйләде. Кызы көненә алты тапкыр шалтаратып торган: «Әнием-бәгырем, ничек хәлләрең, башың авыртмыймы, температураң күтәрелмәдеме?» — дип кызыксынган. "Нишләп чирләргә тиеш соң мин, 30 ел вертолет заводында эшләп бер тапкыр да төчкереп карамадым«, — диде Әминә апа. Кызы әнисен өйрәтүдән туктамаган: «Юк, әни, алай димә, дөньяда бик каты куркыныч вирус таралды — балконга чыкма, борыныңны ялгыш урамга тыкма, урам һавасын иснәмә», — дип әйтә икән. Төннәр буе самолеттан вирус сиптереп йөриләр дигән хорафатларга ышанган икән кызы. 

Кызык инде безнең күршеләр. Илдә ишетмәгәнне алардан ишетәсең...
Сүзем Галия апа белән Галимулла агайның мәхәббәте турында бит әле. Әллә тальян моңы күңел кылларын чирткәнме, әллә бабайның йөзе мәхәббәтле күренгәнме, күршебез Галия апа белән Галимулла бабайның борчаклары тиз пешә. Икәүләшеп бабай яшәгән йорт каршында эскәмиядә озаклап сөйләшеп утыралар, яшь вакытларын искә төшереп, төнге күктә атылган йолдызларны күзәтәләр. Гашыйклар Галимулла бабайның яшел төстәге «Нива» машинасына утырып, урманга каен себеркесенә дә барып кайталар. Галимулла бабай каен ботакларын сындырып йөргәндә, шәһәр әбисе, эшләпәсен кырын салып, кояш күзлекләрен киеп, болын чәчәкләрен җыеп йөри. Бабай Казан кунагына бернинди эш кушмый, бары янымда гына йөреп тор, ди. 

Галимулла бабай Казан әбисенә үзенең яхшы нарат бүрәнәдән салынган зур йортын, мунчасын күрсәтә, урман буенда тезелеп торган умарталары белән дә таныштыра. Әлбәттә, гомер буе шәһәр фатирында гомер иткән карчыкны мондый зур хуҗалык тәмам шаккаттыра. Ул бабайның уңганлыгына, булдыклылыгына комплиментлар яудыра. Мондый җылы сүзләрне гомер буе ишетмәгән бабайның күңеле була, башы күккә тия. Ул Галия апаны кияүгә сорый, өенә хуҗабикә итеп чакыра. Гомер буе ялгыз яшәгән Галия апа тиз генә риза булмый, «уйлап карармын», дип җавап бирә, карыша, киреләнә. Ләкин Галимулла абзый чигенә торганнардан түгел, заманында Себер якларында эшләгән, Сабантуйларда ничәмә-ничә еллар көрәшеп җиңеп, тәкә алган баһадир бит ул. Казан әбисенең кәҗәләнүе карт йөрәкне тагын да ешрак тибәргә мәҗбүр итә, канын кыздыра. «Миңа кияүгә чыксаң, күтәреп кенә йөртермен, бакчада эшләмәссең, эшләпәңне кырын салып, кәбестә арасында кызынып кына ятарсың», — дип вәгъдә бирә гашыйк җан. Галия апа риза булганын үзе дә сизми кала. Казандагы фатирын арендага биреп торырлар, икесенең дә пенсияләре әйбәт — рәхәтләнеп тормыш алып барырлар, елына икешәр тапкыр шифаханәләргә барырлар. 

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/khoday-birgn-krshelrem-5)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар