Логотип
Күңелеңә җыйма

Кеше килсә, иремне җен алыштыра

Безнең өйгә кеше килергә ярамый. Туганнардан берәрсе кайтса яки килсә, дус хатыннар яки күршеләрдән кемдер керә икән, минут эчендә ирем үзгәрә дә куя.

 Без инде балаларны урнаштырып, башлы-күзле итеп икәү генә яшәп ятабыз. Икебез дә эшлибез, үз эш урыннарыбызда шактый гына дәрәҗәләргә ирешкән кешеләр без. Мин кечерәк булса да бер цех җитәкчесе булып эшлим, 8 кеше өчен җавап бирәм. Ирем дә бер төзелеш оешмасында прораб. Төшеп калган кешеләр түгел дип әйтергә телим.

Хатын-кыз, хуҗабикә буларак та үземне һич тә булдыксыз дип әйтә алмыйм. Таныш-белеш арасында чиста-пөхтә, аш-суга оста дигән даным бар. Чынлап та, чисталыкка бик зур игътибар бирәм, тәмле ризыклар пешерергә, төрле рецептлар сынап карарга яратам. Бакчам да тәртипле. Күп итеп гөлләр үстерәм. Күрше-күлән гел миннән матур гөлләр алып чыгып утырта.

Балаларны да ким-хур итеп үстермәдек. Алар акыллы булсын, яхшы укысыннар, тәртипле булып үссеннәр дип, бар тырышлыгымны куйдым. Әтиләре дә үзенчә тырышкандыр, ләкин балалар барыбер дә күбрәк әни өстендә булгач, шулай үз исемемнән «тырыштым» дип язам. Дәресләрен әзерләтү, кием-салымнарын чиста йөртү,  ата-аналар җыелышына йөрү, төрле чараларда катнашу барысы да гел минем өстә булды.

Боларны ник язаммы? Хатын-кыз, әни буларак, үз вазыйфамны тиешенчә башкардым дип уйлыйм, шуны раслар өчен язам.

Ләкин ничек кенә тырышсам да, ирем мине хурлаудан туктаганы юк. Дөрес, өйдә чит кеше булмаса, хурламый ул (гәрчә мактамаса да). Ләкин ялгышып кына берәрсе бусаганы атлап керә икән, иремне әйтерсең җен алмаштыра. Мин моңа баштарак бик игътибар да итми идем. Яшь вакытта гамьсезрәк буласың бит, бер колактан керә, икенчесеннән чыга. Тик менә хәзер аның мине кимсетеп әйткән һәр сүзе гарьләндерә.

Әле беркөнне күрше хатыны кергән. Шкафтагы киелми яткан киемнәрне барлап, ташлыйсың ташларга әзерли идем. «Боларны нишләтәсең?» –  дип сорады. «Менә алганда алынган, хәзер инде модасы да чыккан, ошамыйлар, ташлыйм», – дим. Ирем диванда телевизор карап ята иде. Күрше хатыны керү белән сикереп торып басты. «Аның гомердә дә үзенә килешле кием ала белгәне булмады. Шкаф тулы аның гына чүпрәге, бер рәтле күлмәге юк», – дип, минем өс-башымны хурларга тотынды. «И Аллам, минем нинди киемем барлыгын кайдан беләсең? Мин эшкә синнән соң китәм дә, сиңа кадәр кайтам. Синең минем нәрсә кигәнне күргәнең дә юк бит», – дидем, гарьләнүемне сиздермичә. «Беләм инде... Вкус дигән нәрсә бөтенләй юк синдә», – диде. Ярар, булмаса, дидем дә, күрше хатыны алдында сүзне озайтып тормадым. И күрше хатынның ирем мине хурлаганга күңеле булды инде. Чырык-чырык килеп көлә үзе. Күреп торам бит: чытлыклана моның янында. Минем ташларга дип идәнгә аткан әле бер күлмәгемне иелеп алып үзенең корсагы бүселгән гәүдәсенә турылап караган була, әле икенчесен... Аның 60 нчы размерлы гәүдәсенә кая минекеләр ярасын инде?! Шулай да бер-ике блузкама күз төшерде тәки. «Болар кирәкмәсә, мин алыйм әле», – ди. «Ал-ал», – дип биреп чыгардым. 

Күрше хатынын озатуга ук иремнең каршысына килеп: «Ник өйгә берәрсе керсә мине хурларга тотынасың син?» – дип, маңгаена бәреп сорадым. «Кайчан хурладым әле мин сине?» –  дип, аңламаганга сабышып ята.  «Аның вкусы юк, кием ала белми», дигән сүзең әллә ул мине мактау идеме?» – дидем чак кына еламыйча. Чытлык күрше хатыны янында шул сүзләрне әйтүенә шундый ачуым килде чөнки. «Мин сине хурламадым, дөресен әйттем», – дигәч, бәбәкләрен чукып чыгарасыларым килде.

Әле беркөнне иремнең сеңлесе килеп китте. Күчтәнәчкә мәкле рулет пешергән. Андый ятрак ризыкның рецептын сорашасың бит инде ул, мин дә сорадым. «Пешерсәң икән, ичмасам. Просто так кына сорыйсың ич», – димәсенме ирем! Авып китәм дип торам. «Ник өйдә мин бер ризык та пешермим, без гел әзерне генә сатып алабызмы? Яки безгә кемдер килеп пешереп китәме?» – дидем. «Белмим, аш пешерәсең инде. Мондый тәмле әйберләрне пешергәнең юк», – дип, тик ялганлап тора. Ялган инде, чөнки ял җитсә, шушы кухнядан чыга алмыйм бит көнозын. «Якшәмбе көне буена кухняда нишлим соң мин алайса, ашарга да пешермичә?» – дип соравыма җавап шул булды: көнбагыш ашап, телефон карап утырам икән. Менә сиңа мә, көлсәң көл, еласаң ела. Мине белмәгәнрәк кеше булса, аның бу сүзләренә чынлап та ышаначак бит инде. Ярар, сеңлесе ышанмас ышануын...

Үз туганнарым килсә дә иремнең мине хурлаудан бушаганы юк. Энемнең гаиләсе белән бер шимбәдә иртән урманга гөмбәгә барырга сөйләшкәнебезне ишетеп: «Иртән тора алмый, аның унга кадәр йоклыйсы бар», – диде. Эштәге хатыннан матур гөл сораган идем: «Син гөл үстерә белмисең, синеке бөтенесе үлә», – дип мәсхәрәләде. Югыйсә бакча тулы чәчәк, тәрәзә төбе гөл безнең. «Боларны кем үстерде?» –  дип төртеп күрсәттем. Болары аның карамасаң да үсә икән аныңча.

Хәзер инде балалар кунакка килсә дә мине хурлый. Балалар аның сүзенә карамый, билгеле. Бу яшьтә бер дә үземне хурлатып торасым килми. Ничек туктатырга икән бу кешене шушы гадәтеннән?
Фото: ясалма фәһем генерациясе

Теги: мөнәсәбәтләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар