Барысы да иремне хыялдагы ир-ат дип санады, ә мин аннан курыкканымны сөйләргә ояла идем.
Ирем Данил күпләргә ошый иде. Ул тыңлый белә, теләсә кем белән җиңел генә сөйләшү темасы таба. Әниә аның яраткан пирогларын пешереп китерә, әтигә ул бакчада булыша, дусларым белән һәрвакыт шат күңелле һәм игътибарлы.
– Кызым, кияү янында таш стена артында яшәгән кебек яшисең. Синең өчен туган ул, – дип сөенә әни.
Данилга артык якынаймаган, нишләптер аннан шикләнгән бердәнбер кеше – абыем Наил иде. Ул иремнң артык нык идеаль булып күренергә тырышуын гаепләде, ә мин абый бары көнләшә дип уйладым.
Без өйләнешкәндә миңа егерме биш, Данилга егерме тугыз яшь иде. Ул беренче хатыннан аерылган. Күпме сорасам да аерылу сәбәбен төгәл әйтмәде. Аның сүзләренчә хатыны гаепле иде. Балалары булмаган, шуңа аерылган булуы турында якыннарыма әйтеп тә тормадым. Аны бик яраттым һәм яхшы ир-атка кияүгә чыгуыма бер дә шикләнмәдем.
Безнең гаиләдә беренче кагыйдә туйдан соң ук барлыкка килде. Эштән өйгә кайтырга чыкканда Данил үзенә язарга кушты. Ул моны минем өчен борчылуы белән аңлатты. Бернинди дә начарлык күрмәдем, мине кайгырта дип уйладым. Хәтта мондый «кайгырту» миңа рәхәт иде. Аннары ул әнигә мөнәсәбәтләребез турында сөйләмәскә кушты. Данил сүзләренчә, туганнарның тыкшынуы бик күп никахларны җимерә. «Безгә алдан ук чарасын күреп, чикләрне билгеләргә кирәк», – диде ул. Мин анысы белән дә ризалаштым. Аның белән килешмәсәм, ул сәгатьләр буе моның ни өчен мөһим булуын җентекләп аңлата. Һәрвакыт ышаныч, гаилә һәм үзара хөрмәт турында сөйли, миңа сүз кыстырырга да ирек бирми, бары баш кагып кына утырам.
Башта әле дус кызларым белән очрашырга йөрдем. Данил кайвакыт кына бармавымны сорады. Моның өчен сәбәпләр бар иде: кибеткә бергә барырга кирәк, кичне икәү генә үткәрергә тели... Ул һәрвакыт аның эшләре ни өчен мөһимрәк булуына сәбәп таба иде. Аннары планнарым белән бөтенләй санлашмый башлады. Ризалашмасам, үпкәләгән кыяфәт белән йөри, кочакларга теләсәм, кочаклатмый. Иремнең шулай йөрүендә үземне гаепле санап, дус кызларыма шалтыратып очрашуга килә алмавымны әйтә идем. Әмма бервакытта да аларга сәбәпнең дөресен әйтмәдем. Алар өчен йә минем башым авыртты, йә көтелмәгән эшем килеп чыкты, йә очрашу турында онытып җибәрдем. Бервакытта да иремнең үпкәләве турында сөйләмәдем. Кызлар белән очрашуга барып кайтканнан соң иремнең берничә көн сөйләшми йөрүен дусларым алдында кимсетелү итеп кабул иттем. Аннан соң һаман иремә бирешүемне тану да авыр иде.
Тора-бара дусларым Данилсыз мине чакырмый да башлады. Очрашуга барсак, бергә бара идек. Анда ул һәрвакыт шат күңелле, кайгыртучан һәм әдәпле ир-ат. Хуҗаларга өстәл җыештырырга булыша, мине кайгыртып иңбашыма кофта яба һәм шул ук вакытта елмаеп-көлеп хатынының хәтерсез, бөтен нәрсәне онытуы турында сөйли. Ә чираттагы «онытуымның» сәбәбе – иремнең кинәт кенә шәһәр читенә дусларына барырга карар кылуы һәм анда, бөтен планнарынмы читкә куеп, мин дә барырга тиешлекне, әлбәттә, беркем дә белмәде. Әниләр алдында да мине шулай тишек хәтерле итеп күрсәтте. Мин эндәшмәдем. Иремне начар итеп күрсәтәсем килмәде.
