Логотип
Күңелеңә җыйма

Иң яхшы диета

Хатын-кыз дөньясы бик серле ул… Әйе, без – гаҗәеп кызык затлар. Ир-атлар гына түгел, кайчак үзебезне үзебез дә аңламыйбыз. Андый мисаллар – адым саен...

Беркөнне фитнес-клубка кереп, кышның ике аена картаны «туңдырып» чыкмакчы идем. Һич җай чыгара алмыйм анда барырга. Кай көнне иртә белән бүген барам дип ниятләп торам да, тик әллә кайдан берәр мәшәкать чыга да куя... Бик теләгәндә вакыт кына табып буладыр инде анысы. Тик ул бит тәмләп чәй-каһвә эчеп алу өчен вакыт табу түгел, рюкзагыңны җыеп, үз-үзеңне кодалый-кодалый тренер янына алып барулар әллә ансат дисезме? Тренер елмаеп каршы алса да, ул бит сине кунакка көтми, үзең теләп, үз аягың белән эшләргә барасың аның янына. Кәҗә майларың чыкканчы дөбер-шатыр китереп куалый ул сине. Урамда салкын – тирлисе килеп тормый әле монда...  
Кердем фитнес-клубка, картаны ике айга туңдырып, инде клиентлар белән эшләүче бүлекләреннән кош тоткандай чыгып йөгердем дигәндә генә, тренер белән чүт маңгайга-маңгай бәрелешмәдек. «Яптым клиентлар белән эшләүче бүлек ишеген» булды инде бу... Спортны, аның персональ тренировкаларын «өзелеп сөюемне» белә инде ул, әмма аңа кадәрге коллегалары хатасын кабатламый. Мине ачуланмый, оялтмый, нотык укымый. Килештергәләштергән чакларымда и сөенә, и мактый.... Шулай күрешкән чакларыбызда икенче көнне иртәнге алтыга кабат килердәй булып кайтып китәм дә, тагын ике атнага Аллаһу әкбәр булам... Ә монда Җәлилова төсле үзе тырыш, үзе уңган-булган клиентың ике айга юкка чыксын әле! Депрессиягә бирелерсең! «Син бит инде безнең күнекмәләрне онытмассың, Гульнарочка! Өйдә эшләрсең бит, Гульнарочка? Ты же и так у нас умница и красавица, Гульнарочка...» Сандугачларың бер якта торсын, кыскасы. Әйе, димен моңа, өйгә кайтып җитү белән тотынам. Юк, машинада ук эшли башлыйм... И-и-и, беркатлым, дип әйтеп булмый бит инде, бәлки, ул миңа чын-чынлап ышанадыр?!
– Тырышырмын, – димен, иң нейтраль җавапка тукталып. 

Инде шундый күтәренке кәефтә ярты елга... әй, ике айга аерылыштык, дигәндә генә: «Гульнарочка, подожди-ка, давай я тебе дам рекомендации по питанию, чтоб ты придержалась этой схемы», – димәсенме... 

Булмый икән булмагач! Юлыма кара мәче дә очрамаган иде шикелле. Онытмыйча, соңыннан карарга кирәк әле, магнит давыллары түгелме икән бүген? Мөгаен, шулайдыр, шуның дулкыннары килеп җиткәндер... Инде күңеле белән язга кадәр бу фитнес-клуб белән саубуллашкан Җәлилова тормасынмы сырга алданып, тәбегә койрыгын кыстырган тычкан кыяфәтендә. Кайдан гына юлыма килеп чыкты соң? Тоттырды кәгазьне кулыма тренерым, яз башына көтәбез, дип әйтергә дә онытмады. Шул сүзләр арасына «Гульнарочка молодец»ны да әллә ничә тапкыр кыстырырга өлгерде. (Әйе инде, чыдый торган түгел аның молодецлыгына!) Алдагы коллегасы кебек, ачыктан-ачык: «Да с тобой бесполезно», – дип озатып калса, ике ятып бер төшемә кермәс иде дә бит. 

Ике көннән тәки тартып чыгардым бит теге «схема»ны. Әллә миндә намус юк дисезме! Карамасам да, беләм, әллә ни Америка ачмый инде: парда яки шулпада пешкән ит белән яшелчә, балык, иртәнгә боткалар – теләсә нинди тренер бирә инде ул схеманы. Мин каршы да түгел үзе. Шушыны да үтәмәскә?! Тик менә чәй пунктына барып җиткәч, төртеләм дә калам инде! Яшел диюенә түзәм әле. Әмма нәрсә белән эчәргә кирәклеге әйтелмәгән бит анда. Кәнфит беләнме? Әллә печенье беләнме? Dove шоколады батамы икән соң? Язгач-язгач, язып бетерергә бит инде аны. Бәлки минем кебек килосы белән үк ашарга ярамыйдыр ул кәнфитне? Ә тренер бу хакта берни  язмаган! Шушы яшьләрнең игътибарсызлыгын әйтерием инде...

Бер-ике көн гарнирсыз гына помидор-кыяр белән ит ашагач, шалтыратасы иттем үзенә. Эшләгән эшеңне күрсәтә белергә дә кирәк. Бөтен сүзен тыңлыйм бит! Яшелчәләр янына сузып салып итен ашыйм, яшел чирәмен, помидор-кыярын чәйним, суын эчәм, чәен 4-5 печенье, 6-7 кәнфит белән суктырып куям. Шалтыратып әйтим, мәйтәм, берочтан чәй пунктын язып бетермәвен дә исенә төшерермен... 

Әй үсендерә-үсендерә мактады инде тренерым! Күзгә күренеп бер-ике башка үсеп киткәч кенә, чәй пунктын язып бетермәвен әйттем һәм... шап итеп җиргә төштем. «А-а, чай? Просто чай, Гульнарочка», – диде тренерым һәм шул минутта элемтә өзелде. Соң бәяләр космос булган чорда бөтен кеше дә «просто чай» эчә инде. Мин тәгаен ничә кило прәннек-печенье, кәнфитнең нинди төре дип сорамакчыем. Алайса мин монда «Мишки в лесу» белән Дубай шоколадын сыпыртам. Кем белсен, бәлки ярамыйдыр? Бәлки «Коровка» гына килешәдер? Булгач-булгач, бөтен шарты килеп бетсен дигәнием. Яз, яме. Әминә әнә музыка мәктәбенә керү вакытын көтә, ә мин синнән хәбәр көтәм...

Фото: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар