Логотип
Күңелеңә җыйма

Ирсез калган төн

Газ сүнсә кемгә шалтыратасың инде? Шәхси 112 хезмәтенә – иремә! «Нигә мин киткәч кенә нәрсәдер була соң ул?!» – дип аптырый ул да.

Хатын-кыз дөньясы бик серле ул… Әйе, без – гаҗәеп кызык затлар. Ир-атлар гына түгел, кайчак үзебезне үзебез дә аңламыйбыз. Андый мисаллар – адым саен...

Сәгать кичке сигез тулганда балаларны ияртеп, әллә ничә букчаны, аяк киеме капчыкларын, ашамлыклар тулы пакетларны күтәреп өйне ачып керәбез. Бүген ашарга пешерәсе юк! Ирем Алабугага командировкага китте. Үзем чәй белән дә торам, балалар – урык-сурык. Хәзер сузылып ятып телевизордан сериал карыйм! Аяк киемен салып идәнгә басуым булды, хыяллар әллә кая очты да югалды. Салкын... Газ сүнгән! Ах, җүнсез, ирем киткәнне көтеп кенә торган диярсең. 

Котельныйга кереп утны яндырдым да, газ котелының экранын карыйм. «Е03» хатасы. Минем өчен «Х35» ни дә, «Ж5» ни... Нәрсә булганын чуртым белсен. Газ сүнсә кемгә шалтыратасың инде? Шәхси 112 хезмәтенә – иремә! «Нигә мин киткәч кенә нәрсәдер була соң ул?!» – дип аптырый ул да. Котелны юри бәреп ватканмынмыни...

Ул да хаклы, өйдән чыгып киттеме, берәр нәрсә ватыла да тора. Йә счетчик ата, йә машина кабынмый, йә плитә эшләми, йә ишек бикләнеп кала. «Ярар, иртәгә кайткач үзең карарсың», – дип котылмакчы булам. «Салкынайтты бит, эшләтеп җибәрмәсәң, иртәнгә кадәр сулар да катарга мөмкин», – ди. Өч бала белән туңып ятасы килми, билгеле. Су да катса – бетте баш! 

Ярар, эшләтеп карыйм соң. Ирем телефоннан теге төймәгә бас, монысына бас дип өйрәтеп тора, мин эшлим. Гөжләп кабынып китә дә тагын сүнә. Баксаң, басымы төшкән икән. Су тутырырга кирәк. Күз дә күрмәгән җирдән кул белән капшап кына кирәкле кранны эзләп таптым.

Әз генә борган идем, басымны күрсәтә торган угы әллә кайда ук менеп китте. «Әйттем бит, әкрен генә ач дип. Хәзер артык суны агызырга кирәк», – дип кыза башлады ирем. «Фәлән торбадан уңгарак, сулгарак, аскарак... Әйе, әнә шул. Ачып җибәр, су агып чыгар. Берәр савыт куеп тор, идәнгә акмасын!» Ярар, монысы да булды, басымы нормага килде. Ә котел барыбер эшләп китә алмый азаплана, сүнә. Миннән генә булмасын аңлагач, таныш газовикка – Евгенийга шалтыратты. Алай ди, болай ди, видео аша гына көйлибез, ди Евгений. Кичке тугыз тулып барганда өеннән кемнең чыгып китәсе килсен инде! 

Газ котелы эшләмәсә, якын да килә торган кеше түгел инде мин. Алай-болай шартласа, бер генә кешегә зыян килсен, дип, котельныйның ишеген үк ябып куя идем... Шалтыратышып, видео аша элемтәгә кердек. Зур гына күзле газовик үзе нидер ашый, үзе минем белән сөйләшә: «Гөжләп эшләп китә алмый. Тягасы юк. Урамнан карап керик әле, торбаларга боз катмаганмы?» Алай гына карап буламыни әле аны. Буй җитми, өстәвенә, тездән кар. Башта баскыч эзләп таптым. Аны күтәреп, карда бата-чума торбага таба менеп киттем. Евгений минем белән – кесәм­дә. Куллар буш булмагач, теле­фонны шунда шудырдым. Баскычны карга батырып куеп үрмәләп мендем. «Боз катмаганмы?» – дип кычкыра Евгений кесәмнән. Каккалап карадым, боз кисәкләре коелып төшмәде, чиста. 

Котельныйга кереп, зур торбаларны чистарттырды, ачып, комлы-балчыклы суларын агыздырды. Кабынмый. «Бер генә юлы калды, – ди Евгений. – Котелның капкачын ачарга кирәк». Ю-у-у-ук, тавариш газовик, мин моңа әзер түгел! Шартлап үләр хәл юк! Ә ул мине көй­ләп торырга уйламады да. Крестообразный отвертка табарга куша... Мин инде лар өстенә басып газ котелының шөрепләрен сүтәм... Евгений өйрәткәнчә: ишеген дә салдырып алдым. Менә – күптән куркып йөргән зәңгәр ягулык дөньясы минем күз алдымда! Әйе, капкачын ачуга, дөрләп эшләп тә китте ул, каһәр суккыры. Куанырга иртә иде әле. «Соры төстәге помпаны күрәсеңме? (Евгений белән «на ты» күчеп куйганны сизмәдек тә.)

Шуңа ике үтә күренмәле юка шланг килә. Монда таба тартып чыгар помпаны. Шлангның берсен сүтеп ал да өреп кара». 

Иреннәр белән шлангка беректем. Бер күзем шлангка карый, икенчесе зәңгәр утка. (Шулай да була икән!) Каш янармы, чәч янармы инде хәзер. Котел эшләп тора бит! Җитмәсә, өреп тә булмый. Телефонның теге ягында Женя мине күзәтә: «Әһә, димәк, тыгылган. Продувка ясатырга кирәк. Икен-чесенә өреп кара». Җәһәт кенә икенчесен тартып чыгарам. Бусы җиңел өрелә. Теге беренчесен яңадан өргәләп чистарттым да кабат урынына этеп керттем. Котелның ишеген элдем, шөрепләрен борып куйдым. «Ну маладис! Иртәгә үзем килеп тагын бер контроль үткәрәм. Сиңа газовик сертификаты алып киләм!» – дип шаярта Женя.

Нинди сертификат, Женя, берүк кирәкми!

Җиңел генә котылырсың, бар! Төне буе саклап чыктым әле мин ул котелны. Сертификатлы газовик дип, бу котелны эшләтеп тору минем өскә кала күрмә-сен тагын! Котельная – ирләр биләмәсе. Үзләре генә хуҗа булсыннар берүк! Ирләрдән башка нәрсә эшли ала торган адәм затлары соң инде без?!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар