Резеда, җыелган акчаларын карарга онлайн банкка атна саен булмаса да, еш керә иде. Анда әкренләп җыелган акча суммасын күрү, юк, горурлык түгел, тынычлык хисе тудыра иде. Кызларының киләчәге өчен җаны бераз булса да тыныч. Тик беркөнне җыелган сумманың яртысы диярлек юкка чыгуын күреп йөрәге тота язды.
Кызларына университет тәмамлауга фатир өчен ипотека алырга акча җыялар алар. Ял итәргә диңгезгә йөрми башладылар, яңа мебель, хәтта артык кием-салым җыймыйлар. Кызлары эшли башлауга ук фатир өчен беренче кертемгә акча әзерләп кую иде максатлары. Үзләре уртак тормышларын тулай торакта башладылар, Резеданың баласын алай интектерәсе килми иде. Ничек тә ярдәм итеп үз почмагын булдырасы иде. Ирен дә әнә шул уена күндерде. Акча җыелганга сөенеп йөрде. Ә бүген, ә бүген ул ни уйларга да белми телефон экранына карап утыра. Ул онлайн банктан чыкты, кабат кереп карады. Үзгәргән сумма үзгәрмәде. Башта ул моны берәр техник өзеклелек дип уйлады. Аннары банкка шалтыратты. Операторның җавап биргәнен көткәндә, куллары шулкадәр каты калтырады, хәтта телефоны бармаклары арасыннан шуып төшеп китә язды. Банк хезмәткәре акчаның законлы рәвештә күчерелүен аңлатты. Операцияне исәп-хисапның икенче хуҗасы раслаган. Васил.
Резеда аптыраган халәттә бик озак утырды. Башында бер генә уй әйләнә иде: «Бу мөмкин түгел». Иренең беркайчан да уйланылмаган адымнар ясамавында түгел иде хикмәт. Киресенчә, егерме еллык уртак тормышларында андый адымнары җитәрлек булды. Ләкин бу очракта ул акчалар бит кызлары өчен җыела. Бердәнбер кызлары өчен. Ә бәлки ул мошенниклар кулына эләккәндер?!.
Кичке сигезләр тирәсендә күтәренке кәеф белән Васил кайтып керде. Азык-төлек тутырылган пакетны өстәлгә куйды, ачкычларын тумбочкага ташлады, хәтта борын астыннан ниндидер көй көйли иде бугай.
Резеда башын күтәреп карады.
– Васил, акча кайда?
Иренең йөзеннән елмаюы әкренләп сүнде.
– Нинди акча?
– Белмәмешкә салышма, зинһар, Васил. Беребез дә бала-чага түгел монда.
Ул тирән итеп сулыш алды да учы белән чәчләрен сыпырып куйды.
– Резеда, мин сиңа әйтергә теләгән идем, җай гына булмады...
Димәк, чынлап та Васил акчаны алган. Һәм ул мошенниклар капкынына да эләкмәгән. Иренең тавышыннан хатынның эче боз булып туңгандай булды.
– Нәрсә эшләдең?
– Көймә сатып алдым. Шундый уңышлы вариант килеп чыкты, тиз арада сатып алырга кирәк иде, шуңа сиңа әйтеп тә тормадым. Беләсең, резин көймәм бөтенләй начар хәлдә иде. Ә монда шәп көймәне ярты бәясеннән эләктердем.
Хатын пыялага әйләнгән күзләрен иреннән алмады. Бу сөйләшү төш түгел иде. Бу – чынбарлык!
– Син безнең еллар буе интегеп җыйган акчаны көймәгә тоттыңмы?
– Барысын да түгел бит инде, яртысын гына. Тагын җыярбыз, нервыланма гына. Минем дә бит бер көймә генә алырга хакым бардыр.
Бер көймә генә алырга... Егерме еллык уртак тормышларында Василның беренче генә түгел мондый гамәлләре. Иске машинасы бик яхшы йөргәндә дә яңасын сатып алды. Ул чакта да әнә шул хак белән хатынының авызын япты. Дусларының шикле проектларына акча кертте. Бервакыт, Резедага әйтеп тә тормастан, энесенә зур гына сумма бирде. Аның да акчасы бит, хакы бар…
Ул чакта хатын ярсыды, аннары тынычланды. Акча аркасында мөнәсәбәтләрне җимерергә ярамый дип уйлады. Иң мөһиме – ярату һәм үзара хөрмәт, дип юатты үзен. Нәкъ менә хәзер кинәт кенә ул хакыйкатьне аңлады: мәхәббәт, бәлки, әле бардыр да, ә менә хөрмәт исә күптән юкка чыккан икән бит. Ә ирендә Резедага карата хөрмәт, гомумән, булды микән?
– Без бит акчаны Венерага фатир алырга дип җыйдык.
– Венера укый гына бит әле.
– Шуңа күрә җыйдык та бит инде.
– Резеда, син артык чәүчәләк, күпертергә яратасың. Җыярбыз дидем бит. Әле вакыт бар.
Чәүчәләк, арттырырга яратасың. Бу сүзләрне дә еш ишетте Резеда. Ире аңа әйтмичә яңа машина өчен кредит алгач та – Резеда чәүчәләк булды. Васил атна саен балыкка киткәндә дә Резедага чәүчәләк бәясе бирелде. Балыкка йөрер өчен көймә алганда да, аңа яңа моторлар алганда да... Ул тавыш чыгуга сәбәпче булды. Өйдә тынычлыкны саклау өчен, хатын иренә һәрвакыт юл куйды.
– Син, гомумән, нәрсә эшләгәнеңне аңлыйсыңмы?
– Көймә сатып алдым.
– Юк. Син гел гаилә акчасын бары үзеңә генә тоттың.
Васил аңа чын күңелдән аптырап карап торды. Гүя ул бу сөйләшүнең асылын аңламый иде.
– Ник син миңа җинаятьче итеп карыйсың, – диде ире, аптыравын дәвам итеп.
– Юк, син җинаятьче түгел, – диде Резеда. – Син бары тик минем фикеремне санга сукмаганыңны, хөрмәт итмәгәнеңне күрсәттең. Чираттагы тапкыр...
Бу сүзләрдән соң ир кинәт ачуланды.
– Ник соң син чебеннән фил ясыйсың. Һәрвакыттагыча. Гомерем буе эшлим. Барысын өйгә ташыйм. Гомеремдә бер тапкыр булса да хыялланган нәрсәмне сатып алырга хакым юкмы әллә?
– Бар.
– Соң шулай булгач?
– Бу хакта башта гаилә белән сөйләшергә кирәк дигән уй синең башыңа да килмәде бит...
Васил бары тик кулын гына селтәде. Васил өчен бу бик кечкенә, әһәмиятсез бер деталь иде. Ә Резеда өчен бөтен проблема да ирендә менә шул сөйләшү уе булмауда иде.
Икенче көнне аңа кайнанасы шалтыратты. Ул сүзен тыныч кына башлады. Шуннан соң күнегелгән шелтәләргә күчте.
– Ир-атның кызыксынулары, шөгыле булырга тиеш.
– Гаилә исәбенәме?
– Резеда, нигә син алай дисең?
– Ә ничек әйтергә кирәк?
– Бер әйбер сатып алган өчен генә фаҗига ясарга ярамый бит. Васил начар ир түгел. Тапканын гаиләсенә алып кайта. Балыкка йөрергә яраткан иргә нигә комачауларга? Соң аның да башка ирләр кебек зур көймәдә йөрисе килгәндер. Эчеп бетермәгән бит ул акчаларны, бары көймә алган. Син артыгын кыланасың.
Резеда кайнанасын тыңлаганда ачуы кабара баруын сизде. Кайнанасы оныгы турында искә дә алмады. Бары тик Василның көймә сатып алу хокукын гына тикшерә иде. Әйтерсең, бөтен проблема нәкъ менә шул көймәдә иде.
Ял көнне шәһәрдән кызлары кайтты. Кыз әти белән әнисе арасындагы үпкәләшүне белә иде. Әбисе шалтыратып әтисен яклады, әнисе белән сөйләшергә кушты, әмма ул өлкәннәр арасындагы үпкәләшүләрдән читтә калырга тырышты. Табын артында сөйләшмәделәр диярлек. Венера әти-әнисен күзәтте. Васил яңа алган көймәсе, балык тотулары турында сөйләде. Кызын көймәдә йөреп кайтырга чакырды. Көймәне ул күрергә тиеш. Резеда бер сүз эндәшмәде. Өйдәге киеренкелек һавада да сизелә иде.
– Әни, сиңа бер сорау бирергә ярыймы? – диде Венера әнисе белән икәүләп өстәл җыештырганда.
– Әйе, кызым.
– Син бит әтигә көймә сатып алганы өчен генә ачуланмыйсың, шулай бит?
Резеда моңсу гына елмайды.
– Юк.
– Мин шулай дип уйлаган да идем...
Шуннан соң Резеда беренче тапкыр кызына күңелендәгесен ачып салды. Василның киңәшмичә кабул иткән карарлары, аның фикере иренең фикере белән туры килгәндә генә исәпкә алынуын, тынычлык хакына чиксез юл куюларын сөйләде.
Кызы игътибар белән тыңлады да, бер тын сүзсез утырды.
– Әни, мин һәрвакыт сине артык нык сабыр дип уйлый идем, – дип кочаклап алды.
Кызының бу сүзләреннән соң Резеданың күз яшьләре чыкты. Димәк, кызы барысын да белеп һәм күреп яшәгән. Барысын да кечкенә йөрәге аша үткәргән. Югыйсә кызы алдында беркайчан да талашканнары да булмады.
Бер айдан соң Васил кинәт үзгәрде. Ул өйдә ешрак була башлады. Азык-төлек сатып алды. Һәрнәрсәдә ярдәм итәргә тырышты.
– Мин көймәне сату өчен игълан куйдым, – диде ул бер кичне.
Резеда дәшмәде.
– Акчаны кайтарырмын.
– Яхшы.
– Димәк, барысы да җайланачак?
Ул иренә игътибар белән карады. Беренче тапкыр Василда аптырау билгеләре күренде.
– Васил, әгәр эш көймәдә генә булса, барысы да көймәне сату белән тәмамланган булыр иде.
Ир кашларын җыерды.
– Бәй ни дә соң алайса?
Менә шул мизгелдә Резеда иренең үзен бөтенләй ишетмәвен аңлады. Тыңлый ул, ләкин ишетми.
Ир аерылышуны көймә сатып алган өчен хатынының җәзасы итеп кабул итә иде. Резеда өчен бу вакыйга 20 ел буена фикеренең ире өчен буш куык кына булуын аңлау иде. Ире аның белән бервакытта да санлашмаган икән бит. Үзе теләгәнчә яшәгән, ә Резеда гаиләне саклыйм дип юл куйган. Шулай итеп ике арада хөрмәт беткән. Ә хөрмәтсез яшәп булмый. Резеда иренә бу хакта аңлатып торырга да теләмәде. Бары аңламаячак, син арттырасың диячәк. Һәрвакыттагыча.
Ул аерылышыр өчен документларын тапшырды. «Бер тимер кисәге өчен гаиләсен җимерде» дигән фикерне бер генә ишетмәде ул. Кайнанасы аны: «Көймә өчен гаилә җимермиләр», – дип күпме әрләде, әмма хатынның нияте нык иде. Резеда аңлады: һәркем үзенә уңайлы якны гына күрә. Өстән генә карый, беркемнең дә, хәтта иренең дә тирәнгә төшеп уйларга теләге юк. Чөнки гаепле кеше күз алдында: ул – Резеда. Кире, үзсүзле хатын. Ирен санламаган хатын. Василнең күп еллар буе үзенең фикере генә дөрес дип яшәвен беркем күрмәде, күрергә дә теләмәде.
Ә бит гаиләләре җимерелде. Әкрен генә. Сиздермичә. Кисәкләп. Көймә бары тик соңгы тамчы булды. Көймә чыннан да бары тик тимер кисәге генә иде. Ул гаиләне җимермәде. Ул аерылышуга сәбәпче булмады. Ул бары тик «чәүчәләк», «арттырма» дигән сүзләр артына яшеренгән үзенә карата хөрмәтсезлекне күрергә ярдәм итте...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк