Логотип
Күңелеңә җыйма

Кем кемгә тиеш?

Әкиятләрдә – халык тормышы, халык фикере, халык уе. Игътибар иткәнегез бармы: татар халык әкиятләрендә батыр егет уңышка ирешер өчен җир асларына төшә, биек тауларга менә, аны убырлы карчык та кабып йота, дию пәрие дә. Ул яңадан туа, көлдән күтәрелә һәм явызлыкны җиңеп чыга.

Әкиятләр һәр халыкта бар. Миңа бигрәк тә рус халык әкиятләре ошый. Мич башында яткан Емеля турындагысы да, җәя угы бакага тиеп, шул бака аркасында абруй казанган патша улы турындагысы да... Иң яратканым – «Конек-горбунок» әкияте. Бала чагымда шундый атым булсын, бөтен проблеманы хәл итеп торсын иде дип, әй хыяллана идем. Рәхәт бит ул шундый атың, һич югында шундый бер бакаң булса. Тыныч кына ятып йоклыйсың да, иртән уянганыңа барлык эшең эшләнгән! Эх... 

Тукта, ник әкиятләргә кереп киттем соң әле. Ә, искә төште. Әкият герое Емеляны хәтерләткән бер танышым бар минем. Шул хакта язмакчы идем бит. Аның тормыш девизы – безгә тиешләр! Тормышның нинди генә өлкәсе турында сөйләшә башласак та, аның проблемаларын кемдер килеп хәл итеп бирергә тиеш. Ә ул Емелья шикелле мич башында бот күтәреп: «По моему хотению, по шучьему велению», – дип кенә ятсын. 

Озак еллар тузган йортта яшәде алар. Җитеп беткән ике баласы белән ул үзе, аның олыгайган әти-әнисе һәм өйләнмичә картайган энесе. Менә йортны сүтәләр, әнә сүтәләр дип, шактый еллар үтте. «Бу йортны сүткәч, безгә ике фатир бирергә тиешләр», – диде танышым. «Берне бирсәләр рәхмәт әйтерсең, синең җитеп беткән балаларыңа кем бушка фатир тоттырсын инде», – дидем мин аның нәфесенең зурлыгына исем китеп. Ә ул һаман: «Тиешләр! Раз безнең фатирны сүтәләр икән, һәркемгә норматив буенча бирергә тиешләр», – дип, үз сүзен тукыды. Әлбәттә, беркем дә аларга бушка ике фатир бирмәде. Зуррагын аласыгыз килсә, социаль ипотека бар, диделәр. 

Шул «тиешләр»е белән гел хәйран итеп тора мине бу танышым. Узган ел йөри алмый торган туганыма операция ясаттык. Иң элек аны күтәреп анализлар бирергә алып бардык. Аннары – консультациягә. Аннары – операция язылырга. Аннары – операциягә... Һәр юлы күтәреп, чөнки ул йөри дә, утыра да алмый. «Андый авыруларга волонтерлар килеп булышырга тиеш, ник сез аны үзегез күтәреп йөрисез?» – диде танышым. Ничә ел журналист булып эшләп, кемнедер больницага күтәреп алып барган волонтерлар турында ишеткәнем юк иде. Әйе, ялгыз әбиләрнең тәрәзәләрен юып, өен җыештырып киткәннәре турында ишеткәнем бар, кибеттән ризык, су алып кайтып биргәннәрен... Ләкин авырлыгы йөз кило булган, гәүдәсен мөстәкыйль тота алмаган авыруны нинди волонтер күтәреп йөри алыр икән? Гадәттә волонтерлар яшь кызлар яки актив пенсионерлар була бит. Ә теге танышым өзми дә куймый: «Тиешләр!» дә «Тиешләр!» Раз авыру икән, аның өен дә ремонтлап бирергә тиешләр, табиблар өйгә килеп дәваларга да тиешләр... Танышымның сүзләренә ышансаң, андый ятып авыручыларны ял көннәрендә килеп, волонтерлар юындырырга тиеш икән. Ә без, дураклар, волонтерларны көтеп ятмыйча, үзебез юындырабыз. 

Әле менә яңарак кына тагын очраштык. Әтисе үлеп киткән. Аның әти-әнисе ул бәләкәй чакта ук аерылышкан. Алар әтиләре белән аралашып үсмәгәннәр. Әти кешенең яңа гаиләсендә башка балалары үсеп җиткән. «Ул  безгә бераз өлеш калдырырга тиеш иде. Берәр васыять калдырмадымы икән, дип, «тайное завещание» эзлибез. Ул безгә тиеш бит...» – ди танышым. «Ничек сезгә тиеш булсын инде ул? Янына бармадыгыз, авырып ятканда хәлен белешмәдегез?..» Юк, һаман да җавап бер: «Ул тиеш...»

Бер күрешкәндә авылдагы йортыбызда су скважинасы казытканыбызны әйткәч, безне янә эт итеп сүгеп ташлады: «Сезгә бит коены дәүләт казытырга тиеш. «Чиста су» программасы бар, ник жалоба бирмисез?» Әйе, бар андый программа. Ләкин авылның без яшәгән урамында бөтен кеше үз ихатасына үзе кое казытты. Бер безгә генә кирәк дип, өр-яңадан су торбалары сузасыларына ышанмыйм. 

Бер шушы танышым түгел, тормышта шактый еш очрый ул «Емелялар». «Биш бала белән иске йортта яшим, өебезне ремонтламыйлар. Булышыгыз әле», – ди берәү. Ире дә бар үзенең. «Эчә бит ул, аңа берни кирәкми», – ди ханым. «Сез биш баланы тапканда кемгә ышандыгыз соң? Кемдер килер, булышыр дипме?» – дим, ачуым килеп. Элеккеге татар әбиләре искә төшә: аларның да бишәр-алтышар бала үскән. Кемдер килеп өемне рәтләргә, бакчамны утыртырга, утынымны кисәргә тиеш, дип, берәрсенең берәр вакыт башына килдеме икән? 

«Тиеш» дигән сүзне кулланырга яратмыйм. Беркем дә беркемгә тиеш түгел. Әти-әни үскәнче үзенең баласына, ә үскән балалар үзенең картайган әти-әнисенә, яклаучысыз карт-карчыкка һәм гарипләргә генә тиеш без. Ике куллы, ике аяклы, күзе күргән, колагы ишеткән, башы эшләгән кеше «безгә тиеш» дип ятмаска тиеш. Минем белән килешәсезме? 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар