Логотип
Күңелеңә җыйма

Карар

Болай яшәргә тиеш түгеллеген аңлый Гөлүсә, әмма күпме генә талпынса да бер карарга килә алмый. Утыз ел инде әнә шулай. Өйдә ире бар, җанында җандашы юк. Яшь чакта бик сизелми иде Дамирның кыланышлары, хәзер барысы да йөрәгенә тия.

Гөлүсә яратып кияүгә чыкты. Дамирның яше инде утызга якынлашкан иде. Акыл утырткан, йөреп туйган инде дип уйлады кыз. Үзенә дә гаилә корырга вакыт. Ул мәхәббәт көтте һәм менә аны очратты. 

Тормышларын кайнана фатирында башлап җибәрделәр. Нигәдер Дамирның әнисе кызны яратып бетермәгән төсле иде. Бердәнбер улы булганга көнләшәдер дип нәтиҗә ясады Гөлүсә, игътибар бирмәскә тырышты. Һәрвакыт ярдәм итте, бәхәсләшмәде, әмма аңа карап кына кайнанасының мөнәсәбәте үзгәрмәде. 


Үз фатирларына күченгәч, Дамирны алыштырып куйдылармыни. Ул бөтенләй башка кешегә әйләнде: аз сөйләшә, кырыс, һәрвакыт  дәгъва белдерә. Нидер ошамаса тизрәк кычкыра башлый. Гөлүсә исә балаларга әти кирәк дип түзә. Малай кешегә әти кулы кирәк, үзем генә тәрбияли алмам дип уйлады. Уллары Данис үсә башлагач, аны ияртеп балыкка, гаражга йөри башлады. «Мин аннан чын ир-ат тәрбиялим», – дип әйтә иде. Ана моңа риза булып шатланды гына. Әмма берзаман улының үзенә карата салкын мөнәсәбәтен сизә башлады. Әтисенең әнисен санга сукмаганын  күреп үскән улы, миңа да шулай ярый дигән нәтиҗәгә килде, ахры. 


Дамирның холкы үзгәрмәде. Киресенчә, Гөлүсәгә карата кырысланды гына. Назлаулар гына түгел, хәтта гап-гади игътибар инде күптән онытылды. Гөлүсә бары тик ашарга пешерергә, кер юарга гына кирәк иде бугай Дамир өчен. Өйдәге хәлләр тәэсир итми калмады: Данис сүз тыңламый башлады, өйдән чыгып китеп кайтмый җәфалады, ахыр чиктә начар компаниягә эләкте. Алардан улын йолып алганда башындагы чәчләре агарып бетте Гөлүсәнең. «Синең малаең, син генә бозып бетердең!» – дип битәрләүдән туктамады Дамир. Ахыр чиктә Данисны авылга әби-бабасы янына кайтарып куйдылар. Мәктәпне шунда тәмамлады уллары. Ә менә кызлары Гөлназ һәрвакыт әнисе яклы булды. Гел аның тирәсендә кайнашты, ярдәм итәргә тырышты. Әнисен үзенчә жәлли иде бугай ул. 


Шулай итеп, 30 ел вакыт узды. Гөлүсә өчен һәр елы дистәгә тиң иде. Инде пенсия яшенә якынлашалар, әмма Дамир гына үзгәрми. Һаман хатыныннан гаеп табып битәрләп кенә тора. Сабыйлары кечкенә чакта балалар хакы дип түзде хатын, аннан соң Данис белән проблемалар чыкты да, үзе турында онытты. Инде менә балалар гаиләле. Данис та күптән акыл утыртты. Ул чакларда авылга кайтарып, начар компаниядән тартып алганнары өчен рәхмәт әйтерлек акыл булдырды. Гөлүсә балаларына әтиләрен бервакытта да хурлап сөйләмәде, әмма балалар күрәләр, сизенәләр. Аннан соң әтиләре балалары өчен үлеп тора. Мөнәсәбәтләре бик әйбәт. Алар арасындагы бу җылылыкны бозарга теләмәде Гөлүсә. Түзде, түзде, түзде. 


 Тик хәзер Дамирның чираттагы битәрләвеннән соң Гөлүсәнең чатнап башы авырта башлады. Ире авыруына ышанмый, син кыланасың дип кенә әйтә. Менә бүген дә Гөлүсә өй җыештырганда ялгыш кына киштәдә торган вазаны төшереп ватты. Телевизор карап утырган ире көтеп кенә торганмыни, чәчрәп Гөлүсәгә ябышты.


–  Кәкре кул. Тузан да сөртә белмисең бит син әйбер ватмыйча. Нигә гомеремне синең белән үткәрдем икән? Тирә-ягымда янып торган хатын-кызлар бар иде бит югыйсә. Үтте инде гомерем тавык мие хатын белән...
Дамирның болай битәрләвен инде эндәшми генә уздыра Гөлүсә. Бу юлы да чигәсеннән китереп кысты. Хатын кулындагы чүпрәген куйды да креслога барып утырды. Дамир нидер сөйләнде-сөйләнде дә кухняга чыгып китте. Гөлүсәнең күз аллары караңгыланды, аяк астыннан җир шуышып йөри башлады. 
–  Данис, зинһар, «ашыгыч ярдәм» чакырт әле. Бөтенләй хәлем китте. Инсульт, ахры.
Чынаягын тотып кухнядан Дамир чыкты.
– Тагын башладың инде. Әле генә ваза төшереп вата-вата, җил-җил генә өй җыештыра идең. Әйдә, кыланма. Эшеңне бетер дә ашап алыйк. Ашыйсы килә башлады.
– Дамир, мин алдамыйм. Шушында үлеп китсәм балаларга нәрсә әйтерсең. 
Әллә бала сүзе тәэсир итте, Дамир мыгырдана-мыгырдана ашыгыч ярдәм хезмәте чакыртырга тотынды.
 
Хастаханәдә Гөлүсәне тиз аякка бастырдылар. «Ярый килеп җитешкәнсез әле, инсультка да күп калмаган. Бик нык кан басымыгыз күтәрелгән булган», – диделәр табиблар. Хатын үзен яхшы хис итсә дә, хастаханәдән чыгарга ашыкмады. Рәхәт иде монда. Тыныч. Беркем битәрләми. Ул балаларын тапканнан соң беренче тапкыр хастаханәгә эләккән икән. Тынычлап ятты да ятты. Аннан бүлмәдәш хатыннары белән сөйләшеп рәхәтләнде. (Гөлүсәнең иптәш кызлары да юк икән бит.) Кызы көн саен янына килеп йөрде. «Барысы да яхшы, монда әйбәт ашаталар, эштән соң интегеп йөрмә», – дип әйтүгә дә карамады. Килене белән улы да көн аралаш килделәр. Дамир гына килмәде. Дөрес, көнгә бер шалтыратып торды. Аның шалтыратуы хәл белешүдән битәр, нәрсәнең кайда ятканын белешү өчен иде бугай. «Сиңа ашарга пешереп алып килә алмыйм. Шуңа килеп тә йөрмим. Телефоннан сөйләшкәч булган инде», – диде ул. Ә хастаханәдә бергә яшәгән иреңнең килүен, бераз булса да жәлләвен көтәсең икән. Әнә бүлмәдәш хатыннарының ирләре һәрвакыт килеп йөри. Гөлүсә генә ялгыз хатын кебек. 
                                                                                                                                                                                                               (Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар