Логотип
Күңелеңә җыйма

Язмышны үзгәртеп булса икән 2...

(дәвамы)

башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iazmysny-uzgartep-bulsa-ikan

Фәридәнең бала чагы, үсмерлек чоры эшкә чумып узды. Җәй көннәрендә башкалар авыл урамнарында чатыр чабып уйнап йөргәндә аның вакыты бакча каршындагы яшел чирәмлектә каз бәбкәләрен тилгәннән, каргадан саклап узды. Факия апа хуҗалыкта кош-кортны күпләп тота иде. 

Кызның әтисе Гайнулла абый елга ярында үскән талларны, яфрагы коелгач, көз көне үк өйгә алып кайтып куя. Нечкә чыбыкларны махсус ләгәндә озак кына кайнатып пешекләгәч ана казга утырып бәбкә чыгарыр өчен оя үрә. Бу хезмәт аерым осталык таләп итә. Авылда бу эшнең барлык нечкәлекләрен белгән алтын куллы осталар бар: алар кайнар суда пешекләнгәч, нәзек тал чыбыкларыннан тормыш өчен кирәкле булган кәрзиннәр, вазалар, бала бишекләре, хәтта кәнәфиләр үреп сата. Гайнулла абыйның да бу эшкә кулы ята, теләсә, рәхәтләнеп кәсеп итә алыр иде. 

Февраль ае җитеп ана каз йомырка сала башлагач,Фәридәнең әтисе зур горурлык белән яңа гына үреп өлгерткән каз оясының төбенә кипкән печән түшәп, Фәридә йоклаган тимер карават астына урнаштыра. Берара өйгә җәйге болынның хуш исе таралган кебек була. 

Факия апа ана казны йомырка салыр өчен өйгә алып керә. Аллаһы Тәгалә кош-кортларга токымнарын саклар өчен зиһен, инстинкт биргән. Фәридәләрнең ана казы да йомырка салыр вакыт җиткәч, өйгә керә торган ишек янына килеп кар өстендә таптана, озын муенын як-якка болгап, яңгыравык тавыш чыгарып каңгылдый башлый. Бу тавышка оясында йоклап яткан Актырнак кушаматлы карт эт тә уяна, тимердән эшләнгән богавын сөйрәп, уңга-сулга чаба, өрә. Аңа күрше-тирәдәге этләр дә кушыла. Аранда кыш чыгарга дип ябып куелган тавыклар кытаклый, әтәчләр кычкыра башлагач, йорт хайваннарының, кош-кортларның яз якынлашуын иң беренчеләрдән булып сизүен тоясың. Бер уйласаң, кыш ае тәмамланмаган, ләкин яз үзен сиздерә: кояш яктырак яна, төннәр кыскарып, көннәр озыная. Табигатьнең уянуы – йорт хайваннарына, кош-кортларына сигнал ул.

Өйдәгеләр ана казның каңгылдавын ишетепишекне ачуга, кош бозга каткан алсу тәпиләре белән агач баскычларга вак-вак итеп баса-баса ишегалдына күтәрелә. Аны, муенын сузып, моңсу күзләре белән ата каз озатып кала. Сөйгән яры – пар канатының йомырка салып урамга чыгуын түземсезлек белән көтә, ишегалдыннан кусаң да китми... 

Ана каз башын югары күтәреп, мич янына тәпили. Яңалык түгел: ул биш яз Фәридә яткан тимер карават астындагы ояда йомырка салып, бәбкәләр чыгара. Әйе, әйе! Мич белән өй дивары арасында эленгән кызыл чаршау артында Фәридә йоклаган тимер карават тора. Ана каз карават япмасыастыннан узып, оясына сикереп менә. Фәридә эченә мамык тутырылган матрасны куллары белән күтәрә дә, тимер сиртмә тишекләре аша караңгыда калган ана казны күзәтергә керешә. Кош иң элек оясы белән таныша, тәпиләре белән түшәлгән печәнне озак кына таптый, үзенә уңайлы урын әзерли. Йомыркасын дөньяга китергәч, томшыклары беләнчит күзләрдән яшерә, печән белән каплап куя. Эшен бетергәч кенә оясыннан агач идәнгә сикереп төшә. Урамда аны канатларын җәеп пар канаты – ата каз көтеп тора. 

Шулай көн аралаш йомырка салырга өйгә кереп йөри ана каз. Факия апа, кошны урамга чыгарып җибәргәч, зур саклык белән оядагы йомырканы кулына ала, алдан әзерләп куйган карандаш белән (Фәридәләр ягында аны химический карандаш,диләр) номер «суга», зур саклык белән катыргы тартмага урнаштырып, шифоньер астындагы буш аралыкка саклыкка куя. Фәридәнең кайвакыт шушы йомыркаларны кулына алып күтәреп карыйсы килә. Алар тавык йомыркасыннан күпкә зур, авыр... Тиздән, бик тиздән шушы ак түгәрәкләрдән нәни бәбкәләрнең томшыклары күренәчәк алар, «пи-пи»,килеп хәтфә яшел чирәмдә сары йомгакларны хәтерләтеп йөгереп йөриячәк. Ә ата каз бәбкәләренә якынлашкан кешене канатларын җәеп, ысылдап куып китәчәк, тотса, тирене кара яндырып тешләп алачак. Алай гына да түгел, көчле канатлары белән «шап-шап» итеп сугып, күрмәгәнне күрсәтәчәк. Фәридәнең мондый хәлдә еш калганы булды. Ата каз тешләгән җир тиз генә төзәлми, бер-ничә көн яндырып, сызлап үзәккә үтә. Мондый авыртуның нинди икәнен берничек тә язып, аңлатып булмый...

Фәридә үткән гомерне еш искә төшерә. Кызлар,дәреслекләрен бер якка ташлап, урамга йә кар көрәргә, йә утын ташырга чыгып китәләр.Мәктәптә өй эшенә бирелгән биремнәр дә кайбер көннәрдә эшләнми, ятларга дигән шигырьләр дә ятланмый. Әнисе дә балаларын яклап сүз әйтми, иренә каршы килми. Гаиләдә ата кешенең сүзе – закон. Шулай инде, Гайнулланың да, Факия апаның да әти-әнисе, әби-бабасы авыр физик хезмәт башкарып гомер кичергән. Дәү әнисе Фатыйма карчык ачлык елларын, сугыштан соңгы тормышны еш искә алып сөйли иде. Хезмәт кенә кешене кеше итә, дигән инану нык кереп утырган өлкәннәрнең аңына.

Фәридәнең балачагы Советлар Союзы чорына туры килде... Ул заманнарны сагынып искә алучылар да бар, ләкин Фәридә кабаттан ул вакытка әйләнеп кайтмас иде. Көзге салкында, яңгырлы көннәрендә 7–10 нчы сыйныф укучыларын колхоз эшенәбулышырга җибәрәләр. Тау-тау өелгән шикәр чөгендерләрен зур пычак тотып чебиләнгән куллары белән яфраклардан арындырганнарын яхшы хәтерли ул. Җырлар җырлап, шигырьләр сөйләп көндезге өчләргә хәтле авыр физик хезмәт башкаралар иде. Резин итекләргә су үтсә дә, өйгә кайтып китә алмыйсың, чөнки балаларны алырга машина билгеләнгән вакытка гына килә. Эре-эре чөгендерләрне йөк машиналарына ыргытканнарын куркыныч төш итеп искә ала ул хәзер дә... Хәзер мәктәп баласын сыйныф бүлмәсенең идәннәренюарга да мәҗбүр итеп булмый. Ә Фәридәләр укыган заманда аерым рөхсәт сорап тормыйлар иде..

. (Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iazmysny-uzgartep-bulsa-ikan-3)

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/smiling-girl-lying-grass-looking-camera-park_5234217.htm#fromView=search&page=1&position=12&uuid=5c152068-c7e2-4fe6-a3df-70aa4b46f23b

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар