Эльвира мәктәптә физкультура укыта. Кечкенәдән җиңел атлетика белән җенләнгән кыз, ике дә уйлап тормыйча физкультура укытучысы һөнәрен сайлаган иде. Спортны ярата, балаларны ярата, тагын ни кирәк?! Студент елларыннан ук эш башлады ул. Мәктәптәге кәгазь боткасы турында эшли башлагач кына белде белүен, әмма бу балаларны яратуга киртә булмады. Менә инде егерме елга якын балалар белән мәш килә. Тик гаилә тормышы гына барып чыкмады аның. Биш ел яшәгәннән соң иреннән аерылды, ярату да булмагандыр, бик җиңел кичерде ул иренең китеп баруын. Ялгызлык турында уйламаска тырышып яши, тик менә бәйрәм чорларында гына моңсулык баса. Бу яшьтә бәйрәмнәрне ялгыз каршылаудан да зуррак җәза юк икән. Бигрәк тә Яңа елны.
Кыш бабай булып китүе шуннан булды микән? Юктыр, мәктәптә: «Үзең озын, үзең физкультура укытасың, балалар янына киенеп кереп кенә чыгасы. Каян табыйм соң инде булмаган ир-атны. Зинһар, ярдәм ит», – дип завучның чираттагы тапкыр ялынуына биреште ул. Беренче тапкыр Кыш бабай булуыннан ук шундый күп канәгатьлек, энергия алды. Балаларны сөендерә алуына шатланды. Элек бигрәк нык ышаналар иде сабыйлар, хәзер генә инде аңлыйлар. Балалар мәктәпкә барысын да белеп килә. Әмма Яңа ел саен мәктәптә Кыш бабай булу традициягә әйләнеп калды. Аны якын-тирә балалар бакчасына да чакыра башладылар. Укучыларның әниләре килеп әкрен генә сүз тишкәләде. Эльвира чын күңелен биреп рольгә керә шул. Ихлас Кыш бабай ул. Соңгы биш елда Яңа елын әнә шулай заказлар эшләп үткәрә. «Бер ялгызың өйдә утырганчы», – дип уйлый Эльвира. Аннан соң ун көндә өстәмә бер айлык хезмәт хакы күләмендәге керем дә кесәне тишми.
Менә шулай бер кичне чираттагы баланы бәхетле итеп, подъезддан чыгып машинасына таба атлады. Балаларның Кыш бабайга ышанулары күңелен дә күтәреп җибәрде. Бер-берсен уздырып аңа шигырь сөйләделәр, һәрберсе Кыш бабайның кулыннан тотып чыршы әйләнәсендә йөрергә теләде. Шушыларны уйлап елмая-елмая барганда, бер машина килеп туктады.
Машинадан ике егет сикереп төштеләр дә каршына килеп бастылар.
– Сез заказга барасызмы, йә инде кайтасызмы?
– Мин сезне аңламыйм, – диде Эльвира егетләргә аптырап.
– Зинһар, коткарыгыз. Менә бу йорт артындагы ресторанда безнең корпоратив. Кыш бабай белән Кар кызы килеп зурлар программасы уздырып киткәннәр иде. Шеф балалар янына йөри торган Кыш бабай сорый. Алдан килгәннәргә риза түгел. «Миңа ихлас Кыш бабай кирәк, табыгыз. Минем балачак теләгем бар», – ди.
– Ә минем анда ни эшем бар?
– Йорт ишегалдында ялгызыгыз йөргәч, берәр бала янына барасыз, йә кайтып киләсез инде. Корпоративларга йөри торган Кыш бабайларга охшамагансыз. Күпме сорыйсыз, шуның кадәр акча бирәбез. Кереп кенә чыгыгыз ресторанга. Шеф бернәрсә уйлый икән, өзми дә куймый. Бигрәк тә салып алса. Ә аның андый чагы бик сирәк була. Кеше рәхәтләнеп бәйрәм итәргә тели. Ясагыз аңа бәйрәм – сез бит Кыш бабай. Түлибез.
«Мәзәк кешеләр бар инде. Сакалы агара башлаган кеше дә Кыш бабай сорап утырсын инде. Юк, бу ир-ат гомер буе бала инде», – дип уйлап, үз-үзенә көлемсерәп тә куйды. Бүгенгә заказлары бетте, артык акча комачау итмәс. Нигә әле кереп чыкмаска. Аның ул сакаллы сабыйны күрәсе килү теләге дә бар иде. Эльвира хатын-кыз булуын сиздертмәскә булды. Бәласеннән баш-аяк.
– Ярый, керәм. Ресторан шушы йорт артында гына булса, барам, әмма машинагызга утырмыйм, җәяү генә атларбыз. Ярты сәгатьтән дә озак тормаячакмын, – диде ул болай да калын тавышын тагын да калынайтып.
– Ярый, ярый. Мин сезнең белән барам. Шушы йорт артында гына, – диде тәбәнәк буйлысы кулларын уа-уа. – Рәхмәт сезгә.
– Акчасын да алдан биреп куясыз. Корпоративта кешеләрнең ниндиерәк хәлдә булуын беләм. Түләү турында онытып җибәрергә дә күп сорамассыз.
– Килештек. Бик деловой Кыш бабай булдың әле. Өйрәнеп беткәнсең инде шабашкага, – дип көлә-көлә тәбәнәк буйлы портмонесын чыгарып, дүрт биш меңлек сузды. – Җитәме шушылай?
Эльвира акчаны эндәшми генә кесәсенә тыгып куйды. «Шабашник» дигән сүзе өчен матур гына егетне урынына утыртып китеп барасы килде, әмма алар биргән түләү белән ике ай кредитын ябарга була бит!
Ресторанга керүгә Эльвира сакалын төзәтеп, эчтән генә «бисмилла»сын әйтеп куйды. Аның өчен бу авантюра иде. «Шефка каршы эндәшмәгез, күңеле булса, тагын бишлекне өстәрмен», – диде егет.
Залның уртасында биек чыршы. Инде корпоратив төгәлләнүгә карамастан, өстәлләр һаман да сыгылып тора. Аларны күргәч, түр өстәлдән бер ир урыннан торып, чайкала-чайкала алар янына килде.
– Сез бик тиз! Бөек Устюгка шулай тиз генә барып кайтып буламы ул?! Әллә Кырлайга гына барып кайттыгызмы? Мин сораганча чын Кыш бабаймы?
– Чын, шеф! Җәяүләп сезнең янга килеп ята иде инде, – дип көлемсерәде егетләр.
– Тәк, аңламадым. Хәзер барыгыз да залдан чыгып китегез. Мин Кыш бабайга теләгемне әйтәм.
Залда калган берән-сәрнә кеше шундук юк булды.
Эльвира-Кыш бабай ни дияргә дә белми басып торды.
– Әйдә, утыр әле, Кыш бабай. Җырда ничек җырлыйлар әле: «Сагынып көттем мин сине...»
Эльвираны ул түрдәге өстәлгә үк алып барып утыртты. «Мондый сакаллы сабыйларга сүзне ничек башларга микән?» – дип уйлады Эльвира.
– Кыш бабай, нәрсә эчәсең?
– Эш вакытында эчмим, – Эльвира янә тавышын ир-атларча калынайтып җавап бирде.
Ир канәгать елмайды.
– Кыш бабайга эчәргә ярамый, алайса ул бит теләкләрне бутап бетерергә мөмкин. Ә минекен бөтенләй бутарга ярамый, Кыш бабай.
Ир урындыкны Эльвирага якын ук китереп, аңа терәлеп диярлек утырды.
– Балалар бакчасында Кыш бабайның алдына утырып шигырь сөйли идек. Син мине алдыңа утыртмыйсың инде.
– Син инде, улым, зур үскәнсең, – диде күкрәктән тавышын чыгарып Эльвира, үзе чак кына көлми утыра. – Шигырь дә әзерләмәгәнсеңдер, ятларга вакытың булмагандыр...
Ир кисәк кенә аны муеныннан кочаклап алып, үзенә таба тартты һәм колагына пышылдады:
– Кыш бабай, минем беренче мәхәббәтемне табасым килә. Табып бир миңа шуны, ә? Күптәннән яши ул теләгем. Соңгы елларда шуны уйлап кына яшим. Эзләдем, таба алмадым, ә син табып бир. Мин бит бөтен хыялларны чынга ашырасың! Эльвира аптыравыннан хәтта ютәлләп куйды. Көтмәгән иде мондый борылыш. Балалар уены уйнаттырырлар да, көлә-көлә балачактагы шигырьләрен искә төшереп сөйләрләр дә, җибәрерләр дип уйлаган иде. Ә монда... Ул хәтта үзенең кыш бабай икәнен дә онытып җибәрде.
(Дәвамы бар.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк