Икенче көнне җанымның тынычлыгы югалды. Ничек булса да тынычланырга тырыштым: «Көнләшмә, булмаган нәрсәләрне уйлап чыгарма» – дип, үз-үземне ышандырырга теләдем.
Иремнән көнләшкән хатыннар дөньяда мин генә түгелдер... Ләкин бу хисне йөрәгемдә йөртү көннән-көн авырлаша бара, шуңа бушанып аласым килә. Зинһар, гафу итегез... Бу хакта дус хатыннарыма да, әниемә дә ачылып сөйли алмыйм. «Көнләшәсең, димәк, яратасың», – диярләр. «Көнләшмә, бу яхшыга илтми», – дип акыл бирерләр. Бер уйласаң, тормыш җайга салынган, балалар үсеп килә, тормыш итәргә бар нәрсәбез бар – әле яңа гына кирпечтән зур йорт җиткереп кердек. Узган ел гына ирем яңа машина алып бирде. Үзе саран түгел, нәрсә сорасам да ала – шкафта бер дә кимәгән чәшке мехыннан яңа тун эленеп тора, теләгән җиргә барам. Телим икән – дус хатыннарым белән театрга, концертка чыгып китәбез, ирем бервакытта да сүз әйтми, артык сораулар биреп нервымда уйнамый.
Узган ел Яңа ел каршылаганда күңелемдә нәрсәдер чатнады минем.
Безне дусларыбыз Яңа ел каршыларга үз өйләренә чакырды. «Килегез, бергә каршылыйк, күңел ачарбыз», – диделәр. Моңа кадәр Яңа елны без гаиләбез белән өйдә каршылый идек, туганнар кунакка килә иде.
Мин иремә башта каршы килдем, «Яңа ел – гаилә бәйрәме, өйдә генә утырыйк», – дидем, бармаска өндәдем. Әмма ирем мине күндерде. «Күптән беркая да чыкканыбыз юк, Яңа ел бит, бераз эштән арынырсың, матур күлмәгеңне киеп түр башында сыйланып утырырсың», – диде. Балалар да үз дуслары белән каршылагач, икәү генә утырасы килмәгәндер инде.
Ирем кунакка барырга бик озак әзерләнде: гардеробын актарырга кереште. Костюмын чыгарып элде, ак күлмәген үтүкләде. Галстугын озак сайлады – карасынмы, зәңгәренме? Көзгегә карап, чәчләрен җайлады. Мин аның болай әзерләнгәнен күптән күргәнем юк иде.
Ә мин…
Мин ашыга-ашыга гына киендем. Күлмәк яңа түгел иде, чәчемә дә артык игьтибар итмәдем. «Ярар инде, дуслар гына бит», – дип, үз-үземне тынычландырдым.
Килгән җирдә барысы да матур иде: өй җылы, утлар җемелди, өстәл тулы ризык. Шунда килгән кунаклар арасында бер таныш булмаган 30 яшьләрдәге кызны күреп алдым: зифа гәүдәле, төз буйлы, үзе гел көлә, шаяра. Зәңгәр төстәге сыланып торган күлмәк кигән, чәчләре пөхтә итеп җыелган. Бу кыз хуҗабикәнең сеңлесе булып чыкты. Шул вакытта минем йөрәгем сискәнеп куйды. Хатын-кызларда интуиция көчле дип, юкка гына әйтмиләрдер. Иремнең аңа карап-карап алганын сиздем. Юк, бу гади генә караш түгел иде. Ул аңа сокланып, күзен алмыйча карады. Кызның сөйләгәнен дикъкать белән тыңлап утыруы, баш селкеп куюлары җен ачуымны чыгарса да, дәшмәдем, теш кысып түздем. Иремнең күз карашлары белән ул кызны күзләп утырганын сиздем.
Икенче көнне җанымның тынычлыгы югалды. Ничек булса да тынычланырга тырыштым: «Көнләшмә, булмаган нәрсәләрне уйлап чыгарма» – дип, үз-үземне ышандырырга теләдем.
Аннары күңелгә салкын төште.
Кайчандыр ирем миңа шулай томырылып карый иде бит. Мин дә кайчандыр шундый зифа идем, күзләрем дә яна иде. Ул чакта безгә башкалар кирәкми иде. Ә хәзер… мин ирем өчен тормыш итүче хатын гына.
Шул кичтә мин иремнән түгел, үземнән дә көнләштем, ахрысы.
Өйгә кайткач, ирем үзен берни булмагандай бик тыныч тотты. Ә мин йоклый алмадым. Нәрсә булды соң миңа дип уйладым. Бер хатынга караганы өчен генә шулкадәр авыр булырга тиеш идеме миңа?
Әмма бу гади караш кына түгел иде шул. Ул мине Яңа ел кичендә бөтенләй дә күрмәде.
Көнләшүне начар хис, диләр. Ә мин хәзер беләм: ул – сигнал. «Миңа игътибар кирәк», –дигән сигнал.
Мин иремнән үлеп көнләшәм.
Чөнки минем үземә кире әйләнеп кайтасым килә.
Күзгә күренеп кенә түгел, күңелгә дә кирәк буласым килә.
Бәлки, моны әйтергә вакыт җиткәндер?
Бәлки, дәшми калу – иң зур хатадыр.
Зәринә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Узеннэн башла , Заринэ, матурлыкка узгэр, узенне ярата башла
0
0
0
0
Сез узегезде шул кыз кебек матур киенеп, узегезне бар яклап кулга алып, житешмеген ягыгыз булса салоннарга барып косметический процедураларга йорегез, фигурагызны матурлагыз. И все вуалэ сез Хэзер, курчак кебек, яшь кызларга биргесез. Узегезне ашап ойде ятканга гына чир утми ул, кеше арасында йореге кирек. Сез тугел ирегез конлешерлек ясагыз узегезне, Эле сон тугел.
0
0