Тора-бара иремнең үтенечләре таләпләргә әйләнде. Яңа кагыйдәләр туа торды. Хәтта өйдә сөлгеләр бер төрле булып эленеп торырга, көн саен идәннәр сөртеп алынырга тиеш иде. Өйдә нәрсә укуым, нәрсә каравым буенча да кагыйдәләр кертелде. Сериал кушсам, Данил шундук сүндереп куя. «Чүп карап, вакытыңны бушка уздырма, башыңа теләсә нәрсә тутырма», – дип әйтә иде ул. Ял көннәрендә мин җидедән дә соңга калмыйча торырга тиеш идем, чөнки «ярты көн аунап ятарга ярамый». Эштә тоткарлану турында да алдан кисәтергә тиешмен. Трубканы алмасам, Данил кат-кат шалтырата. Бервакыт җитәкче эш вакыты беткәндә генә кабинетына җыйды. Кабинеттан чыкканда телефон экранында Данилдан унбер җавапсыз шалтырату иде. Мин өйгә кайтып кергәндә Данилнең йөзе-башы җимерелгән иде.
– Кайда йөрдең? – дип сорады килеп керүгә, исәнләшмичә дә.
– Яздым бит инде, – дидем ачуым килеп. Мин бик алҗыган идем.
– Мин сиңа сорау бирдем. Бу вакытка кадәр кайда булдың?
– Эштә. Җыелыш булды.
Югыйсә, Данил кайда булуымны белә иде. Аңа каршында басып бала-чага кебек акланып торуым кирәк иде. Башта ул эштән соңарып кайткан чагымда алдан ук хәбәр итәргә кирәклеге турында тыныч кына сөйләде. Аннары син минем хөрмәт итмисең дип, кычкыра ук башлады.
Иремнән шуның кадәр курка башладым ки, ишектә ачкыч тавышы ишетелүгә үк аның нинди кәефтә керәсен сулыш алмый да көтеп тордым. Нәрсәгә бәйләнергә мөмкинлеге турында уйладым, эчемнән акланулар табып куйдым. Һәр сүземне уйлап сөйләргә өйрәндем.
Инде әйберләремне җыеп чыгып китәр чиккә җиттем дигәндә Данил үзгәрә дә куя. Кайгырта, бик йомшак була. Барысына да эштә үзенең артык нык арыганлыгын гаепли иде. «Сине ничек яратуымны беләсең бит. Безнең барысы да яхшы булуын гына телим», – дип әйтә. Шулвакытта барысын да кичерә идем.
Берничә тапкыр Данил белән аның кагыйдәләре буенча яшәүнең авыр булуы турында сөйләшергә тырыштым. Ул һәр дәгъвамны тыныч кына тыңлый да, аны дөрес аңламавымны аңлата. Һәм бу сөйләшү ахырына үземне гаепле хис итәм. Ирем белән мөнәсәбәтләребез турында якыннарыма сөйләргә кыюлык тапмадым. Үз иремнән куркуымны танырга ояла идем. Башкалар янында Данил игътибарлы һәм кайгыртучан була белә, шуңа күрә миңа ышанмаслар дип уйладым. Аеруча абыемнан оялдым, аның күзләренә карау авыр иде. Ул бездән ерак түгел генә яши. Берничә тапкыр мине очрашуга да чакырды, әмма мин төрле сәбәпләр табып бармадым. Аңа ачылудан курыктым. Әниләрдә очрашкан чагында миңа озак кына карап утыра иде. Икебез генә калган мизгелдә: «Синең бар да тәртиптәме соң? Син артык нык тыныч», – дип сорап куя идем. Мин эштән алҗуым белән аклана идем.
Никахыбызның беренче елы ахырына тулысынча ирем кагыйдәләренә буйсынып беткән идем. Бу кайчанга кадәр дәвам итәр иде микән, белмим. Әмма бер вакыйга тормышымны астын-өскә әйләндерде дә куйды. Данилның костюмын химчисткадан алырга онытканмын. Дөресрәге, өлгермәдем. Югыйсә, онытмаска дип язып та куйган идем. Ул көнне эштә тоткарландым. Мин чыкканда химчистка ябылган иде. Юл буе өйдә ничегрәк акланачагымны уйлап кайттым. Гомумән, өйгә кайтырга куркуымны аңлап алдым. Бу уйдан миңа оят иде. Ничек инде бер костюм аркасында хатын ире белән сөйләшүдән курыксын?!
Данил мине: «Костюм кайда?» дигән сорау белән каршы алды. Ул аны иртәгәге очрашуга киеп барырга тиеш иде. Барысын да аңлаттым, иртәгә химчистка ачылуга ук барып алырга вәгъдә бирдем. Шуннан соң ул ни өчен миңа ышанырга ярамаганлыгы турында нотык тотты. Аннары кычкыра ук башлады. Мин аны тагын да ныграк ачуландырмас өчен селкенергә дә куркып стена буенда басып тордым. «Син минем хакта бөтенләй уйламыйсың», – дип кычкырды ул.
– Мин бер ел буе сине ачуландырмау турында гына уйлыйм, – дип әйтүемне сизми дә калдым.
Ул бер тынга сүзсез калды.
– Син хәзер нәрсә дидең? – минем каршыда ирем түгел күзләре котырынган таныш булмаган кеше басып тора иде.
– Кагыйдәләреңнән арыдым. Ә химчисткага син үзең дә кереп чыга ала идең.
Аның яңагыма сугып җибәрүен сизми дә калдым. Хәтта чайкалып китеп стенага терәлдем.
– Син мине һәрвакыт чыгарымнан чыгарга тырыштың. Үзең гаепле, – диде ул кулына карап.
Шул минутта бернәрсә аңладым: гаилә корганнан бирле һәрвакыт мин гаепле булдым. Ирем дигән кеше мине акланырга, үземдә шикләнергә һәм аның канәгатьсезлегеннән куркырга өйрәткән икән бит. Хәзер миңа кул күтәрүендә дә үзем гаепле булып калдым.
Мин телефонымны алдым да ванна бүлмәсенә кереп бикләндем. Яңагым яна иде. Сөлгене салкын су белән чылатып яңагыма куйдым. Шул чак абыем шалтыратты. Телефонны алыргамы юкмы дип озак кына карап тордым.
– Нәрсә булды? – абый тавышымнан ук нидер булганын аңлады.
Күзләремне йомдым. Тагын алдаргамы инде?! Әмма мин бу юлы алдарга теләмәдем. Дөрес сөйләү оят түгел иде инде.
– Абый, ул миңа сукты. Мин ваннада. Мин куркам, – дип елап җибәрдем.
– Ваннадан чыкма. Хәзер киләм.
Ун минутта үтмәде ишектә кыңгырау шалтырады.
– Нәрсәгә килдең? – бу Данил тавышы иде.
– Наилә кайда? Мин аны алып китәм.
– Безнең гаиләгә катышма. Үзебез хәл итәрбез. – Данил ишекне япмакчы булды бугай. Мин ванна ишеген ачканда абыем Данилны ишекнең теге ягына тартып чыгарып, ишекне ябып куйган иде. Абый килеп мине кочаклап алды.
– Китәсеңме минем белән, тагын иреңне яклап каласыңмы?
Ишек артында Данил кычкыра-кычкыра миннән гафу үтенә, башка мондый хәл кабатланмаячагына вәгъдәләр бирә иде. «Синең белән китәм», – дидем дә барып әйберләремне җыя башладым. Абый күпме генә ишек шакыса да Данилны кертмәде. Әйберләремне җыеп киенгәч кенә ишекне ачты. Данил килеп керүгә туп-туры миңа килә башлады, абый ике арабызга басты. «Наилә янына якын киләсең икән үзем өчен җавап бирмим», – диде усал итеп.
– Наилә, син артык нык эмоциональ. Иртәгә башкача уйлаячаксың. Кал, мин башка алай эшләмим», – дип сөйли башлады Данил. Әмма карарым нык иде. Ул төнне әти-әнигә һәм абыема барысын да сөйләдем. «Башка ул фатирга аяк та басмыйсың. Ә боларның барысын да яман төш кебек оныт», – диде әти.
Балалар һәм уртак милек булдырырга өлгермәгән идек, Данил белән безне тиз аердылар. Ул мине яратуын һәм миннән башка яши алмавын, гаиләне таркатуымда мине гаепләп берәр айлап язды әле. Әмма мин эндәшмәдем. Ул үзгәрмәгән иде. Хәзер инде беренче хатыны белән дә нәрсә өчен аерылышуын аңладым.
Ирекле тормышка бик авыр кайттым, киредән күнектем. Әкренләп дусларым белән очраша башладым. Ярты елдан соң Ильяс белән таныштым. Аның белән очраша башладык. Бервакыт ул шимбә көнне шәһәр читенә дусларына барырга тәкъдим итте. Шундук Данилның кыланышлары исемә төште. Бернинди планнарым булмаса да: «Бара алмыйм, ул көнгә алдан корылган планнарым бар иде», – дидем. Ильяс моны бик тыныч кабул итте: «Ярар, башка вакытта, сиңа уңайлы көндә барырбыз», – диде. Мин хәзер ир-атның баш тартуны ничек кабул итүенә һәм эшләр ул теләгенчә бармаганда үзен ничек тотуына игътибарлырак була башладым. Ильяс мондый очракларда тыныч кына башка вариантлар тәкъдим итә иде. Ул вариантлар да ярамаса, башка бу темага сөйләшмәде. Гомерең буе куркынып һәм акланып яшәмәс өчен егет белән очрашкан чакта бик вак детальләргә дә игътибар кирәк икән шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк