Логотип
Күңелеңә җыйма

Ир-атларга ышанырга ничек өйрәнергә икән?

Бүгенге проблемаларымны сөйләүне шактый ерактан башлыйм әле. Уйлыйм-уйлыйм да, тагын шул нәтиҗәгә киләм: аларның башы шулай еракка – балачакка ук барып тоташа бит.

Без әтисез үстек. Дүрт бала! Абый белән апа бездән шактый зурраклар иде, ә сеңлем белән минем яшь аралары – ел ярым гына. Безнең буйлар да гел бертигез булды, бер-беребезгә бик охшаганбыз да, шуңа күрә еш кына сеңлем белән мине игезәкләр дип уйлыйлар иде. 

Әтине белмим диярлек. Бик аз хәтерлим, тик анысы да абый белән апа сөйләгәннәрдән генә түгелме икән? Мөгаен, шулайдыр, аны хәтерлим кебек тоела гынадыр миңа. Ике яшь ярымлык бала нәрсә хәтерләп калсын, нәрсә белсен инде? Тик ул мине күтәреп Сабантуйга барганыбызны беләм кебек. Кешеләр бик күп икән, ә мин алардан куркып, оялып, башымны әтигә яшерәм. Аңардан тәмәке исе килә... Кино кебек менә шундый бердәнбер хатирә. Әнидән сорап караганым булды, ул: «Мин белмим, исемдә юк, бәлки, алып та баргандыр. Әтиегез бәйрәмнәр ярата иде», -– дип кенә җавап бирде. Тәмәке исе килә дидем бит, ә әти, чыннан да, тарта торган булган. 

Безне ташлап башка хатынга йортка барып кергән ул. 
Дүрт балалы ирне кабул иткән хатын нинди булгандыр, анысын да әйтә алмыйм. Без үскәндә авылда юк иде инде ул апа, каядыр читкә чыгып киткән иде. Авыл халкы: «Балаларны ятим иттең», – дип, аның күзен дә ачтырмаган дип сөйлиләр иде. Бигрәк тә әти фаҗигале төстә үлеп киткәннән соң. Эчкән килеш руль артына утырган булган ул. Яңгыр яуган көнне машинасы белән таудан тәгәрәгән. Теге хатын белән озак та торып калмаган алар. Болай да бергә Ташкентка китәргә җыенып йөргән чаклары булган.

Әти өйдән чыгып киткәч, әни аның бөтен фотоларын утка яккан. Аның туганнары белән дә аралашып яшәмәдек. Үзләре дә безне бик якын китермәгәннәр. Якын итсәң, булышырга кирәк бит аннары, болай җиңелрәк, дия иде әни. Мөгаен, ул хаклы булгандыр. 

Сеңлем белән мине абый белән апа үстерде дисәм дә була. Әни гел эштә иде бит. Үстерде дип, эш кушып кычкыру иде инде ул «үстерү». «Әнинең эштән кайтыр вакыты җитә, ә сез...» – дип тотыналар иде икәүләп. Йә идән себермәгән булабыз, йә чолан алдын юып алмаганбыз, йә чебиләргә ашарга салырга онытылган... Әни аларга кушкан эшләрне безгә шулай бүлеп бирәләр иде бугай. Хәлдән киләме, юкмы, эшлибез инде. Апа белән абый үзләре дә яшүсмерләр генә булган инде, үпкәләп тә булмый. Аларның үз дөньялары, безнең өчен дә җавап бирәселәре бик килмәгәндер. 

Аннан әни бер ир-ат белән танышты. Дөресрәге, яши башлады. (Хәзер беләм инде: ул шәһәрдә яшәгән, гаиләсеннән аерылып авылга кайткан. Ә монда, төп нигездә, әти-әнисе генә түгел, энесе белән хатыны да торганнар. Алар янына сыймаган инде ул, шуңа аны безнең әни белән таныштырганнар.) 
Башта бар да әйбәт иде кебек. Сеңлем белән мин ул бездә яши башлауга аңа «әти» дип дәштек. Үзебезнекен белмәгәч соң...
 
Аннан бар да үзгәрде. 
Холодильникта аның үз полкасы бар иде: аннан безгә берни дә алырга ярамый иде. Тагын ул алдыра торган журналга кагылырга ярамый иде безгә. Бик сирәк кенә, күңеле йомшаган чакта гына ул журналны актарырга рөхсәт итә иде. Нинди журнал икәнен хәтерләмим, табигать рәсемнәре күп иде анда. Аларның барысын да җыеп бара иде ул. 

Бераздан яңа әти сеңлем белән мине икегә аерып куйды. Мине нигәдер гел читкә этәрде. Бабайларга барасы булса (аның әти-әнисен без әби-бабай дип йөрттек), сеңлемне ияртә, әни белән урманга җиләккә барасылары булса да, сеңлемне алалар (әти шулай куша!), әтинең яңа туганнары да сеңлемне күбрәк якын итәләр, аңа бүләкләр дә ешрак эләгә... 

Апа мәктәпне тәмамлады да, шәһәргә чыгып китте. Абый миңа ничек кыен икәнне күрә иде, әлбәттә. Әмма аның беркайчан мине юатканы булмады. Әни кушкан эшләрне эшләргә дә миңа беркайчан булышмады. Аның каравы, савыт-сабаны начаррак юсам, әнидән катырак ачулана иде. Беркайчан икәү утырып чын күңелдән сөйләшкәнебезне хәтерләмим. 

Шулай итеп, мин үземә йомылдым. Керпегә әйләндем! Беркемне үземә якын китерми башладым! Бигрәк тә ир-атларны. Мин аларның берсенә дә ышанмый идем! Алардан начарлык кына көтәргә өйрәнгәнмен бит. Һич онытмыйм: унынчы класста укыганда артымнан бер классташым йөри башлады. Бөтен кызларның төн йокысын алган егет иде ул безнең. Минем урында башка берәү булса, сөенеченнән нишләргә белмәс иде. Ә мин... Ул мәхәббәтен аңлаткач: «Ышанмыйм!» – дидем. Ир-атлардан ярату, якын итү, наз көтмәскә өйрәнгән булганмындыр инде. 

Икенче егетемне дә шулай әйтеп шаккаттырдым. Анысы белән без дуслар булып калдык. Әмма мөнәсәбәтләребез шуннан уза алмаганга хәзер бик үкенәм. 

Кияүгә чыктым мин, әмма бик тиз аерылыштык. Инде менә икенче ирем белән дә аерылышырга торабыз. Аптырагач, психологка бардым. Ул: «Үзегез дә сизмичә, үзегездән көчсезрәк ирләрне сайлыйсыз. Таянып булырдай чын ир-егетләрдән исә һәрвакыт ераграк торырга тырышасыз. Андый ир-атлар сезне үпкәләтер, кимсетер, нәрсә өчендер сездән көләр, сезнең өметләрне акламас дип көтәсез. Яки ул сезгә бөтенләй игътибар итмәс дип куркасыз. Үзегезгә лаек булмаган кешеләргә кияүгә чыккансыз», – диде. 
Мин аның белән берсүзсез килештем. 
Нәкъ шулай булды бит барысы да. 
Иң куркынычы – болай дәвам итсә, үземне һаман да шулай тотсам, алга таба берни үзгәрмәячәк минем тормышта. Барысы да үзегездән тора, диде психолог. Ышанырга өйрәнергә кирәк, бөтен ир-атлар да бертөрле түгел, алай була да алмый ди. 

Мондый проблемаларны үзгәртү бик авыр икән. Әлегә минем күңелдә барысына да үпкә генә: үземнең әтигә, икенче әтигә, абыйга... Ничек котылырга болардан, белмим... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар